Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда каршылык белдерүчеләр кабат активист Фаил Алсыновны хуплап митингка җыелды


Баймакта 17 гыйнварда үткән каршылык чарасы
Баймакта 17 гыйнварда үткән каршылык чарасы

Беренче тоткарлаулар турында хәбәр ителә.

Бүген, 19 гыйнварда, Башкортстан башкаласы Уфада дүрт елга хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап яңа митинг башланды.

"Вёрстка" язуынча, кешеләр Салават Юлаев һәйкәле янында җыелган. Полиция кайбер кешеләрнең документларын тикшерә һәм "канунсыз чара" өчен җаваплылык турында кисәтә, диелә. Җыелучылар исә "һәйкәл карарга килдек" дип җавап бирә һәм кайда теләсәләр шунда йөрешкә чыга алуларын әйтә дип җиткергән басма хәбәрчесе.

Шул ук вакытта "Вёрстка" беренче тоткарлаулар башлануын да хәбәр итә. Полиция кимендә ике кешене тоткаралаган диелә. Басма халыкның килүе дәвам итә, хәзер җыелучылар саны 200дән артык дип яза.

Моннан тыш куәт оешмалары вәкилләре аркасына "кара халык" дип язган хатын-кызны тоткарлаган. Кешеләр йолып калырга тырышса да, аны полиция алып киткән дип җиткерде ASTRA Telegram-каналы.

"Аспекты" хәбәрчесе Уфа вакыты белән сәгать 11гә (Казанча иртәнге тугызга) Салават Юлаев һәйкәле янына 500-1000 кеше җыелды дип хәбәр итте. Кешеләр җыелуын дәвам итә дип искәртелә.

  • Атна башыннан бирле Башкортстанда бу инде өченче каршылык чарасы.
  • 15 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе башкорт активисты Фаил Алсыновка карата хөкем карары чыгаруны 17 гыйнварга кичектерде.
  • Активистны якларга килгән халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны эштән алуны таләп итте. Русия Украинага каршы сугыш башлагннан бирле бу беренче иң зур протест чарасы булды.
  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
  • Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "массакүләм тәртипсезлекләр" турында җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG