Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы контрактчыларны җыя башлый – максат 400 мең кешене туплау


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк.

1 апрельдән Русия гаскәре өчен контрактчылар туплый башлый, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.

Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк. Саклану министрлыгы ниятләвенчә, әйтик, Чиләбе һәм Свердау өлкәләрендә хәрби килешүне – 10 мең, Пермь краенда исә – 9 мең кеше имзаларга тиеш.

Шул ук вакытта Воронеж өлкәсендә яшәүчеләргә нәкъ былтыр сентябрьдә Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткән чактагы кебек үк, сишәмбе көнне – 14 мартта хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре тапшырыла башлавы билгеле булды. Төбәк хакимиятләре моны бары тик хәрби исәптә торучылар турындагы белешмәләрне яңарту өчен генә эшләнә дип ышандыра.

"Вёрстка" басмасы язуынча, хәрби комиссариатлар Русия гаскәренең кытлык туган хәрби белгечләре санын тулыландырырга тырыша, хәзерге вакытта бу – ныгытылган хәрби машина йөртүчеләр һәм ариллеристлар. Үз чиратында Кремль сүзчесе Дмитрий Песков элеккеге кебек үк, мобилизациянең икенче дулкыны булмаячак дип ышандыра. "Кремльдә бу хакта фикер алышу юк", дип белдерде ул.

  • Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен хәрбиләре саны җитмәү сәбәпле, мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин дигән имеш-мимешләр медиаларда узган ел ахырыннан бирле чыгып килә. Аерым алганда бу хакта Көнбатышның берничә иле күзләве һәм Украина хакимиятләре дә кисәтте. Кремль мондый ниятләр булуын кире кагып килә.
  • Рәсми саннарга күрә, узган елның сентябреннән башлап, "өлешчә мобилизация" кысаларында, запаста торган 330 мең русиялене хәрби хезмәткә алганнар. Октябрь ахырында Русия саклану министры Сергей Шойгу мобилизация төгәлләнде дип белдерде. Шуннан соң Путин да сугышка алуларның бетүен игълан итте, әмма бу хакта фәрман имзаламады. Шул рәвешле рәсми яктан караганда Русиядә мобилизация әле дә дәвам итә.
  • Гыйнварда Русия саклану министры Сергей Шойгу өч ел эчендә Русия армиясендәге гаскәриләр санын 1,5 миллионга кадәр арттыру бурычы куелуын игълан итте. Аларның яртысы диярлек контрактчылар булыр дип көтелә. Шул ук вакытта бу көннәрдә Русия думасына мәҗбүри хәрби хезмәткә бару вакытын 27 яшьтән 30 яшькә арттырып куюлары турында канун өлгесе кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG