Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Активистны якларга килгән өчен генә гарип калырга мөмкин". "Баймак эше" фигуранты Дим Дәүләткилдин турында


Дим Дәүләткилдин
Дим Дәүләткилдин

Туганнары ирне полиция хезмәткәрләре кыйнаган, аннары якыннары һәм адвокатлардан яшергән дип белдерә. Дәүләткилдинны 17 гыйнварда Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр. Әлеге вакытта ул Уфада тикшерү изоляторында тотыла.

Дим Дәүләткилдин — "Баймак эше" фигурантларының берсе. Аңа карата киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Дәүләткилдин Баймак районы Ишбирде авылында үсә. 9нчы сыйныфтан җирле урманчылыкка эшкә урнаша дип сөйли видеомөрәҗәгатьтә әнисенең сеңлесе.

— Йөрәгебезне тотып ут эчендә яшәвебезгә айдан артты. Димебез бер гаепсез зур чуалыш корбанына дучар ителде. Ул безнең иң өлкән апабызның улы, игезәкләрнең сыңары. Дим бәләкәй чактан әтисез калды. Ишбирде авыл мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, аның арытаба укырга мөмкинлеге булмады. Берәүгә дә мәшәкать салырга теләми, үзе аякка басарга тырышып, урманга эшкә төште. Ярдәм көтеп утыра торганнардан булмады ул. Авылда да аны берәү дә яманлый алмый. Бәләкәйдән тәрбияле, итәгатьле булды, гомердә дә кешегә авыр сүз әйткән, яманаты чыккан кеше түгел. Берәү белән дә низагка кергәне булмады. Бәләкәйдән эшсөяр, сабыр, тыныч холыклы булды. Начар гадәтләр аңа ят, эчмәде, тәмәке тартмады, кешегә иярмәде. Килен белән бергә 15 ел тату дөнья корган гаилә башлыгы ул. Ике матур кыз үстерәләр. Үз көчләре белән йорт салып керделәр. Вахта ысулы белән 13 ел читтә йөреп акча эшли. Кемнәндер ярдәм көтеп утыра торган кеше түгел. Тик ниндидер уйдырмалар кара көч булып ябырылып, шундый тырыш, ипле, башкаларга хөрмәт белән карараган, әле чак бу дөньяда аякка басып, ныгынып килгән яшь кешенең дә язмышын җимерер икән. Бу бит рәхимсезлек. Бу туганыбыә Димгә карата дөрес булмаган гаделсезлек, дип сөйләде Дәүләткилдиннең әнисенең сеңлесе.

Дим Дәүләткилдин активистлык белән шөгыльләнмәгән, рэпер Алтынай Вәлитов яки блогер Ильяс Байгускаров кебек халык арасында танылган кеше дә түгел. Баймак җыенында ул башка меңләгән җирле халык кебек Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карарына риза булмыйча килгән дияргә була.

Протестлар вакытында Дәүләткилдиннең нишләгәне ачык билгеле түгел. Тоткарлануы турында аның хатыны Юлия Телеграм-каналда сөйләде.

Хатын сүзләренчә, 19 гыйнварда, ягъни протестларның соңгы көнендә Дәүләткилдиннар йортында ОМОН һәм тикшерүчеләр килеп керә. Дим бу вакытта эштә була. Тикшерүчеләр Юлиягә берничә сорау бирә һәм повестка тоттырып китә.

Дим һәм Юлия Дәүләткилдиннар
Дим һәм Юлия Дәүләткилдиннар

Икенче көнне Дим Дәүләткилдин хатыны белән Баймак полиция бүлегенә килә. Юлиягә ирен "берничә минутка кына" алып китәбез диләр, ләкин шул вакыттан ул кире әйләнеп кайтмый. Соңрак иренә административ эш ачылуы хәбәр ителә, Баймакта урын беткәнлектән, Димне Белоретка алып китәбез диләр. 20 гыйнварда тикшерүчеләр янә гаиләнең йортына килә, тентү уздыра. Юлия сүзләренчә, пүнәтәйләр чакырып тормыйлар.

— Кечкенә балаларымнан һәм ул вакытта бездә булган минем әти-әниемнән сорау алдылар. Кулларында Димнең телефоны иде. "Ни өчен сездә иремнең телефоны?" дигән сорауга, авызларын ерып "кирәк булганга" диделәр. Телефонда пароль тора иде, аны ачуны сорадылар. Мин "белмим, кеше телефонына беркайчан да тимим" дидем. ОМОН хезмәткәрләренең берсе парольне белә иде, тикшерүчеләргә аны ачып бирде", дип сөйләде Юлия.

Аннары Дәүләткилдинны Уфага китерәләр һәм хатынына шалтыратып, Димнең киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләненүен белдерәләр. Уфаның Совет районы мәхкәмәсе 17 мартка кадәр сак астына ала, аннары бу мөддәт 17 июньгә кадәр озайтыла.

2024 елның гыйнварында Уфада һәм Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап каршылык чаралары узды. Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров әләгеннән соң ачтылар. Куәт оешмалары вәкилләре җыелган халыкны көч кулланып таратты һәм шуннан соң 80ләп кешегә киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эшләре ачылды. Аларны "Баймак эше" дип атыйлар.

23 гыйнварда Дәүләткилдин адвокаты Гарифулла Япаров Дим янына тикшерү изоляторына кертмәүләре турында сөйләде. Изоляторга кергәндә аны тоткарлап ике сәгать тоталар. Имеш, Япаров эчкә телефон кертергә тырышкан.

26 гыйнварда Дим Дәүләткилдинның туганнары адвокатны СИЗОга кертмәүнең ихтимал сәбәбе турында сөйләде. Туганнары мәгълүматынча, ОМОН хезмәткәрләре, гаебен тануны таләп итеп, Дәүләткилдинны кыйнаган, аннары авыр хәлдә Уфа хастаханәләренең берсенә китергән.

Шул ук көнне "Башинформ" дәүләт агентлыгы респуликаның җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) аңлатмасын бирде. Анда 1нче тикшерү изоляторына китергәндә Дәүләткилдин тәнендә җәрәхәтләр: күгәргән, имгәнгән урыннар, яралар бар иде диелде. ФСИН белдерүенчә, икенче көнне активист билендәге авыртуларга зарланган һәм аны шәһәр хастаханәләренең берсенә китереп, тикшерү уздырганнар.

"Әлеге вакытта Дәүләткилдин УФСИНның республика хастаханәсендә дәвалау уза. Шикләнелүче табиблар контролендә, хәле канәгатьләнерлек, үзе йөри ала" диелгән иде хәбәрдә.

Соңрак бу яңалык "Башинформ"нан юкка чыкты, әмма сайтның "Дзен"дагы сәхифәсендә калды.

Адвокат Япаров "Вконтакте"да хастахәнәдән алынган белешмәнең фотосын чыгарды. Анда Димнең умыртка баганасында ябык сынуы расланган. Туганнары әлеге документны кертеп, Русия Тикшерү комитетына һәм Баш прокуратурага шикаять җибәде.

Дим гаиләсе белән
Дим гаиләсе белән

31 гыйнварда Дәүләткилдиннең адвокат белән беренче очрашуы була. Мәхкәмә аны сак астына ала.

— Әлеге карарны канунсыз дип саныйбыз һәм шикаять итәчәкбез. Дәүләткилдинның чынлап кыйналуына ышандык – аның бер аягы вакыт-вакыт эшләми тора. Без мәхкәмәгә компьютер томографиясе нәтиҗәсен тапшырдык – аның умыртка баганасына зыян килгән, аңа хастаханәдә квалификацияле табиб ярдәме кирәк. Ә УФСИНда ул сыйфатлы дәвалау ала алмый. Ул иректә булырга тиеш дип саныйм. Гаилә елында ике балалы ата кеше өендә булырга һәм балалары белән шөгыльләнергә тиеш. Аның гаебен дәлилләүче берни дә юк", диде адвокат мәхкәмә утырышыннан соң.

Икенче көнне Дәүләткилдингә ярдәм итәргә чакырып "Баймак эше" нигезендә гаепләнүче Ильяс Байгускаровның энесе Илгиз дә видео чыгарды.

— Күз алдына китерегез, кеше гомерлеккә гарип булып калырга мөмкин. СИЗОга эләккән кешеләрнең дә хокуклары булырга тиеш. Дим гаиләсенә теләктәшлек күрсәтсәгез иде. Резонанс кирәк, Димне нормаль хастаханәгә күчерсеннәр, аңа профессиональ ярдәм күрсәтсеннәр өчен. Баймакка экоактивистны якларга килгән өчен генә ул гомерлеккә гарип булып калырга мөмкин, - диде Байгускаров.

  • 2 февральдә Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе Дәүләткилдинны полиция хезмәткәренең кануни фәрманына буйсынмауда гаепле дип таныды һәм 3 мең сум күләмендә административ штраф салды. Мәхкәмә карарында Дәүләткилдин 17 гыйнварда полициянең Баймак мәхкәмәсе ишегалдыннан китү һәм конвой бүлегенең махсус машинасына киртә куймау таләбен үтәмәгән диелә.
  • 7 февральдә адвокат Япаров Дәүләткилдинне яклаудан читләштерелүе турында белдерде.
  • Димне туганнары яллаган башка адвокат һәм хокук яклау оешмасыннан билгеләнгән адвокат яклый.
  • 4 мартта мәхкәмә Дәүләткилдинны сак астында тоту вакытын 17 июньгә кадәр озайтты.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG