Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Хәбәрдарлыкны яклау фонды хисабына күрә, Русиянең кайбер төбәкләрендә матбугат әле "чагыштырмача ирекле" булса, Татарстан һәм Башкортстанда бөтенләй "ирексез".

Хәбәрдәрлекне яклау фонды басма һәм электрон матбугат иреге нигезендәге тикшеренүне төбәкләрдә 2007 елның апреленнән башлап, 2008 елның мартына кадәр үткәргән. Һәм нәтиҗәдә, барлыгы Русиянең 17 төбәгендә - Башкортстан, Ингушетия, Калмыкстан, Карачай-Черкес, Мари Иле, Мордовия, Татарстан, Чечня, Хабаровский, Амур, Калуга, Кемерово, Магадан, Орлов, Пенза, Чита, Еврей автоном өлкәсендә матбугат тулаем ирексез булуы билгеләнгән. Ә менә 19 төбәктә, алар арасында Питербур, Красноярский, Ставропольдә әзме-күпме матбугат иреге бар икән.

Рәшит Әхмәтов
“Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов Татарстан белән Карачай-Черкес республикасын бер дәрәҗәгә кую дөрес түгел, ди.

“Тулаем ирекле матбугат Русиядә һәм шул исәптән Татарстанда да юк. Әмма Татарстан Мәскәүдән соң, матбугат иреге буенча өченче-дүртенче урында тора. Билгеле, басмаларны күзәтүләр бар, әмма бик каты басым юк дияр идем”, ди Әхмәтов.

Ул Казанда “Звезда Поволжья”, “Вечерняя Казань” дигән бәйсез газеталар яшәп килә дип саный.


Ә менә күптән түгел хакимият тарафыннан Башкорстанда ябылган “Вечерний Нефтекамски” бәйсез газетаның баш мөхәррире Эдвард Мурзин:

“Башкортстанда бер генә дә ирекле матбугат калмады. Ирекле сүз әйтүгә үк аларны ябып килделәр. Хакимият турында монда бер генә дә начар сүз әйтергә ярамый. Мисал өчен, район башлыгы урлый, үзенә йортлар төзи дип әйтү мөмкин түгел. Шулай ук Башкортстанда күп кенә чәчелмәгән җирләр кала, әмма күрсәткечләр югары дип белдерелә. Ягъни берничә үрнәк авыллар булдырылган һәм һәрдаим шуларны гына күрсәтеп киләләр. Кыскасы, проблемалар күп. Ләкин аларны әйтергә куркалар. Чөнки хакимият тиз генә ул матбугатны ябып куячак”, ди.

Элекке бәйсез матбугат баш мөхәррире Эдвард Мурзин әйтүенчә, ул хәзер эшсез йөри. Чөнки хакимият газетасына эшкә барасы килми.

“Элек “Экономика и мы”, “Вместе”, “Регион 02”, “Вечерний Нефтекамски” дигән бәйсез газета бар иде. Хәзер дөреслекне язарга бер басма да калмады”, ди Мурзин.

Хәбәрдәрлекне яклау фонды тикшеренүе дә, Русиянең бер төбәгендә дә ирекле массакүләм мәгълүмат чарасы юк дигән нәтиҗә чыгарган.

XS
SM
MD
LG