Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Казан активисты Андрей Бояршиновны алты елга колониягә утыртуны сорый


Андрей Бояршинов
Андрей Бояршинов

Аны Telegram-дагы постлары өчен "террорчылыкка чакыру"да һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр. Ул ике елдан артык тикшерү изоляторында утыра.

Казан активисты, биология фәннәре кандидаты Андрей Бояршиновны прокуратура алты елга колониягә җибәрүне сораган. Бу хакта "Республикасы" Telegram-каналы хәбәр итте.

Бояршиновны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр. Җинаять эшен Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2022 елда 18 мартта ачты.

Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. (Бу көннәрдә Казанда сугышка каршы чаралар узган иде – ред.). Ул үз гамәлләренең җинаятьчел характерда булуын аңлаган килеш, "кешеләрнең акылына һәм ирегенә йогынты ясау, аларны канунсыз гамәлләр кылырга этәрү" максаты белән хәбәрләр чыгарган, лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау, террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга өндәү билгеләрен ачыклаган диелде.

  • Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аны сак астында калдыру вакытын берничә тапкыр озайттылар.
  • Бояршинов гаебен танымый, җинаять эше ачуларын "сәяси" гамәл дип атый, ул "бу сугышка каршы булдым, каршымын һәм каршы булачакмын да", дип белдергән иде.
  • "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды. "Бояршиновны эзәрлекләү - аның фикер белдерү ирегенә һәм гадел мәхкәмәгә хокукларын боза. Бояршиновка ачылган җинаять эше Русиядә хакимият тәнкыйтьчеләренең тавышын бастыруга юнәлдерелгән", диелә проект хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG