Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркия мәдәнияте елы дәвам итә


Хөсни Шәнләндериҗи кларнет кураенда уйнады
Хөсни Шәнләндериҗи кларнет кураенда уйнады

Казанда «Корстон» күңел ачу комплексында төрек ансамбле «Taksim Trio»ның концерты узды.

«Taksim Trio» өч башкаручыдан тора. Әйтик, Хөсни Шәнләндериҗи кларнет кураенда уйный. Аның әтисе дә курайчы булган. 12 яшьлек улы да кларнетчы икән. Шәнләндериҗи: “Мин төрки илләрдә чыгыш ясаганда, аеруча зур җылылык сизәм. Тыңлаучы безне күңеле белән аңлый кебек тоела”, ди. Хөсни Шәнләндериҗи белән бергә чыгыш ясаган Исмаил Тунчбиләк электро-сазда уйнады. Айтач Доган исә канун белән чыгыш ясады. Канун – гөслә кебек тимер кыллы уен коралы.

Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин якын арада Казанга төрек фильмнары киләчәген әйтте.

Башкаручылар тыңлаучыларга үзләре уйлап чыгарган жанрны тәкъдим итте. Концертта джаз моңнары белән халык музыкасы кушылды. “IttifaQ” рэп-төркеме җитәкчесе, заманча татар яшьләре җырларын башкаручы рэппер Ильяс Гафаров алар жанрын “этно-джаз” дип атады.

Шулай ук Татарстанда Төркия мәдәнияте көннәре кысаларында якын араларда төрек фильмнары да күрсәтеләчәк. Казанда төрек пианисты Гөлсин Өнай чыгышы көтелә. Бу турыда “Азатлык”ка Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин хәбәр итте. Ул Русиядәге Төркия мәдәният елы уңаеннан Татарстанда да чаралар дәвам итүен искәртте. “Өч шәһәрдә генә бу нисбәттән чаралар уза. Шуларның берсе - Казан”, диде консул.

Май аенда Казанда Төркия мәдәнияте көннәре кысаларында «TÜRK DÜNYASI» фольклор төркеме чыгыш ясаган иде.

XS
SM
MD
LG