Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүртөйледә “Татарстан Яңа гасыр”ны карый алмыйлар


“Яңа гасыр” телеканалын Татарстанның бердәнбер спутник телеканалы булганга аны Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә карый ала. “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының потенциал аудиториясе 10миллион тамашачы. Анда тапшуырулар ике телдә, рус һәм татар телләрендә алып барыла. Бигрәк тә татар телендә алып барылганнарын Татарстаннан читтә яшәгән татарлар бик сагынып, һәрбер тапшуыруын көтеп ала. Һәм Татарстаннан ишеткән хәбәрләр белән үзләрен дә Татарстанга якын итеп тоялар.
“Татарстан Яңа гасыр” телеканалын Дүртөйледә карый алмаучылар

Әмма “Азатлык”радиосына килеп ирешкән хәбәрләрдә иярчен антеннасы булуга карамастан, менә инде бер ел чамасы “Татарстан Яңа гасыр” телеканалын карый алмаучылар бар икән. Андый хәбәр безгә Татарстанның ут күршесе Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән килеп иреште. Дүртөйле шәһәрендә яшәүче бер пенсионер болай диде:
“Татарстанның ТНВ каналын бер ел карадык. Икенче ел карый алмыйбыз. Код куелган. Кодны кем куйганын да белмибез. Акчага сатып алырга кирәк, диләр.Хакын да белмибез. Бер кемне дә гаепли алмыйбыз. Бик шатланып сокланып карый идек. Җомга вәгазьләрен карый идек. Мирас исемле мәчетебез бар, анда бик күп яшьләр йөри.
Бүгенге көндә карый алмыйбыз. Без Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән. Бик карыйсы килә. Хөкүмәт үзе чишсен иде бу мәсьәләне, безнең хуҗадан микән, Татарстанның хуҗасыннан микән? Безнең теләк шул гына: Казанны карыйсы килә”,-диде ул.
“Татарстан Яңа гасыр” телеканалының иярчен аша тапшырулар бүлеге җавабы

Без бу мәсьәләне ачыклау ниятеннән “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының иярчен аша тапшырулар бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Анда бүлек башлыгы Әгъзам Салахов:
“Без тапшыруларыбызны Русиянең Европа өлешенә, Уралга, Көнчыгыш Себергә һәм якындагы чит илләргә кадәр тапшыра алабыз. Без аны Eutelsat спутнигы ярдәмендә җибәрәбез. Eutelsat W 4, көнчыгыш озынлыгының 36 градусында.
Eutelsat W 4,ул спутникның исеме, аның ешлыгы 12,175 мгц (мегагерц) горизонталь полиаризация, тизлеге 4340, кодирования тизлеге 3/4 . Менә шундый параметрларда күрсәтә безнең канал.Әгәрдә алар үзләренең антеналарын шушы параметрларга көйли алсалар, алар безне күрергә тиешләр”,-диде ул.
“Безнең “ Татарстан Яңа гасыр” каналы коммерция каналы түгел, ул кемнең иярчен антеннасы бар, барысына да ачык канал, барысы да аны бушлай карый ала”,- диде.
Башка төбәкләрдә карый ала алмаганнарга, сез ярдәм итә аласызмы соң, дигән сорауга, ул менә ничек җавап бирде:
“Һәрбер районда бар үзенең телевизион операторлары. Бу мәсьәләне шул Башкортстандагы теле операторлар белән чишеп була”, - диде ул.
Шулай ук Әгъзам Салахов өстәп әйтүенчә, Оребургдан алып Калининградка хәтле андый проблемалар юк икән.
“Без спутникка бик сыйфатлы сигнал бирәбез. Ә җирле төбәкләрдәге кабул итү проблемаларын без белмибез, алар турында әйтә алмыйбыз”,-диде Әгъзам Сәлахов.
Шулай булгач, Дүртөйледәге “ Татарстан Яңа гасыр” каналын караучыларга, яисә телевизорларын Әгзам Сәләхов әйтеп үткән параметрларга күчерергә яисә, Дүртөйледәге операторлардан ярдәм сорарга кирәк, мөгаен.
XS
SM
MD
LG