Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Европа Берлегенә рәхмәт белдерә


Грузия премьер-министры Ладо Гургенидзе Европа Берлеге җитәкчеләренә Грузияне яклаган өчен рәхмәт белдерде һәм Брюссель белән Тифлис арасында мөнәсәбәтләрнең тагын да якынаюын теләвен әйтте.

Европа җитәкчеләре Грузиягә төзекләндерү ярдаме, виза чикләүләрен йомшартуны һәм ирекле сәүдә зонасы булдыру мөмкинлеген карауны тәкъдим иткәннән соң Гургенидзе Брюссельдә журналистларга "Грузия Европа Берлегенең теләктәшлегенә рәхмәтле" диде.
XS
SM
MD
LG