Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:42

Казанда "Тәртиб-FM" радиосы ябылган


Казанда яңа гына ачылган һәм классик татар җырларына өстенлек биргән “Тәртиб-FM” радиосы эшен туктатты. Русиянең элемтә һәм мәдәниять өлкәсендә күзәтүчелек белән шөгелләнүче федераль оешма сәбәпләрен китермичә генә, радионың эшен туктатырга кушкан, дип хәбәр итә агентлыклар.
Радио башлыгы Марат Ибләминов, “Islamnews” сәхифәсе хәбәрчесенә, радионы ябу таләбе турында чиновникларның телефоннан хәбәр итүен әйткән.
Казанда FM дулкыннарда бер дистәгә якын рус телле радио һәм 3 татарча FMрадио эшли иде. “Тәртип-FM” татарча сөйләүче дүртенче ФМ радио булды.
2008 елның февралендә “Азатлык” радиосының 20 минутлык тапшыруын FM дулкында рестрансляцияләү туктатылды.

XS
SM
MD
LG