Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Иранга дипломатларын кайтаруны расламый


АКШ дәүләт департаменты вәкиле, Вашингтонның Иранда дипломатик вәкиллек бүлеген ачырга җыену турындагы сүзләрне раслау яки кире кагудан баш тартты. Британиянең “Гардиан” газетасы, АКШ киләсе айда Тәһранда үз вәкиллек бүлекчәсен булдыруны игълан итәчәк, дип язып чыкты. Бу илчелек ачу юнәлешендә беренче адым була ала. Бүгенге аңлатма, АКШ рәсми вәкиле Уильям Бернс, үткән айда, Конгресста "мондый идея Вашингтонны кызыксындыра алыр иде" дип белдергәннән соң яңгырады. АКШның Иран белән дипломатик мөнәсәбәтләре 1979 елда туктатылган иде.
XS
SM
MD
LG