Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Исламине искә алалар


Наил Ислами Болгар-Спас районында милли бер коммуна төзү турында хыялланды.
Наил Ислами Болгар-Спас районында милли бер коммуна төзү турында хыялланды.

Билгеле иҗтимагый һәм дини хәрәкәт вәкиле Наил Ислами үлеменең җиденче көне узып барганда “Апанай” мәчете тарафыннан искә алына.

Ислами үзен “болгар мөселманы” дип атаган. Ул тарихи Болгар тыюлыгында яки Болгар-Спас районында милли һәм дини мәхәллә яки бер коммуна төзү турында хыялланды. Ел саен Борынгы Болгар җиренә Казаннан бару эшләрен оештыруда башлап йөрде һәм 2007 елда казанлы зыялыларны туплап Биләргә дә алып барып кайтты.

“Иман” ислам мәдәнияте мәркәзе хәбәр итүенчә, Наил Ислами татар милли һәм дини символикасын торгызу буенча зур эшләр алып барган. “Шулай ук ул ихласланып һәм үҗәтләнеп Татарстан матбугатында борынгы болгари символиканы пропогандалады”, - дип хәбәр ителә. Шуңа күрә аны күп журналситлар да белә. Шулай ук ул беркатлы һәм гади телле шагыйрь буларак та Татарстан балаларына таныш. Наил Ислами даими рәвештә мәктәпләрдә, гимназияләрдә чыгыш ясаган. “Ул талантлы рәвештә башкаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләде. Ихлас карашлары бар иде. Гәрчә аның фикерләре диният һәм фән кешеләре тарафыннан кабул да ителмәде”, - дип хәбәр итә “Иман” мәркәзе.

Наил ага турында Казандагы дин әһелләре, ул туган халкы язмышы турында ихлас кайгырта иде, дип сөйли. Әйтик, Ахмәт хәзрәт Сабыр, “Апанай” мәчете мөтәвәллият рәисе шулай ди. “Безнең мәчеткә килеп йөрде. Тынгысыз татар зыялысы иде. Гел кулында китаплар, үзе язган мәкаләләр, версиялар була иде. Халкын ихластан яратып яшәде”, - дип әйтә ул. Мәчеткә Наил Ислами үлеме турында аның күршеләре хәбәр иткән. Ислами соңгы елларда Казанда яшәсә дә, туганнары Болгар районы ягында, Лениногорск ягында да тора дип искә ала Әхмәт хәзрәт.

Ә “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина исә Наил Исламины “үзенчәлекле фикерле кеше иде” дип искә ала. “Аны аңлаучылар аз иде. Тик ул бик самими, затлы шәхес, мәрхәмәтле кеше иде”, - ди ул. Әдиятллина Исламинең Казан читендәге Петровский бистәсендә яшәвен дә әйтә.

Ә татартелле укучыларга Наил Ислами туган телебезне, аның тәмен аңлатучы китаплар авторы буларак та билгеле булган. "Тәмле-татлы туган телем" китабын Наил Ислами исә бер үк аваздан башланган шигырьләреннән туплаган булган. Шуның белән ул балалар һәм телне яратучыларны кызыктыра алучы мавыктыргыч ысуллар уйлап табучы мәгърифәтче дә булган. Бу гап-гади, арзанлы кәгазьдә басылган китабы аның татар теленең бүгенге язмышы авыр булса да, бай булуын күрсәтергә теләве булган. Наил Ислами шулай ук ТИҮ, татар конгрессы, мөфтият белән дә тыгыз элемтәдә торган.

XS
SM
MD
LG