Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:05

Бу көннәрдә күренекле җәмәгать эшлеклесе, Азатлык радиосының татар-башкорт бүлеген оештыручыларның берсе Гариф Солтанга 85 яшь тулды. Фәүзия Бәйрәмова, шул уңайдан, Гариф ага Солтан хакында хәтирәләре белән уртаклаша.

Бу көннәрдә күренекле милләттәшебез, “Азатлык” татар-башкорт радиосын оештыручы һәм җитәкчесе, хокук фәннәре докторы Гариф Солтанга 85 яшь тула. Аны әле сугыш елларында Германиядә Муса Җәлил белән бергә “Идел-Урал” легионында хезмәттәшлек итү дә бәйли. Әмма сез Гариф Солтанның исемен татар энциклопедияләреннән таба алмассыз, шулай ук аның юбилейларын зурлап уздырулары турында да ишетмәссез. Югыйсә, ярты гасыр буе бөтен дөньяда татар халкын яклап чыгышлар ясаган, милләт бәйсезлеге турында меңләгән мәкаләләр язган, бүген дә татар халкының хокукларын яклап үз сүзен курыкмыйча әйтә торган каһарман шәхес бит ул!
Мин Гариф абый белән ике тапкыр Мүнһенда очраштым, берсе – 1990 елның маенда, икенчесе – 2007 елның мартында булды, быел октябрь аенда тагы аның янына барырга торам. Германиягә һәр баруымда ул мине өенә чакыра һәм узган тарихларны сөйли иде, бу юлы исә Гариф абый үзенең архивын миңа бирергә вәгъдә итте. Гариф абыйның тормышы бер кечкенә генә юбилей мәкаләсенә берничек тә сыеп бетми, аның турында китаплар да язылыр әле, иншаллаһ! Алай да татар халкын бу легендар шәхес белән аз булса да таныштырып китәргә булдым.
Гариф Солтан 1923 елның 25 сентябрендә хәзерге Башкортстанның Мәләвез районы, Җиргән авылында, хәлле татар гаиләсендә туа. Җиргән – милләтебезгә шагыйрь Дәрдмәндне һәм язучы Мирсәй Әмирне биргән татар авылы. Гариф Солтанның әтисе Нигъмәтулла абзый олау чаба, әнисе Зәйнәп апа, Бәләбәйдән затлы Шаһингәрәйләр нәселе кызы, балаларын тәрбияли. Алар бай, яхшы торалар, әмма колхозлаштыру еллары башлангач, советлар аларның бар байлыгын тартып ала. Нигъмәтулла абзыйны кулга алудан халык саклап кала, әмма алар авылдан китәргә мәҗбүр булалар. Гаилә Ишембайга күчеп килеп, җир куышында, ягъни, землянкада яши башлый, Гариф Солтан шул калада урта мәктәп тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башланганда Гариф Солтан Уфа педагогия институтының 1 курсында, алман бүлегендә укый торган була. 19 яшендә аны армиягә алалар һәм ут эченә озаталар. 1942 елда ул әсирлеккә төшә, лагерьдан-лагерьга күчерелеп йөри торгач, милләттәшебез Әхмәт Тимер ярдәме белән әсирлектән котыла, ягъни, легионга языла. Гариф Солтан, алман телен белгәнгә күрә, “Идел-Урал” легионында тәрҗемәче вазыйфасын башкара, шулай ук ул татар-башкорт легионерлары өчен мәдәни чаралар уздыруда, алар өчен ял йортлары оештыруда да башлап йөри. Муса Җәлилне ул беренче тапкыр 1942 елның азагында, ябык лагерьда күрә, әмма кем икәнен белми, Рәхим Саттар әйткәч кенә белә. Ә инде 1943 елның башында Гариф Солтан Муса Җәлилне Берлинга, алман паспорты ясатырга алып бара, аңа тәрҗемә итә.
“Идел-Урал” легионында Гариф Солтан күп татарлар белән аралаша, тел белүе сәбәпле, күп милләттәшләребезгә ярдәм итә. Җәлилчеләрнең листовка белән тотылуына һәм соңыннан җәзалануына карата аның үз фикере бар. “Алар советлар килгәч, хөкем ителүдән нык курыктылар, листовканы да шуның өчен оештырдылар, - ди бу хәлләрнең тере шаһиты булган Гариф Солтан. – Имеш, алар немецларга каршы эшләгәннәр, шуның өчен немецлар аларны төрмәгә утыртканнар, бу алибилары булгач, советлар аларга тимәячәк, дип уйладылар... Әмма аларны җәзалап үтерерләр дип беркем уйламады, бераз тотарлар да, чыгарырлар, дип уйладык, барыбыз да аларга ярдәм итәргә, коткарырга тырыштык... Аларны бер ел буе хөкем итмәделәр, бары тик Гитлерга һөҗүм булгач кына үтерделәр... Германия гражданнары булган өчен, барысының да башларын гильотинада чаптылар...”
Сугыш беткәч, Гариф Солтан совет армиясенә түгел, союзникларга, ягъни, Америкага бирелә һәм шушы аны үлемнән коткарып кала. Аның белән бергә легионда булган кайбер татарлар советларга биреләләр һәм аларны Польшага барып җиткәнче үк юлда атып үтерәләр. Гариф Солтан Көнбатыш Германиядә кала һәм 1948-1952 елларда Гамбург университетының дәүләт һәм хокук фәннәре факультетын тәмамлый. Аннан ул Мүнһенда хокук буенча докторлык диссертациясе яклый, СССРны өйрәнү институтының Нью-Йорктагы фәнни хезмәткәре булып эшли, 1951 елда “Америка авазы” радиосында татарча тапшырулар башлап җибәрә, ә 1953 елда “Азатлык” татар-башкорт бүлеген оештыра һәм 1989 елга хәтле шунда эшли.
“Азатлык” радиосында татарча тапшырулар оештыруыннан тыш, Гариф Солтан, милли сәясәтче һәм хокук галиме буларак, дөньяның күп илләрендә СССРдагы милли азчылыкларны яклап, чыгышлар ясый, фәнни конференцияләрдә катнаша, татар-башкортларны яклап, үз сүзен әйтә. Бигрәк тә аның 1962 елны Каһирәдә, Азия һәм Африка халыклары язучыларының 2нче конференциясендә ясаган чыгышы һәм шул ук елны Багдатта, Бөтендөнья мөселманнарының 5нче конгрессында “СССРда мөселман халыкларының хәле” дип аталган доклады зур шау-шу куптара. Гариф Солтан Советлар Союзын үзендә яшәүче төрки-мөселманнарның, шул исәптән, татар-башкортларның да хокукларын бозуда гаепли, моның өчен совет ягы бу илләргә хәтта нота протесты юлларга мәҗбүр була. СССРның махсус хезмәтләре аны берничә тапкыр юк итәргә дә омтылып карыйлар, әмма Америка һәм ФРГ хокук яклау органнары моңа ирек бирмиләр.
1954 елның 5-7 июлендә Мүнһен шәһәрендә, СССРның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү институтының IV конференциясендә ясаган докладында Гариф Солтан Советлар Союзын төрки халыкларның тарихын бозуда кискен гаепли. Урыс булмаган халыкларны Россиягә кушуны кайбер большевиклар утызынчы елларда гаепләп чыккан булсалар, сугыштан соң совет тарихчылары моны инде “уңай күренеш” дип яза башлыйлар. Хокук белгече Гариф Солтан менә шушы ялган теорияне фәнни яктан юк итеп ташлый:
“Говоря о характере национальной политики большевиков в послевоенное время, нельзя обойти и то изменение, которое произошло в области теории, - дип чыгыш ясый ул. – Это изменение началось так называемой периодизацией истории народов СССР в советской исторической науке. Периодизация истории предусматривала не только освещение истории России и нерусских народов Советского Союза с точки зрения марксизма, но также и подчеркивание нового элемента, духовно связывающего нерусские народы с русской империей. Периодизация истории привела историческую науку к новой формуле, оправдывающей акты захвата нерусских народов. Новая формула расценивает этот захват как положительный акт и тем самым противоречит прежней исторической оценке самих большевиков в советской исторической науке.” (IV конференция Института по изучению истории и культуры СССР. Доклады и дискуссии. – Мүнһен, 1954, стр.131.)
Инглиз, алман, татар һәм рус телләрен камил белгән, Халыкара хокук яклаучылар белән бер дәрәҗәдә аралаша алган, җитмәсә, Америка гражданы да булган Гариф Солтанны СССР чекистлары берничек тә туктата, юк итә алмагач, аның турында берсеннән-берсе ямьсез мәгълүмат тарата башлыйлар. Имеш, җәлилчеләрнең листовка белән тотылуында аның да гаебе бар, имеш, ул СССРның иң зур дошманы икән, һәм башкалар, һәм башкалар... Кызганычка каршы, безнең кайбер язучылар да бу кармакка каптылар һәм татар матбугатында Гариф Солтанны төрле яктан пычрата башладылар. “КГБның дезинформация бүлеге мине Муса Җәлил белән бәйләде, әмма минем анда бернинди катнашым юк”, - ди Гариф абый үзе бу турыда. Бу ялган аны мәңге туган иленә кайтармас өчен һәм милләте күңелендә нәфрәт уяттыру өчен кирәк булгандыр, мөгаен...
Гариф Солтан чит илдә күренекле милләттәшләреебез белән очрашуларын да искә ала. 1953 елда ул Мүнһенда Гаяз Исхаки белән очрашкан, өлкән язучы аннан Гали Акышны “Азатлык”ка эшкә алуын сораган, Гариф Солтан аның теләген канәгатьләндергән. 1960 елларда Америкада аның янына Зәки Вәлиди дә килә, ул Гариф Солтаннан: “Син башкортмы?” – дип сорый. Гариф абый аңа: “Юк, мин татар, әмма башкортча да бераз беләм”, - дип җавап бирә. “Зәки Вәлиди күп ялгышлар эшләде һәм бутап калдырды”, - ди Гариф абый.
Зәки Вәлидинең аннан болай дип соравына сәбәп бар, чөнки “Азатлык” радиосында татар-башкорт бүлеге ачарга уйлагач, башкорт таба алмыйлар һәм Гариф Солтан үзен башкорт дип яздыра. (Аның псевдонимнары да “Юлай”, “Фәнис Ишимбай”, “Азат Колай”, “С.Уфалы” була.) Бу татар-башкорт радиосын ачар өчен бер алым гына була, әмма шуңа карап, бүген дә Уфадан башкорт галимнәре килеп, аның архивын сорап йөриләр икән. Әмма Гариф абый башкортлар белән уртак тел табарга чакыра, ул шулай ук күрше фин-угыр халыклары белән дә бергә булырга, аларны якларга куша.
- Политик каннибализм белән шөгыльләнмәгез, бер-берегезне ашамагыз, сатмагыз, - ди ул. - Һәр җирдә милли мәнфәгатьтән чыгып эш итегез, динне дә шуңа файдаланыгыз. Иң мөһиме – телне саклап калырга кирәк, яшьләргә телне өйрәтергә кирәк. Һәм чын тарихны бирергә кирәк, халык дөреслекне белми әле. Һәм татарның үз дәүләтен яңадан торгызырга кирәк. Россиянең империя буларак таркалып беткәне юк әле, әмма ул таркалачак. Кытайга җир кирәк, мәйдан кирәк, аларга Себер кирәк һәм Себер китәчәк... Кытайга әһәмият бирергә кирәк, ул әле алга таба зур проблема булачак. Япониягә Сахалин, Камчатка кирәк, алар да китәчәк, чөнки Ерак Көнчыгышта яшәүче урыслар үзләре үк Мәскәүгә салым түләргә риза булмаячаклар... Америкага исә үз иминлеге кирәк... Дөньяда әле зур үзгәрешләр булачак, шуңа күрә, татар халкына да киләчәккә әзерләнергә кирәк.
85 яшен тутырган, үз илендә сөргендә үскән, сугышны да, әсирлекне дә кичергән, төрле нахак сүзләр ишеткән, әмма кыйбласын җуймаган, ачык зиһенле, мәгърур кыяфәтле булып кала алган Гариф абый Солтанның бу сүзләрен мин милләткә васыять кебек кабул иттем. Әмма аның иң зур теләге – туган якларына кайтып җирләнү иде... Ишембай янында аның ата-анасы, апалары күмелгән, энеләре шул якларда яши, Гариф абыйның да җаны Җиргәнгә, туган туфракка тарта... Аның илдән чыгып киткәненә дә 66 ел бит! Чит җирләрдә аның улы Фәрит, кызы Кәримә үскәннәр, инде аларга да 50-60 яшь, хатыны Мәдинә инде гүр иясе булган... Ә ул, татарның Соңгы Могиканы, гомер буе милләтенә хезмәт иткән, әмма аннан җылы сүз ишетмәгән ил карты, алман илендә Идел-Уралын сагынып, күңелендә Урал таулары зурлыгындагы тарихны саклап, киләчәккә үтеп бара...
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы.

XS
SM
MD
LG