Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әти кайчан кайта?" Баймактан алты бала атасы тикшерү изоляторында тотыла


Айсуак Яугастин
Айсуак Яугастин

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айсуак Яугастинның 20 яшьлек кызы Алита көтәмгәндә зур гаиләнең төп туендыручысына әйләнә. Әтисе СИЗОда, кызның берсеннән берсе кечкенә биш энесе һәм сеңлесе бар. Халык хаклык эзләп чыкты, аларны беркем котыртмады, гаделлек таләп итәм, ди ул.

Башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап, 15 һәм 17 гыйнварда Баймак мәхкәмәсе янына чыккан кешеләрне тоткарлау дәвам итә. Азатлык ачыклаган исемнәр саны 50гә җитеп килә. Төрле мәгълүматларга караганда, аларның саны инде 60тан арткан.

Тоткарланучыларның берсе – алты бала атасы Айсуак Яугастин. Ул "Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Русия җинаять кодексының 212нче маддә 2нче бүлеге) гаепләнә. Азатлык аның өлкән кызы – 20 яшьлек Алита белән сөйләште.

Айсуак Яугастинга 45 яшь, ул Баймакта яши. 17 гыйнварда ул да мәхкәмә бинасы янына килә.

Әтине тоткарлаганда кораллы кешеләр 14 яшьлек Альберт энемне җиргә яткырып, башына пистолет тери

— Ул беркемгә дә тими, бернинди дә килештерелмәгән митингта катнашмый, бары тик мәхкәмә янында басып тора. 26 гыйнварда төнлә кораллы кешеләр безнең Баймактагы йортка килә һәм әтине алып китә. Әтине тоткарлаганда кораллы кешеләр 14 яшьлек Альберт энемне җиргә яткырып, башына пистолет тери. Балигъ булмаган балага карата мондый мөнәсәбәт башка сыймый. Шул ук көнне Баймакта мәхкәмә була, аңа административ берктемә төзеп, 10 тәүлеккә ябалар. Февраль башында Уфага җибәрәчәкләр диделәр. Әмма аны шул ук көнне җибәргәннәр. Без бу хакта икенче көнне генә белдек. Мәхкәмәне 28 гыйнварда була диделәр, ә чынлыкта ул 27сендә булган. Хәзерге вакытта әти Уфаның 1нче тикшерү изоляторында тотыла, 17 мартка кадәр кулга алынды, - дип сөйләде Алита Яугастина.

13 февральдә Башкортстан Югары мәхкәмәсендә апелляция каралды, хөкемдар карарны үз көчендә калдырды. Мәхкәмә утырышы ахырында кызының тавышын ишетеп, Айсуак күз яшьләрен дә тыя алмады.

Алита сүзләренчә, әтисенә 318 нче маддә нигеәендә дә җинаять эше ачарга мөмкиннәр.

Яугастин – алты бала атасы. Бары тик Алита гына эшли, хәзер ул Стәрлетамакта яши, бөтен көчен әтисен яклауга бирә, адвокат яллый, акча җыю, әтисенә изоляторга әйберләр тапшыруны оештыра.

Алитаның 16, 14, 10, 9 һәм 3 яшьлек эне һәм сеңелләре бар. Әтиләре шушы зур гаиләне туендыручы, хуҗалыкны тулысынча үз җилкәләрендә алып баручы булган. Хатыны декрет ялында.

"Шушыларны искә алып, мәхкәмә аны йорт сагы да бирә алыр иде. Ул качып йөрмәде, йөзен яшермәде, тикшерү барышына да комачауламас иде. Илдә Гаилә елы игълан ителде. Әмма, беренчедән, куәт оешмалары хезмәткәрләре балага карата җинаять кылды, икенчедән, безнең әтиебезне, туендыручыбызны, "махсус хәрби операциядә" булучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрвакыт һуманитар ярдәм әзерләүче кешене тоткарладылар. Моны җавапсыз калдырырга ярамый. Бу хезмәткәрләргә карата каты җәза бирелергә, канунсыз тоткарланучылар иреккә җибәрелергә тиеш дип саныйм", ди Алита.

Балаларга әтиләре турында башта сөйләмәгәннәр. Ләкин алар моны мәктәптә ишетеп кайткан.

Мәктәптә бер малай сеңелләремнән "әтиегез төремщик, төрмәдә утыра" дип көлгән

"Кечкенәләргә башта әти эшкә китте, элемтә юк дигән идек. Мәктәптә бер малай сеңелләремнән "әтиегез төремщик, төрмәдә утыра" дип көлгән. Шул хәлдән соң дөресен сөйләргә туры килде. Борчылалар. Авырый башладыдар, әти кайчан кайта инде дип гел сорыйлар", ди Яугастинның өлкән кызы.

Шулай да ярдәм итүчеләр, теләктәшлек белдерүчеләр күп дип ул.

Алита беркем дә "килештермелгән митингта катнашам" дип килмәде, чит илләрдән аларны котыртучы булмады ди.

"Һәр кеше монда үзе аерым, Алсыновка чыгарылачак хөкем карарын ишетергә дип килде. Беркем дә митинг була дип килмәде. Чит илдәгеләр соңрак кына күтәреп алсалар алганнардыр, ә Баймак вакыйгаларына кадәр чит илләр турында, анда кемнеңдер котырта алуы турында белмәдек тә, ишетмәдек тә. Без хокукларыбызны гына якларга телибез. Русия белән бергәбез, ниндидер аерылу турында уебызда да юк", дип тәмамлады сүзен Алита Яугастина.

"Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" маддәсе нигезендә инде 30дан артык кеше тоткарланып, март уртасына кадәр сак астына алынды. Кемне өеннән, кемне эшеннән, кемне урамнан утыртып алып китәләр.

Тоткарланучылар арасында күп балалы аталар да күп. Мәсәлән, Илнур Һаҗиевның балигъ булмаган биш баласы бар, ә берсе – инвалид. Вилүр Карачуринның – биш баласы, берсе генә балигъ, Данис Гайсинның алты баласы бар, ә берсе инвалид һәм аңа чираттагы реабилитация курсы уза башларга кирәк. Күпчелек ирләр – гаиләләренең бердәнбер туендыручысы.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
  • Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиа 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә. Тоткарланганнан соң Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр иттеләр, ә Дим Дәүләткилдинның туганнары аның кыйналуы турында белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG