Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр глобальләшүдә миллилекне саклау өчен


Казанда глобальләшү шартларында туган телне һәм мәдәниятләрне саклау проблемаларына багышланган симпозиум үтә.

Германия, Төркия, Финляндия, Казакъстаннан, Кабарда-Балкар, Дагыстан һәм шулай ук Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган тел галимнәре, Русия думасы депутатлары милли-төбәк компоненты турындагы мәсьәләне карый башлады, дигән белдерүне алкышлар белән каршылады.
Бу хакта Татарстан хөкүмәтендә мәдәният һәм телләрне үстерү бүлеге белгече Фирая Шәйхиева “Идел буе халыклары телләре багланышлары” VII Халыкара симпозиум башланганда әйтте. Галимнәрнең бу 7-нче чорашуы глобальләшү шартларында туган телне һәм мәдәниятләрне саклау проблемаларына багышланды.
Түрәләр уяумы?
“Менә бу проблеманы без ни өчен күтәрәбез, ни өчен ул шулкадәр актуаль икәнлеген бүген дәүләт думасы депутатлары аңлау процессына кереп бар дип әйтергә була”,-диде Фирая Шәйхиева. Глобальләшү иң башта калаларга канат җәя, аннан соң аның күләгәсе авылларда да куера башлый. Бу хәл миллилекне йотмасын дигәндә түрә-кара бигрәк тә сак булырга тиеш. Фирая Шәйхиева да әнә шул фикердә.
“Казанның телләрне саклауга багышланган бик яхшы программасы бар. Программа ул чаралар гына. Бу чараларны үтәү өчен ниндидер ихтыяр көче кирәк. Беренче чиратта җитәкчеләрнең инанулары кирәк. Менә без төпле кануныбыз да бар, дәүләт программабыз да бар дип әйтәбез. Әмма ләкин, үтәүне максат итеп куймасаң, анда бернәрсә дә башкарып булмый. Гади генә бер мисал- милли мәктәпләр. Менә шушы ике ел эчендә милли мәктәпләрнең ябылуы ул Казан өчен коточкыч аяныч әйбер”, диде Шәйхиева.
Русия телләр хартиясенә битараф
Милли төбәк компонентын Русия думасы вәкилләре ничек хәл итер, ансы әлегә билгесез. Ә менә Русия төбәк һәм аз санлы халыклар телләре турындагы хартияне ратификацияләргә ашыкмый. Бу документ та глобальләшү барганда миллилекне югалтмауга бер адым булыр иде. Ратификация өчен Татарстан республикадагы 5 телне үз канаты астына алырга әзерлеген белдергән инде инде.
“Мәсьәлән, безгә мәгълүм, Русиянең 80-нән артык төбәге татар телен үз төбәге теле итеп тәкъдим иткән. Менә мин үзем ратификация процессының шуның кадәр озакка сузылуын Русия өчен бик борчулы процесс дип уйлыйм”, ди Фирая Шәйхиева.
Инде әйтеп узганыбызча, бу глобальләшү мәсьәләсе турында сөйләшү Идел буе халыклары телләре багланышлары симпозиумы кысасында үткәнгә милли республикалардан да вәкилләр шактый иде. Алина Сосаева Чабаксардан килгән. Ул Чуашстан дәүләт һуманитар фәннәр институтында эшли. Глобальләшү тәэсирендә калада туып үскән яшьләр чуаш теленә караганда инглиз телен күпкә яхшы белә башлаган дип белдерә ул.
Чуашстанда инглиз теле почётта
“Күпчелек очракта балалар урыс телендә сөйләшә. Хәзер алар чуаш теле һәм урыс теленә караганда инглизчә яхшырак белә. Мин шулай дип әйтер идем”, ди Сосаева. Бу республикада да чуаш телен үстерүне максат иткән канун һәм программа бар барын. Башкаладагы троллейбусларда чуашча тукталышларны белдерә башлаганнар. Интернетта махсус сәхифәләре дә бар. Интернетның Windows-XP программасын чуаш теленә күчерә башлаганнар. Төгәлләнмәгән әле. Әмма Чуашстан вәкиле сүзләренчә, глобальләшкәндә миллилекне саклау өчен болар үзенә күрә бер чара булса, бу гына җитми.
Җисеме исемендәме?
Исемендә җисеме ди халык. Соңгы вакытта чын милли исемнәр кушу күренгәли башлады. Башкортстанда бу җәһәттән китаплар чыкса да, тарихи исемнәргә игътибар әлегә җитәрлек түгел, дип белдерә Башкорт дәүләт университеты филология факультеты галиме Алмас Шәйхулов.
“Мәсәлән, Чибәр, Һылу, Мәриям исемнәрен кушалар. Уйлап карасаң, Мәриямне Чибәр, Сылу белән бер урынга куярга да ярамый. Монда ниндидер дини ишарә дә бар. Шулай ук Һава исеме арта төште. Ул кызларга бирелә. Ләкин, бу җәһәттән мин Казакъларга, Кыргызларга шаклар катам. Алар үзләренең борынгы исемнәрен куялар. Һәтта себер татарлары да үзләренең борынгы исемнәрен куя. Без себердән Тубыл шәһәреннән кайтабыз. Аларның ЗАГСларында булдым. Соңгы вакытта себер татарлары үзләренең кыпчак, караһани чорларына караган борынгы исемнәрен бирәләр”, ди Алмас Шәйхулов.
Киләчәктә нишлибез?
Глобальләшү шартларында туган телне һәм мәдәниятне саклау проблемаларына багышланган бу чара ике көн, 4 июльдә дә дәвам итәчәк. “Бу чара безнең галимнәргә, төрки, славян, фин-угор телләрен өйрәнүчеләргә бер-берсе белән якыннан танышырга, уңышларны барларга һәм киләчәк турында сөйләшергә мөмкинлек бирүенә өметләнәм”, диде симпозиум башында Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы деканы Искәндәр Гыйләҗев.
XS
SM
MD
LG