Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тормышымны җимерделәр": Уфада канунсыз хөкем ителгән үсмер Бастрыкинга мөрәҗәгать яздырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үсмерне колониядә һәм тикшерү изоляторында тотудан тыш психиатрия хастаханәсендә дә яткырып чыгарган булганнар.

Уфада канунсыз хөкем ителгән үсмер Костя Носырев Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать яздырган.

Үзенең мөрәҗәгатендә үсмер канунсыз карарлар чыгаруда гаеплеләргә җәза бирүне сорый.

"Сынган психикам һәм җимерелгән тормышым өчен сезгә мөрәҗәгать итәм һәм минем яшемә карап тормаучыларны җәзага тартуны сорыйм", ди ул.

8нче сыйныф укучысын 2022 елда наркотик саклау-таратуда шикләнеп тоткарлыйлар. Прокурор да, тикшерүче дә, район мәхкәмәсе дә, Башкортстан Югары мәхкәмәсе дә хөкем карары чыгарылган чакта балага 15 яшь кенә булуына карап та тормаган.

Нәтиҗәдә бала озак вакытлар тикшерү изоляторында һәм колониядә утырган, психитария хастаханәсендә яткан.

Үсмернең әтисе Павел Носырев та Бастрыкин белән Краснов исеменә гариза язган. Ул да мәхкәмә хатасы ясаучыларны җаваплылыкка тартуны таләп итә, дип яза Mkset.

"Улым һәм гаиләбез җитди газаплар аша узды. Иң зур газапларны Константин кичерде, аны җәмгыятьтән изоляцияләп мәҗбүри рәвештә тоттылар, һәм тагын да начаррагы - ул бер ай буе мәҗбүри психиатрия хастаханәсендә булды, анда аны тикшерделәр", диелә документта.

  • Уфа юристы Виталий Буркин да Русия баш прокуроры Игорь Краснов һәм тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә гариза язган иде. Ул Уфада балигъ булмаган баланы канунсыз эзәрлекләүләре уңаеннан җинаять эше ачуны сорады. Юрист әйтүенчә, гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тарту һәм гаделсез хөкем карары чыгару "дәүләткә һәм җәмгыятькә куркыныч тудыра".
  • Русия кануннарына ярашлы, кешене җинаять маддәләре нигезендә бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый.
  • "Баланы канунсыз эзәрлекләгәннәр, хөкем иткәннәр, һәм нәтиҗәдә ул шундый яшь килеш рухи газаплар, борчулар, психологик яра кичерергә мәҗбүр була", дип фикер белдергән иде малайның адвокаты Айгөл Лесина.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG