Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Андрей Бояршиновны азат итүне таләп итеп петиция чыкты


Андрей Бояршинов
Андрей Бояршинов

Бояршинов язмалары Русиянең Украинага каршы сугышын туктату таләбе белән протест чаралары узган көннәрдә чыккан иде.

Террорчылыкны аклауда гаепләнелүче Казан активисты Андрей Бояршиновны мәхкәмәгә кадәр изолятордан азат итүне таләп итеп петиция чыкты. Аны социолог Искәндәр Ясәвиев Change.org сайтында урнаштырган.

"Без, бу мөрәҗәгатьне имзалаучылар, Андрей Бояршиновны азат итүне һәм көч кулланмаган ватандашлар өчен мәхкәмәгә кадәр изоляторда тотуны туктатуны таләп итәбез!" диелә анда.

Бояршиновны тикшерү изоляторында тоту урынсыз һәм дәлилсез, дип саный Ясәвиев.

"Русиядә тикшерү изоляторында тоту киң кулланыла. Бу тикшерүчеләр өчен уңайлы чара һәм гаепләнелүче кешегә басым ясарга ярдәм итә. Төрмәне күз уңында тоткан тикшерү изоляторындагы шартлар "төзәтү" колонияләренә караганда начаррак. Дәлилләнмәгән эш өчен төрмәдә тоту кырыс җәза булып тора", диелә мөрәҗәгатьтә.

Автор Бояршиновтан җәмгыятькә куркыныч янамавын искәртә. Изоляторга ябылганчыга кадәр 10 көн ул өй сагында булды һәм качарга омтылмады дип әйтелә.

29 мартта Татарстан югары мәхкәмәсе террорчылыкны аклауда гаепләнүче Андрей Бояршиновны өй сагыннан тикшерү изоляторына күчерергә карар итте.

18 мартта ФСБның Татарстан бүлеге, Бояршиновны җәмәгатьчелекне террорчылыкка чакыру, террорчылыкны җәмәгатьчелек алдында аклау һәм пропагандалауда гаепләп, Русия җинаять кодексының 205.2 маддәсенең икенче бүлеге нигезендә җинаять эше ачкан иде.

Җинаять эше ачу карарында аның интернет аша күп санлы кешеләрне террорчылыкка чакыручы һәм террор гамәлләрен аклаучы язмалар урнаштыруы язылса да, нәрсә язганлыгы белдерелми. Аның язмалары Русиянең Украинага каршы сугышын туктату таләбе белән протест чаралары узган көннәрдә чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG