Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыштан кайткан "вагнерчы" җинаяте: Урта Әләзән мөәзине мәетен биш көннән соң гына таптылар


Ибраһим Исәнәевне җирләү. 23 апрель, 2024 ел.
Ибраһим Исәнәевне җирләү. 23 апрель, 2024 ел.

Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәевнең үлеме бөтен авылны тетрәндерде. Аны үтерүдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган Раил Хәйров шикләнелә. Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ларның җинаять кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.

Пенза өлкәсе Урта Әләзәннең 45 яшьлек мөәзине, өч бала әтисе Ибраһим Исәнәев 16 апрельдә үзенең "Газель" машинасына арба тагып эре мөгезле терлек сатып алырга юлга чыга. Аның якынча 300-400 мең сум акчасы булган дип фаразлана. Шул ук көнне аның белән элмтә югала. Аның мәетен бары биш көннән соң табалар.

Исәнәевне эзләүдә Пенза, Сарытау, Ульян өлкәләреннән барлыгы берничә йөз кеше катнаша. Аларның күпчелеге Урта Әләзәннән була.

Эзләү төркеме җитәкчеләренең берсе, адвокат Михаил Калашников 164.RU-га сөйләвенчә, Ульян өлкәсе Морат авылында яшәүче 36 яшьлек Раил Хәйров Исәнәев белән элемтәгә кереп очсызрак бәягә терлек сатып ала торган урынны белүе һәм моның өчен билгеле күләмдә акча кирәк булуын әйтә. Терлек алып-сату белән шөгыльләнүче Ибраһим үзендә булган акчаны һәм җитмәгәнен бурычка алып юлга чыга. Интертат язуынча, Хәйров Ибраһим хәзрәткә үзен башка исем белән таныткан була.

Хәйровның Ибраһим хәзрәт машинасына кайда утырганы мәгълүм түгел.

Ибраһим хәзрәт Хәйровны фотога төшереп туганнарына җибәрергә өлгерә

— Алар трасса буйлап баралар. Междуречье белән Буровка авыллары арасында туктыйлар. Бу Сарытау өлкәсе Вольский районына карый. Буровка авылы янында Терешка елгасы ага. Шул урында Ибраһим хәзрәт Хәйровны фотога төшерергә һәм туганнарына (туганнары әйтүенчә дустына - ред.) җибәрергә өлгерә. Соңыннан ни булганы билгеле түгел, әмма хәлләр болай баргандыр, дип фаразлый адвокат. Ирләр машинадан чыга, тарткалаш башлана. Шунда Хәйров Ибраһимның күкрәгенә пычак кадый. Аннары җинаятьче Исәнәев кесәсеннән акчаларны ала.

Ибраһим Исәнәев
Ибраһим Исәнәев

Адвокат Калашников әйтүенчә, соңрак Хәйров "Газель"ны юлдан Терешка елгасына таба күчерә һәм Исәнәев мәетен яшерергә була. Моның өчен ул Междуречье авылында җирле кешедән үзенең туган авылы Ульян өлкәсе Илюшкино авылына илтүен сорый. Анда үз машинасына утырып кире Хәйровны үтергән җиргә әйләнеп килә. Төн җиткәч "Газель"ны яндыра, ә мәетне үз машинасына салып авылга алып кайта.

— Эзләгәндә яндырылган "Газель" тирәсен тулаем айкап чыктык, елганы да карадык. Бу эштә әллә ничә дистә кеше катнашты. Нәтиҗә булмады. Шуннан берничә төркем булдырдык һәм эзләүне төрле юнәлештә дәвам итәргә карар иттек. Хәйровның машинада узганын Черкасское авылында (Сарытауның Вольский районы) күрүчеләр булган һәм 02.45тә аның туган авылына кайтуын да күргәннәр.

Илюшкино авылының бер кешесе безгә мәгълүмат җыюда, шикләнелүченең кайларга баруын ачыклауда нык ярдәм итте. Хәйров машинасының бер генә фарасы янган була шуңа авылда аңа игътибар иткәннәр.

Элдар дигән кешебез елганың икенче ягында су өстенә чыккан чүпрәк кисәкләре күреп ала

Күреп калуларынча, Хәйров машинасында Илюшкино буасына таба борылган була. Шул тирәдә бөтен ярны айкадык, һәм Элдар дигән кешебез елганың икенче ягында су өстенә чыккан чүпрәк кисәкләре күреп ала. Тукымалар астындагы мәет Ибраһимныкы булып чыга. Бу 21 апрельдә сәгать 16.00 тирәсендә иде. Без шунда ук полиция һәм тикшерү комитеты вәкилләрен чакырдык, ди Калашников.

Аның әйтүенчә, шул ук вакытта аларга Хәйровның Украина чигендә тоткарлануы турында мәгълүмат килеп ирешә. Соңрак Тикшерү комитеты җинаятьтә шикләнелүченең "Донецки халык республикасында" тоткарлануын хәбәр итә.

Хәйров элек тә авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән ике тапкыр кеше үтергән өчен хөкем ителгән булган. 2008 елны лом белән кеше башын тишкән өчен җиде елга төрмәгә утыртылса, 2019 елны бер ир кешене мылтыктан атып үтергәне һәм машинасын яндырганы өчен 11 ел 8 айга хөкем ителә. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка китә һәм Путин фәрманы белән ярлыкана. Шуннан соң кайтып Ульян өлкәсе Морат авылында яши башлый.

Хәйров кебек кешеләр, ягъни Украинадагы сугыштан кайтып җинаять кылучылар турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Мисал өчен, Башкортстанда сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән.

2023 елның март-август айларында "Вагнер" белән сугышка киткән элекке тоткыннар Русиянең биш төбәгендә ким дигәндә 12 кешене үтерде, һәм тагын дүрт кеше көчләү корбаны булды. Бу хакта "Верстка" яза. Иң күп корбаннар Карелия республикасында, анда "вагнер"чы Игорь Сафонов һәм аның белән колониядә утырган дусты алты кешене үтерде. Башта бергә эчкән дүрт иптәшенә пычак кадап аларны яндырды, аннары икенче өйдә әтисе белән улын үтерделәр.


Шулай ук Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет тә үзенең таныш кызын көчләгән иде. 25 яшьлек Олег Михайловны 2022 елда кеше үтергән өчен 18 елга хөкем иткән булганнар. Аның аңарчы да урлашу, кешегә һөҗүм итү кебек җинаятьләр кылуы әйтелә. Егет төрмәдә озак утырмый - "Вагнер" белән сугышка китә. Узган ел апрельдә егеткә ярлыкау бирәләр. Шул ук елның ноябрендә ул үзенең 24 яшьлек таныш кызыннан ярдәм сораган, янәсе нык исерек булуын, үзе кайта алмавын әйтеп, өенә илтеп куюны сораган, дип яза Baza. Кыз ризалашкан. "Вагнерчы" аны өенә өстерәп керткән һәм пычак белән янап көчләгән диелә. Кызның полиция чакыра алуы һәм ике сәгатьтән соң гына азат ителүе әйтелә.

Киров өлкәсендә элеккеге тоткын 85 яшьлек пенсионер Юлия Буйскаяны көчләгән һәм үтергән Иван Россомахин кичә 22 ел колониягә хөкем ителде. Дүрт ел элек Россомахин икенче бер авылдашын үтереп төрмәгә эләккән була, ә аннан – "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт белән килешү төзеп сугышка алына. Узган ел мартта Россомахин фронттан кайта һәм, тикшерү фикеренчә, шунда ук Юлия Буйскаяны үтерә. Моңа кадәр ул ике автомобиль тәрәзәсен балта белән җимереп өлгерә. Җирле халык сөйләвенчә, ул исерек килеш бистә буйлап корал күтәреп йөргән һәм күршеләренә янаган.


Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 1130 русиялене Русиядә хәрби хезмәт белән бәйле булмаган җинаятьләр кылуда гаепләнгән. Алар арасында юл кагыйдәләрен бозудан алып үтерүгә кадәр бар.

