Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гариф Солтанга 85 яшь


Күренекле милләттәшебез, "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясен оештыручы һәм җитәкчесе Гариф Солтанга бу көннәрдә 85 яшь тула.

Әгәр дә бер көн “Татар-Башкорт Халык Көрәшүчеләре Энциклопедиясе төзелсә һичшиксез Гариф Солтанның да исеме монда керергә тиеш булачак. Аңарга 85 ел тулу уңаеннан бер-ике юл язмасам үземне гәепле дип хис итәр идем. Бу датаны хәтерләүчеләргә зур рәхмәт. Милләтләр үз шәхесләрен олылаган дәрәҗәдә үсәләр дип ышанам.

Русиядә “Бөек Ватан Сугышы”, чит илдә исе Икенче Дөнья Сугышы дип аталган бик авыр чорда, Совет армиясе сафларында көрәшкәндә Германиягә хәрби әсирлеккә төшкән 100 меңләгән кешеләр арасында татар-башкортлар да бар иде. Сугыш беткәннән соң шулардан берничәсе генә көнбатышта котылып калдылар. Алар “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе нигезен тәшкил иттеләр. 1953-нче елда беренче радио тапшырулар эфирга чыкканда, Гариф әфәнде яшь журналист буларак биредә эшли башлады. Сугыш вакытында, аның әйтүенә караганда, күпмедер вакыт юридик факультетта белем алган Солтан, Алманнар җиңелгәннән соң, бер юлын табып АКШ-ка бара. Шунда журналистика буенча белем ала.

Suldan- Färidä Wahlroos, Färit İdelle, Ayaz Hakimoğlu, Mädine Soltan,
Garif Soltan Alexandre Bennigs, Ali Aqış, Nadir Däwlät

Мин аны 1970-нче елда Мүнһенгә бер ай күнегүләр үтү өчен килгәндә һәм аннан соң 1972-1984-нче елларда күрешкән идем. Кара чәчле, түгәрәк битле, кысык күзле, урта буйлы, матур бер кеше иде. Төрле үзенчәлекләре арасында тырышлыгы дикъкатьне җәлеп итә. Үзе язган мәкаләләрне ун кат укый, төзәтә иде.

Ул үз мәкаләсен язу белән беррәттән редакциядәге башкалар язган мәкаләләрне дә карап төзәтә иде. Кайчакларда безнең язганнарга кызыл каләм белән ясалган төзәтмәләр мәкаләнең үзен әзерләү кадәр вакыт ала иде. Табигый, бу инде үзен журналист дип исәпләгән барчабызның да ачуын китерә иде дисәк, ялган булмас.

Мин редакция әгъазлары арасында яшь булганлыктан, ул хәтле дә үпкәләми идем. Мин үзем татар мәктәбендә укымаган, Татарстанда туып үсмәгән, туган телне өйдә һәм соңгарак үз тырышлыгым белән өйрәнгән булу сәбәпле, татарча яхшы беләм дип әйтә алмый идем. Шул сәбәпле Солтан минем остазым булды. Ярый әле төзәткән, өйрәткән. Әгәр дә бүген чит илдә татарча яза, укый алам икән, мин аңарга бурычлы.

Солтан әфәнде редакциядәге байтак кешегә остаз булды, татар-башкортларның проблемаларын күрсәтте. Бигрәк тә милли мәсьәләләрдә нәрсәгә дикъкать итәргә, вак кына информациядән нинди анализлар ясарга мөмкин булуын өйрәтте. Минем тормышымда ярдәм итүчеләр, юл күрсәтүчеләр арасында ул мөһим урын били.

Suldan (artta) - Ferit İdelle, Eşref Torpis, Färide Wahlroos, Nadir Däwlät,
Alda Soltan Ayaz Hakimoglu, Garif Soltan

Аның төрле үзенчәлекләре арасында татар һәм башкорт халкын аермавы да игътибарга лаек. Ул татарча да, башкортча да яза һәм боларны микрофон алдында укый ала иде. Бәлкем, беренче мәртәбә башкортчаның ничек яңгыравын мин аңардан ишеттем. Шул ягы белән ул полиглот иде. Татар, башкорт, рус, инглиз һәм алман телләрен бик яхшы белә иде.

Менә еллар үтеп китте. Гариф әфәндегә 85 яшь тә тулды. Мин шушы уңайдан аңарга исәнлек теләп, рәхмәтләремне белдереп калам һәм татар-башкорт халкы менә мондый шәхесләре булганлыктан югалмады дигән фикеремне сезнең белән уртаклашам.
XS
SM
MD
LG