Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада куәт оешмалары вәкилләре 370 чит ил ватандашын тикшергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшергән чакта мигрантларга Русия саклану министрлыгы белән контракт төзесәләр, ватандашлык биреләчәген дә искәртәләр диелә.

Уфа гарнизонының хәрби тикшерүчеләре шәһәрдәге 370 чит ил ватандашының Русиядә канунлы яшәү-яшәмәвен тикшергән. Бу хакта "Аспекты" яза.

"105 кешене шәхесләрен ачыклау һәм Русиядә канунлы яшәүләрен тикшерү өчен китерделәр, 27 кешене Русиядә яшәү кануннарын бозган өчен депортация көтә, элегрәк Русия ватандашлыгы алган 11 кешене хәрби исәпкә кую өчен хәрби комиссариатка озаттылар", диелә хәбәрдә.

Калган миргантларга Русия ватандашлыгы ала калсалар яшәү урыннарында хәрби исәпкә басарга кирәклеген аңлатканнар һәм Русия саклану министрлыгы белән контракт төзесәләр, ватандашлык биреләчәген әйткәннәр диелә.

Басма искәртүенчә, Уфа гарнизоны хәрби тикшерүчеләре Башкортстан тикшерү идарәсе вәкилләре, ФСБ, полиция хезмәткәрләре һәм Росгвардия белән берлектә хәзер мондый рейдларны даими рәвештә ясап тора.

2023 елның ноябрь-декабрь айларында Башкортстанда күптән түгел Русия ватандашлыгы алган 111 эшче мигрантны хәрби исәпкә куйганнар иде. Аларның өчесен хәрби чакырылыш кысаларында мәҗбүри хәрби хезмәткә алганнар, өчесе исә ихтыяри буларак контракт төзеп Русия гаскәренә ялланган. Мигрантларны эшли һәм яши торган урыннарыннан эзләгәннәр.

Татарстан башкаласында да эшче мигрантларны тикшерә башладылар.

Аерым алганда, Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән.

  • 2023 елның 19 октябрендә Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сугышта катнашмаган мигрантларны Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан 60 мең кеше Русия ватандашлыгы алган.
  • 2023 елның маенда Русия президенты Владимир Путин сугышка баручы чит ил контрактчыларына җиңел юл белән ватандашлык бирү турында фәрман имзалады.
  • Моңа кадәр Британия күзләве дә Русия ачык мобилизация игълан итмәс өчен сугышка эшче мигрантларны да җибәрә, дип хәбәр итте. Аларга гаскәргә кушылган өчен 2390 долларлык бонус һәм аена 4160 доллар хезмәт хакы тәкъдим итәләр диелде. Шулай ук сугышка барган мигрантларга Русия ватандашлыгын гадәттәгечә биш ел түгел, алты айдан бер елга кадәр вакыт эчендә бирергә вәгъдә итәләр.
  • 2022 елның җәендә Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы Украинадагы сугышка җибәрүләре бар дип, үз ватандашларын Русиядә эш сайлаганда сак булырга өндәгән иде.
  • "Кайбер яңалык каналлары Үзбәкстан һәм Кыргызстан ватандашларын Русиягә югары хезмәт хакы алып эшләргә чакыра торган игъланнар тарата. Бу игъланнарның төп максаты – кешеләрне Русия һәм Украина арасындагы низаг зоналарына җәлеп итү. Шуңа ватандашларыбызны чит илдә эшләү тәкъдим ителгән рәсми булмаган игъланнарга ышанмаска чакырабыз", диелгән иде агентлык хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG