Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Андрей Бояршиновны Telegramда ике пост өчен террорчылыкны аклауда гаеплиләр


Мәхкәмә аны өй сагына җибәрде. Аңа шаһитлар белән сөйләшү, интернет куллану тыелган.

19 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе активист Андрей Бояршиновны өй сагына җибәрде. Ул Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсе 2 бүлеге – террорчылык эшчәнлек кылырга чакыруда, террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда гаепләнә.

Җинаять эше ачылган карарда ("Idel.Реалии"да карарның нөсхәсе бар) әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-кналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. 18 мартта үткәрелгән лингвистик тикшеренү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау күренешләрен ачыклаган.

Нинди хәбәрләр турында сүз барганы әйтелми. Җинаять эшен ФСБның Татарстан идарәсе ачкан.

Тикшерү Бояршиновны кулга алуны сораган. Вахитов районы мәхкәмәсе моннан баш тарткан һәм активистны 1 ай да 29 көнгә өй сагына җибәргән.

Мәхкәмә карарында Андрей Бояршиновның әлеге җинаятьтә гаепләнер өчен җитәрлек белешмә китерелгән диелә. Шул ук вакытта тикшерүчеләр активистны кулга алыр өчен җитәрлек дәлилләр китерелмәвен әйткән.

Хәзер Бояршиновка өйдән чыгу, шаһитлар белән аралашу, корреспонденция җибәрү яисә кабул итү һәм интернет куллану тыела.

17 мартта Казанда киңкүләм чуалышларга чакыруда гаепләнгән активистларның өендә тентү узды. Сәяси активист һәм элек Русия думасы сайлавында намзәт булган Гөлназ Равилова фатирына тентү килде. Равилова бу эштә шаһит статусында гына булса да, аның фатирыннан компьютерын, телефонын, банк картын һәм хәтта түштамгаларын да алганнар. Тентүләр шулай ук "Яблоко" фиркасенең төбәк башлыгы Руслан Зиннәтуллин, фирка әгъзасы Елена Изотова, "Ветер" басмасы дизайнеры Анна Канцер, КФУ студенты Вадим Хрущев, активистлар Тимур Төхвәтуллин, Кирилл Алехин һәм Андрей Бояршинов фатирларында да узган. Шул ук көнне Төхвәтуллин, Терентьев һәм Бояршиновны изоляторга япканнар. 19 мартта Терентьев белән Төхвәтуллинны бернинди гаепләү такмыйча өйләренә җибәргәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG