Бахчасарай керешен Русиягә кушылу тарафдарлары контрольдә тота
Бахчасарайга керә торган җирдә үзләрен “халык дружинасы” дип атаучылар тора. Аларның автобуслары куелган. Провокацияләрдән саклыйбыз дип белдерделәр Азатлыкка. Кемнән саклыйсыз соң дигән сорауга җитәкчеләренең берсе: “Журналистлардан башлап теләсә кем провокация ясый ала”, диде. Кырымның яңа куелган премьер-министры Сергей Аксеновны бу “самооборона” төркеме безнең главнокомандующий ул дип белдерде.
мультимедиа
-
июль 21, 2026Чәкчәк дипломатиясеннән чәкчәк манарасына
-
июль 16, 2026Татарстанда – бензин кытлыгы
-
июль 15, 2026ТНВны ЛГБТ пропагандасында гаеплиләр