Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше": аналы-уллы Үзәнбаевларның тоткарлану тарихы


Лилия, Данис һәм Сания Үзәнбаевлар
Лилия, Данис һәм Сания Үзәнбаевлар

Данис Үзәнбаев иң яше, ә аның әнисе – киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнүче өч хатынның берсе. Адвокатлары аларның гамәлләрендә җинаять күрми. Беренче эшләр мәхкәмәгә апрельдә үк китәргә мөмкин.

Сибайдан 39 яшлек сатучы Сания Үзәнбаева һәм аның 20 яшьлек улы Данис — "Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларның беренчеләре.

Данис Үзәнбаев иң яше дә, ә аның әнисе – киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнүче өч хатынның берсе.

Адвокатлары аларның гамәлләрендә җинаять күрми. Беренче эшләр мәхкәмәгә апрельдә үк китәргә мөмкин. Азатлык һәм Idel.Реалии Үзәнбаевларның ничек тоткарлануы, аларның моңа кадәр ничек яшәүләре, гаиләсе турында белеште.

Быел гыйнвар аенда Уфада һәм Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап каршылык чаралары узды. Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров әләкләгәннән соң ачтылар. Куәт оешмалары вәкилләре җыелган халыкны көч кулланып таратты һәм шуннан соң 80ләп кешегә киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эшләре ачылды. Аларны "Баймак эше" дип атыйлар.

Килмәсәң, әниеңне ябабыз

Сания һәм Данис Үзәнбаевларның туганнары журналистлар белән сөйләшүдән баш тартты. Әмма танышлары аноним рәвештә аларның ничек тоткарлануын сөйләде.

Үзәнбаевлар Баймак районы мәхкәмәсе каршына очраклы эләгә ди алар. Баймакта туганнары белән очрашканнан соң, ана белән улы мәхкәмә янында урнашкан төзелеш материаллары кибетенә килә, әмма ул ябык була.

— Алар мәйданда ниләр булып ятуын карамакчы була, ә анда инде бәрелешләр башлана, — дип сөйли бер танышы. — Полиция күз яше чыгаручы газ җибәрә, бер хезмәткәр алар янына ук килеп, Саниянең битенә сиптерә. Газ күзенә керә һәм Сания елый башлый. Данисның, әлбәттә, ачуы чыга, бер кар кисәге алып, хезмәткәргә ыргыта. Бу көнне аларны тоткарламыйлар, алар Баймактан китә.

Сания Үзәнбаеваны 22 майда Сибайда, "Пятерочка" кибетендә тоткарлыйлар. Ул анда сатучы булып эшли. Баймак районы полиция бүлегенә китерәләр һәм улына шалтыратырга кушалар.

— Шул көннәрдә егет "себергә" вахтага китәргә тиеш иде, эшкә яңа гына урнашкан иде, — дип дәвам итә Үзәнбаевларның танышы. — "Әгәр килмәсәң, әниеңне ябабыз, килсәң – үзеңне генә ябарбыз" дигәннәр Саниягә. Улы килгән, ләкин әнисен барыбер җибәрмәгәннәр.

Баймак районы мәхкәмәсе сайтындагы мәгълүматка караганда, 22 гыйнварда хөкемдар Азат Утарбаев Сания Үзәнбаевны административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе 1нче өлеше (Полиция хезмәткәренең канунлы фәрманына буйсынмау) нигезендә гаепле дип табып, 13 тәүлеккә административ сакка ала.

Икенче көнне Баймак мәхкәмәсе хөкемдары Александр Зайдуллин Данис Үзәнбаевны да шул маддә нигезендә 10 тәүлеккә административ сак астына ала. Эш материалларында "Үзәнбаев хокук яклау оешмалары хезмәткәрләренә таба кар ыргыта, ләкин эләкми" дигән сүзләр бар.

Сак астында тоту вакыты чыгып җитмәстән, 26 гыйнварда аларны аерым-аерым Уфага, Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсенә алып китәләр. Икесенә дә Җинаять кодексының 212.2 маддәсе (Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) нигезендә гаепләү белдерәләр һәм Киров районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторына җибәрәләр.

Зыян күрүчеләр кем?

Сания Үзәнбаеваны адвокат Фәнил Ишкилдин яклый.

— 30 гыйнвардан бирле аның белән бернинди дә тикшерү эшләре алып барылмаган. Февраль башында ук яңадан сорау алу турында гариза җибәрдек, ләкин тикшерүдән җавап юк, дигән адвокат "Аспекты"га.

18 мартта Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Сания һәм Данис Үзәнбаевларның сак астына алуга шикаятьләрен икенче тапкыр кире какты. Яклаучылар мәхкәмә канун бозаулар белән узды, бу шикаять ителде диде.

Ишкилдин Сания Үзәнбаева очрагында бернинди дә җинаять юк дип саный. "Күп дигәндә административ маддә, полициягә буйсынмау", ди ул.

Адвокат сүзләренчә, эштә "Э" үзәге хезмәткәре рапорты бар, анда "Үзәнбаева тикшерү һәм мәхкәмәдән качарга, зыян күрүчеләргә басым ясарга мөмкин" диелән.

— Ләкин безгә зыян күрүчеләр турында билгеле түгел, безне мондый документлар белән таныштырмадылар, ди адвокат.

