Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Дим Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын җиткерде


Башкортстанда каршылык чарасы
Башкортстанда каршылык чарасы

Активистны хастаханәгә салганнар, тик аның туганнары хастаханәдән документлар ала алмаган. Адвокаты ирнең авыр хәлдә Уфадагы хастаханәләрнең берсендә ятуын әйтә.

Башкорт активисты Дим Дәүләткилдинннең туганнары куәт оешмалары вәкилләре кыйнаганнан соң аның авыр хәлдә булуын сөйли, дип җиткерә RusNews.

Активистны тоткарлаулары турында 22 гыйнварда билгеле булды. Аны сорау алуга чакыру белән Баймак полициясенә баргач тоткарладылар. Шуннан соң Уфага алып киттеләр һәм янына адвокатны кертмәделәр. Дәүләткилдин Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап узган митингта катнашканы өчен "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эшендә гаепләнә.

Дәүләткилдинне хастаханәгә салганнар, тик аның туганнары хастаханәдән документлар ала алмаган. Адвокаты активистның авыр хәлдә Уфадагы хастаханәләрнең берсендә ятуын әйтә.

  • 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
  • "ОВД-Инфо" исәпләүләренә күрә, Баймактагы каршылык чараларыннан соң 16 кешегә җинаять эше, 123 кешегә административ эш ачылган. Хокук яклау медиапроекты бу уңайдан Башкортстанда волонтёрлар һәм адвокатларны эзләвен игълан итте. Idel.Реалии исә 18 кешегә җинаять эше ачылуын яза. Басма тоткарлаулар һәм мәхкәмәләр әле дәвам итә, дип искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG