"Бибарс Сарай" Казан ханлыгы турында тамаша күрсәтте
30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә "Бибарс Сарай" артистлары Иске татар бистәсендә халыкка Казан ханлыгы турында тарихи тамаша тәкъдим итте. Урта гасыр Казан ханлыгының шәһәр мохитын чагылдырган театральләштерелгән тамашада Казан ханын тәхеткә утырту тантанасы күрсәтелде. Шулай ук Бибарс бәккә Казан ханының кылыч тапшыруын, аннан соң шул артистлар башкаруында татар җыр-биюләре һәм алар оештырган кечкенә Сабантуй күренешләрен дә җыелган тамашачы бик җылы кабул итте.
мультимедиа
-
август 13, 2026Башкортстанга дрон һөҗүме булды
-
август 11, 2026Түбән Камада дрон һөҗүмендә үлгән мигрантлар кайда яшәгән
-
август 10, 2026Түбән Камага дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган
-
август 05, 2026Дроннар Уфага һөҗүм итте
-
август 04, 2026Wildberries келәтләрендә Татарстан сатучылары да тауарын югалта