Барлык очракларның якынча өчтән икесендә сугышта катнашуларын сәбәп итеп хөкем карарларын йомшартканнар. Моны "Новая газета. Европа" ачыклаган.

Мәсәлән, элекке хатынын каты итеп кыйнаган "Вагнер" сугышчысына аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зарар китерү турында җинаять эше ачылган булган, әмма ул мәхкәмәгә "Бахмутны алган өчен" дигән медаль китергән һәм аңа биш мең сум штраф кына салганнар.

Хатын-кыз берләшмәләре консорциумы хезмәткәре Софья Русова сәламәтлеккә зыян салган яки үтергән өчен хөкем ителгән агрессорның иректә булуы турында корбан яки аның туганнары белеп торырга тиеш ди. Консорциум юристлары мәхкәмәләрдә чыгыш ясаганда корбаннар үз агрессорларының — элекке ире яки бергә яшәгән кешесенең кайларга күчерелүе турында белеп торсын дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндерсә, колония тоткынны башка урынга күчерүләрен яки азат итәргә җыенулары турында хәбәр итәргә тиеш булачак. Әмма Русова тоткыннарны "Вагнер" яки башка хосусый хәрби ширкәтләргә яллаган чакта болай эшләмиләр ди.

"Вагнер"чылар сугыштан психик травма белән кайта, җәмгыять алардан курка, эшкә алмыйлар, һәм "сугыштагы уңышларын" кабул итүче юк. Шуңа күрә алар "сына" һәм кабат авыр җинаятьләр кыла", ди сугышка каршы "Дозор" хәрәкәте вәкиле Евгений Кочегин.


Ул бу "каһарманнар" якташларында курку һәм җирәнүдән башка хисләр уятмый дип саный.

Кочегин фикеренчә, әлегә "вагнер"чылар тарафыннан кылынган җинаятьләр кешеләрдә курку, нәфрәт тудырса, тиздән, ни кызганыч, кешеләр бу хәбәрләргә күнәчәк һәм битараф карый башлаячак.

"Бу тормышның бер өлешенә әйләнәчәк, бу хәлләргә аптырамаячаклар, 90нчы еллардан да наччарак булачак", ди ул.

"Общественный вердикт" хокук яклау оешмасы юристы Ирина Бирюкова хөкем ителгәннәргә "каһарман" статусы һәм дәүләт бүләкләре тәкъдим итеп үсендерделәр дип саный.

"Бу ("Вагнер" ялчыларына) рөхсәт хисе бирә дә инде. Хакимият моны үзе шул дәрәҗәгә җиткерде. Кабат төрмәгә кире кайткач, алар гади тоткыннар булачак, һәм аларга карата мөнәсәбәт начараерга мөмкин, чөнки хакимият белән хезмәттәшлек, аның белән килешү криминаль даирәдә уңай кабул ителми", ди ул.


Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акчалар һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.

2023 елның уртасында Путин Украинадагы сугыштан кайткан тоткыннарны ярлыкавын раслады. Алар арасында үтерүләр һәм башка авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр дә бар иде.

ВВС журналистлары тоткыннарның туганнары хәбәрләренә тыянып һәм сугышта катнашучыларның үзләре белән сөйләшеп, хәзер колониядән алынганнарның Русия саклану министрлыгы белән контрактларын элеккечә алты айга түгел, бер елга төзүен ачыклаган. Министрлык белән контракт автомат рәвештә озайтылып барыла.

Моннан тыш тоткыннар Путинның ярлыкавын алмый һәм шартлы рәвештә азат ителгәннәр статусында сугыша. Канунда мондый норма әле күптән түгел генә барлыкка килде, дип яза басма. Бу - шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү түгел, чөнки анысы өчен мәхкәмәдән рөхсәт алырга кирәк. Ә шартлы рәвештә азат ителү өчен колониянең яки тоткыннар белән контракт имзалый торган хәрби комиссариатның карары да җитә. Бу процесста президентның катнашуы да кирәкми, дип искәртә мәкалә авторлары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG