Accessibility links

Британ күзләве: Русия ачык мобилизация игълан итмәс өчен сугышка эшче мигрантларны да җибәрә


Үзбәкстанның эшче мөһаҗирләре. Архив фотосы
Үзбәкстанның эшче мөһаҗирләре. Архив фотосы

Аларга гаскәргә кушылган өчен 2390 долларлык бонус һәм  аена 4160 доллар хезмәт хакы тәкъдим итәләр диелә.

Русиядә Үзәк Азиядән килгән эшче мигрантларны Украинадагы сугышка җибәрергә тырышалар, дип хәбәр итә Британия күзләве.

"Яллаучылар мәчетләргә һәм мөһаҗирлек офисларына барган. Мөһаҗирлек офисында таҗик һәм үзбәк телендә сөйләшүче хезмәткәр даими рәвештә мигрантларны сугышка барырга күндерергә тырыша", диелә.

Бу хакта Азатлык Радиосының инглиз телле хезмәте дә язды, аларга гаскәргә кушылган өчен 2390 долларлык бонус һәм аена 4160 доллар түләргә тәкъдим итәләр диелә. Шулай ук сугышка барган мигрантларга Русия ватандашлыгын гадәттәгечә биш ел түгел, алты айдан бер елга кадәр вакыт эчендә бирергә вәгъдә итәләр.

Британ күзләве искәртүенчә, ай саен югары хезмәт хакы һәм бонус түләргә вәгъдә итүләре мигрантларның кайберләрен бу тәкъдимгә ризалаштырырга мөмкин.

"Мигрантлар арасыннан хәрби хезмәткә алынучыларны мөгаен Украинадагы сугышта алгы сафка җибәрәләрдер", дип искәртә Британ күзләве.

"Мигрантларны сугышка җибәрү – Русия саклану министрлыгының Украинага каршы сугышка 400 мең ихтыяри җыярга тырышу максатының бер өлеше булып тора. Хакимиятләр мәҗбүри мобилизацияне кичектерергә тырыша күрәсең", диелә Британия саклану министрлыгы хәбәрендә.

  • Былтыр җәй Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы Украинадагы сугышка җибәрүләре бар дип, үз ватандашларын Русиядә эш сайлаганда сак булырга өндәгән иде.
  • "Кайбер яңалык каналлары Үзбәкстан һәм Кыргызстан ватандашларын Русиягә югары хезмәт хакы алып эшләргә чакыра торган игъланнар тарата. Бу игъланнарның төп максаты – кешеләрне Русия һәм Украина арасындагы низаг зоналарына җәлеп итү. Шуңа ватандашларыбызны чит илдә эшләү тәкъдим ителгән рәсми булмаган игъланнарга ышанмаска чакырабыз", диелгән иде агентлык хәбәрендә.
  • "МедиаХаб" иҗтимагый фонды редакциясе үзенең YouTube-каналында тикшерү чыгарган иде. Анда әйтелгәнчә, Үзәк Азия илләрендә, аерым алганда Кыргызстан һәм Үзбәкстанда яшәүчеләрне Русия төбәкләрендәге шәхси сак оешмаларына эшкә җыялар дип белдерелә. Мондый игъланнар социаль челтәрләрдә чыга. Чынлыкта исә, тикшеренү авторлары сүзләренчә, алар Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә алына һәм аларга Украинага каршы сугышкан өчен ай саен 240 мең сум түләргә тәкъдим итәләр.
  • Быел 1 апрельдән Русия гаскәре өчен контрактчылар туплый башлый, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.
  • Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк.
  • "Вёрстка" басмасы язуынча, хәрби комиссариатлар Русия гаскәренең кытлык туган хәрби белгечләре санын тулыландырырга тырыша, хәзерге вакытта бу – ныгытылган хәрби машина йөртүчеләр һәм ариллеристлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG