Accessibility links

Литвадагы "совет" татарлары Казанда бәйрәм ясый


Висагинастан милли киемнәр кигән татарлар
Висагинастан милли киемнәр кигән татарлар

«Казан» милли-мәдәният үзәгендә Литва татарларының «Мирас» һәм «Ләйсән» үзешчән коллективлары концерт куячак.

Алар халкыбызның борынгы һәм заманча җырларын, биюләрен башкарачак. «Мирас» (Висагинас) һәм «Ләйсән» (Клайпеда) төркемнәренең асылын Литвада совет чорында яши башлаган татарлар тәшкил итә.

«Мирас» һәм «Ләйсән» Казанда “Туган як”, “Бөрлегәнем бер генәм”, “Җиз кыңгырау моңнары”, “Җомга”, “Мин яратам сине Татарстан” кебек татарча җырлар белән бергә “Һeme Lietuvos” исемле литва телендә дә әсәр башкарачак. Литвадан килгән татарлар кичәсе “Туган тел”не башкарып тәмамланачак.

Шулай ук Литвада әле “көнбатыш” татарлары да бар. Алары Литва, Белорусия, Польша татарлары белән бер шивәдән санала. Татарлыкларын Алтын Урда яки Кырымнан килүче төрки тел түгел, ә Ислам дине саклап калган. Поляк яки үз илләре телендә дә сөйләшәләр.

XS
SM
MD
LG