Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари потчысыннан экстремист ясыйлар


Тыелган “Потчы әйтә” китапчыгы
Тыелган “Потчы әйтә” китапчыгы

Русия хакимияте Йошкар-Олада яшәүче мари милләтеннән булган Виталий Танаковны экстремизмда гаепләмәкче.

2006 елны Йошкар-Ола шәһәр мәхкәмәсе “Потчы әйтә” (“Жрец говорит”) китапчыгын тараткан өчен, аны язучы Танаковны гаепле дип тапты. Имеш ул милли нәфрәт тудыра.

“Бу китапта бары кешеләр Алланың коллары түгел, ә аның бер өлеше дигән мәгънә куела. Ягъни мең еллар буе мариларда булган дини карашны кайтарып язу гына. Шул фәлсәфә өчен миңа ФСБ һәм башкалар да шактый бәйләнде”, ди автор Виталий Танаков.

Әлеге китапчыкны тикшерү өчен аны берничә югары уку йорты белгечләренә да биргәннәр. Нәтиҗәдә, Түбән Новгород дәүләт университеты телчеләре марича язылган китапчыкта экстремистик чалымнар юк дип тапса, Казан дәүләт университеты укытучылары экстремизм бар дип белдергән иде. Әмма экстремизм чалымнары бар дигән казанлылар бу көннәрдә уздырылган мәхкәмә утырышына килмәгән. Танаков үзе казанлыларның әлеге китапчыкта экстремизм табуы көлке, ди. Чөнки анда урыс фәлсәфәчеләре сүзләре бирелгән һәм алар нәкъ шуларда экстремистик чалымнар бар дигән.

“Чынлыкта хәзер мәхкәмә миңа түгел, ә урыс фәлсәфәчеләре Бердяев белән Ломоносовка карата бара. Инде башка сәбәп таба алмагач, Ломоносов әйткән сүзләр аркылы мине гаепләмәкче булалар”, - ди Танаков.

Югары уку йортлары чыгарган нәтиҗәдә төрле караш булганлыктан, тикшерү уздыру тагын бер уку йортына - Мари дәүләт техник университетына йөкләнелде. Ләкин хокук яклаучылар бу уку йортына басым булырга мөмкин, ди. Чөнки гаепләүләрне дә Русиянең Мари Илендәге ФСБ идәрәсе башлаган иде. Һәм шул сәбәпле, Мари университеты да бу китапчыкны экстремистик дип табуы бик ихтимал.

“Мине гаепле дип тапсыннар өчен прокуратураны мәҗбүр иттеләр, хәзер Маридагы мәхкәмәгә басым ясала. Хакимияткә мине ничек тә гаепле итү кирәк”, дип өсти Танаков.

Аны экстремизмда гаепләргә тырышу мари милли-дини хәрәкәткә йөрү белән бәйле дип билгеләнә. Чөнки 2005 елны ФСБ “Мари ушем” оешмасына кагылышлы мәгълүматлар җыя башлый. Нәкъ шул вакытта прокуратура Танаковка карата җинаять эше кузгата да инде. Моннан тыш, мари оешмасында тикшерү уздырыла һәм теркәү пулаты аны ябу карарын чыгара.

“Аларның максаты да безнең мари дини хәрәкәтне ничек тә ябып кую иде”, ди Танаков.

Бары хокук яклаучылар ярдәме белән генә әлеге оешма сакланып кала.

Ләкин Танаковны гаепләү эше шул көннән бирле дәвам һаман итә. “Агора” хокук яклау оешмасы Танаковны яклап Европа мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать иткән.

Гомумән, Русиядә хакимияткә хуш килмәгән һәр нәрсәне экстремизм белән бәйләү инде гадәти.

“Хәзер Русиядә бу таралган күренеш бугай. Чөнки инде 800дән артык кешене милли һәм дини нәфрәт тудыруда гаепләделәр”, ди “Потчы әйтә” китапчыгы авторы.
XS
SM
MD
LG