Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда коалиция президентны читләтергә җыена



Исламабад – Пакстанда хакимияттәге коалиция президент Пәрвәз Мөшәррәфне вазыйфасыннан читләтү эшен башларга килеште.

Халык партиясе җитәкчесе Асиф Али Зардари бу мәсьәләдә элекке премьер Наваз Шәриф белән килешүгә иреште.

Киләсе атнда парламент махсус утырышка җыела. Импичмент мәсьәләсе үтсен өчен тавышларның өчтән икесе кирәк.

Мөшәррәф Пекин сәфәреннән баш тартты. Аның урынына Олимпия уеннарын ачу тантанасына премьер-министр Йосыф Раза Гилани бара.

XS
SM
MD
LG