Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси гайбәт кайтавазлары


Миңтимер Шәймиев Төркиядә вафат булган дигән гайбәт татарстаннарны да, башкаларны да борчуга салды.

Алар “Азатлык” радиосының Казан бүлегенә шалтыратып, бу хәбәрнең дөреслеген яңадан тикшерделәр. Хаклыкка туры килмәгән хәбәрне интернет сәхифәгә куйган Ирек Мортазинны шимбә көнне прокуратурага чакыру турындагы мәгълүмат төрле илләрдәге электрон басмаларда, газеталарда дөньяга чыкты.

Миңтимер Шәймиевның исән-сау булуын раслаган мәгълүмат иң беренче булып, җомга көн 16 сәгатьтә “Азатлык” радиосы сәхифәсенә куелды. Кичке 17.30 да Миңтимер Шәймиевның матбугат үзәге җитәкчесе Айрат Зариповның шактый кешене борчыган ялганны кире кагуы gazeta.ru сәхифәсендә тагын бер кат басылып чыкты. Кичен бу хәбәр “Эхо Москвы” радиосында яңгырады. Башка мәгълүмат чараларында “Азатлык” радиосының иң беренче булып президент турында ялганны инкарь итүе искә алынмады, әлбәттә.

Узган елда “Азатлык” радиосы тапшыруларын “Яңа гасыр” радио каналы аша ретрансляцияләү туктаган иде. Бу гамәл Татарстанның, аның сәяси хәлен ныгытмады. Киресенчә дияргә була - мәгълүмат иминлегенә җитди куркыныч янаган чакларда республиканың үз рәсми каналлары ялганны төзәтү, нахакны кире кагу белән шөгыльләнми, шуңа да хакыйкәтне бары тик “Азатлык” радиосы аша гына белү мөмкинлеге кала. Америка президентлыгына намзәт Барак Обаманың Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан күтәрелгән “Булдырабыз!” шигарен куллануы турында да “Азатлык” иң башлап сөйләде.

Җомга кичендә ялганны фаш иткән мәгълүматны, Миңтимер Шәймиевның исән-сау булуы “Эфир” каналы хәбәр итте. Республиканың һәм президентның рәсми “Яңа гасыр” каналы илбашы турындагы шомлы хәбәрне ишетмәмешкә сабышты. Халыкны тынычландыру, ялганны фаш итү өчен президент сүзчесе Айрат Зариповның мәгълүматын кабатлау да җиткән булыр иде. Бары тик якшәмбе кичендә генә “Яңа гасыр” компаниясенең генераль директоры Илшат Әминов үзенең элекке хезмәттәше Ирек Мортазинны “ахмак” һәм “имгәк” дип атады. Ул вакытта инде Миңтимер Шәймиевның исән-имин булуы турында хәбәр әллә кайчан дөньяга таралган иде.

Дүшәмбе көнне “Азатлык” хәбәрчеләре Ирек Мортазинга шалтыратып, ул ялгыш тараткан хәбәрнең чыганагы турында сорашты. Мортазин әйтүенчә, прокуратура хезмәткәрләре дә нәкъ шул хакта сорашканнар. Әмма Мортазин, журналист кодексына таянып, үз чыганагын “Азатлык”ка күрсәтмәде. Аңа карата җинаять эше кузгалту турында мәгълүмат юк.
XS
SM
MD
LG