Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмар барлык ярдам хезмәткәрләрен илгә кертәчәк


Мьянмарны идарә итүче баш генерал Тан Шве Нәргиз туфаны кичергән 2.5 миллион кешегә ярдам итү өчен барлык ярдам хезмәткәрләрен илгә кертергә ризалашты.

Бу турыда генерал белән очрашудан соң БМО генераль секретаре Пан Ги-мун белдерде.

Пан Мьянмарга читтән күбрәк ярдам кертү турында сөйләшү өчен килде.

3 атна элек булган көчле давыл 134 меңләп кешенең гомерен өзде.
XS
SM
MD
LG