Сания "Пятерочка"да эшләгән, Данис яңа гына армиядән кайткан

Социаль челтәрләрдә Сания һәм Данис Үзәнбаев турында мәгълүмат бик аз. Алар хакында "Баймак эше"нә багышланган Телеграм чатларында яздылар.

Данис былтыр декабрьдә генә армиядән кайткан булган. Умартачылыкка укыган. Гыйнварда Себергә эшкә чыгып китәргә җыенган.

"Данис балачагыннан спорт белән шөгыльләнде. Эшчән, ачык күңелле, бөтенесе белән уртак тел таба ала. Урал аръягы агросәнәгать көллиятендә укыганда "Умартачылык" төбәк бәйгесендә катнашты һәм бүләкле урын алды. Көллияттән соң армиягә чакырдылар, 2023 елның декбарендә кайтты", дип язды Үзәнбаевлар туганнары.

Данис — "Баймак эше" нигезендә тоткарлаунчыларның иң яше.

Сания Үзәнбаева 1983 елгы, ялгызы 2 бала тәрбияли. Кызы Лилия – балигъ түгел. Ул юл казасына очрап, тагын бер операциягә әзерләнгән. Сания Башта Баймак районы Түбән Таулык авылында, аннары Баймактагы кибеттә сатучы булып эшләгән. Тоткарлануга кадәр Сибайда "Пятерочка" кибетендә сатучы һәм администратор булган.

"Кызына дәвалау кирәк, кабаттан операциягә әзерләнә иде. Сания – игелекле, ачык күңеле, эшчән һәм яхшы әни. Туганнары һәм якыннарына һәрвакыт әйбәт мөнәсәбәттә", дип язды туганнары.

— Алар очраклы корбан һәм кулга алынуга бик кайгыра, — дигән "Idel.Реалии"га гаиләнең танышлары.

Үзәнбаева адвокаты Фәнил Ишкилдин эш материалларында Саниягә тискәре бәяләмә барлыкка килүе турында белдерде. Аны Баймак районы Түбән Таулык авылы биләмәсе башлыгы Фуат Сәетов язган. Имеш, хатын тиз кызып китүчән һәм берничә тапкыр административ комиссиягә чакырылган.

— Сания сүзләренчә, ул авылда күренми диярлек, чөнки Сибайда эшли һәм шунда туганнарында тора. Әлеге бәяләмәгә ачуы килде, мондый әйбернең булганы юк диде һәм бәяләмә авторына яла ягу маддәсе нигезендә җинаять эше ачу турында мөрәҗәгать җибәрүне сорады, — диде адвокат.

Гаепләрен танучыларның эшләре мәхкәмәгә апрельдә үк китәргә мөмкин

"Баймак эше" фигурантларының саны 80гә җитте.

Гыйнвар ахыры-февраль башында тоткарланучыларны сак астында тоту вакыты 17 июньгә кадәр озайтылды. Башкортстан Югары мәхкәмәсе аларның апелляция шикаятьләрен кире какты.

Адвокатлар төрле медиа чараларына сөйләвенчә, күпчелек гаепләнүчеләр белән инде ике ай дәвамында бернинди тикшерү эшләре дә уздырылмый. Шулай да, беренче төркем эшләре апрельдә үк мәхкәмәгә тапшырылырга мөмкин. Бу хакта "Аспекты" басмасына адвокат Айдар Хызыров белдергән.

— Тикшерү башында ук гаепләрен танучыларга карата өстәмә тикшерү гамәлләре баруын берничә хезмәттәшем раслады. Алардан вакыйгаларда катнашу нечкәлекләрен сорыйлар: нишләгән, кайсы кулы белән кар ыргыткан, кар кемгәдер төбәп атылганмы һ.б. Шулай ук протест чараларын оештыручылар турында сораулар бирәләр. Гаепләрен танучыларны һәм башка бер кеше турында эләкләүчеләрне бер төркемгә җыеп мәхкәмәгә җибәрәчәкләр. Кайбер мәгълүматларга караганда, Мәскәүгә, — дигән Хызыров.

Әлеге хәбәрне "Idel.Реалии"ның тикшерү барышы белән таныш чыганагы да раслады.

— Гаепләрен тулысынча танучыларны апрельдә үк мәхкәмәгә җибәрәчәкләр: Баймакка түгел, Мәскәүгә, Басманга. Хәзер тикшерүчеләр 20ләп төрле экпертиза уздырды, алар 300дән артык шаһиттан сорау алып өлгерергә тиеш. Зыян күрүчеләр буларак мәхкәмәдә дистәләгән "силовик" катнашачак. Бу эшләр прецедент булачак, аңа карап башкаларын да караячаклар.

Адвокат Айдар Хызыров "мәхкәмә дә, хокук яклаучылар да бу эштә каты торачак" дип фаразлый.

— Баймактагы кебек вакыйгаларны янә булдырмас өчен хакимиятләр мәхкәмә эшен контрольдә тотачак, зур мөддәтле җәза алуына ирешәчәк.

"Idel.Реалии" чыганагы куәт оешмалары хезмәткәрләре "Баймак эше" фигурантларына "бик тискәре мөнәсәбәттә" дигән хис кала ди.

— Бу кешеләр (фигурантлар) "ил өчен авыр вакытта Русиянең бербөтенлеген какшата", "илгә каршы чыга", аларны каты җәзаларга кирәк дип саныйлар, — дигән әңгәмәдәш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG