Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Андрей Бояршинов сәяси тоткын дип танылды


Андрей Бояршинов (уңда)
Андрей Бояршинов (уңда)

Бояршиновны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр. Җинаять эшен Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе былтыр 18 мартта ачты.

"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Андрей Бояршиновны сәяси тоткын дип саный. Бу хакта проект сайтында әйтелә.

"Бояршиновны эзәрлекләү - аның фикер белдерү ирегенә һәм гадел мәхкәмәгә хокукларын боза. Бояршиновка ачылган җинаять эше Русиядә хакимият тәнкыйтьчеләренең тавышын бастыруга юнәлдерелгән", диелә проект хәбәрендә.

Хокук яклаучылар аны кичекмәстән азат итүне һәм җинаять эшен туктатуны таләп итә.

  • Бояршиновны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр. Җинаять эшен Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе былтыр 18 мартта ачты.
  • Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. (Бу көннәрдә Казанда сугышка каршы чаралар узган иде – ред.). Ул үз гамәлләренең җинаятьчел характерда булуын аңлаган килеш, "кешеләрнең акылына һәм ирегенә йогынты ясау, аларны канунсыз гамәлләр кылырга этәрү" максаты белән хәбәрләр чыгарган, лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау, террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга өндәү билгеләрен ачыклаган диелде.
  • Активист былтыр 29 марттан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аны сак астында калдыру вакытын берничә тапкыр озайттылар.
  • Бояршинов гаебен танымый, җинаять эше ачуларын "сәяси" гамәл дип атый, ул "бу сугышка каршы булдым, каршымын һәм каршы булачакмын да", дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG