Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе "террорчылыкка чакыру"да гаепләнүче Андрей Бояршиновны сак астында калдырды


Андрей Бояршинов. Архив фотосы
Андрей Бояршинов. Архив фотосы

Мәхкәмә карарына күрә, активист тикшерү изоляторында кимендә 18 августка кадәр калачак.

Бүген, 27 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе активист Андрей Бояршиновны сак астында тоту вакытын озайтуны канунлы дип тапты. Активистны Telegram-дагы постлары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр. Бу хакта "Idel.Реалии"-га Бояршиновның адвокаты Рим Сабиров хәбәр иткән.

13 майда Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе активистны сак астында калдыруның вакытын 18 августка кадәр озайткан иде. Адвокат Сабиров иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган чикләү чарасы билгеләүләрен сорады, әмма Татарстан Югары мәхкәмәсе моны кабул итмәгән.

Бояршиновка каршы җинаять эшен Татарстан ФСБсы 18 мартта ачкан иде.

Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. 18 мартта үткәрелгән лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау күренешләрен ачыклаган диелә. Нинди хәбәрләр турында сүз барганы әйтелми.

Мартта тикшерүчеләр Андрей Бояршиновны сак астына алуны сораган иде, шулай да Казанныд Вахитов районы мәхкәмәсе активистны йорт сагына җибәрде.

Прокуратура бу карарны шикаять итте. 29 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе район мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарып, Бояршиновны 18 майга кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.

Бояршинов җинаять эше ачуларын "сәяси" гамәл дип атый, ул "бу сугышка каршы булдым, каршымын һәм каршы булачакмын да", дип белдергән иде.

Апрель уртасында change.org сервисында Андрей Бояршиновны тикшерү изоляторыннан азат итүне таләп итеп петиция чыкты. Аны социолог Искәндәр Ясәвиев урнаштырды. Хәзергә аны 300ләп кеше имзалаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG