Accessibility links

Кайнар хәбәр

Армиягә 30 яшькәчә ала башлыйлар. Мобилизация урынынамы бу?


Көзге чакырылышта гаскәргә алынган егетләр, Омски, 10 ноябрь 2022
Көзге чакырылышта гаскәргә алынган егетләр, Омски, 10 ноябрь 2022

2023 елның язгы хәрби чакырылышында Русия армиясенә хезмәткә 30 яшькә кадәр ирләрне алачаклар. Хәрби өлкәдә хокук яклаучы Сергей Кривенко язын хәрби хезмәткә чакырылучыларны инде җәй сугышка җибәреп була ди.

Русиядә гаскәргә алу кагыйдәләре үзгәрә. 2023 елның язгы хәрби чакырылышта Русия армиясенә хезмәткә 30 яшькә кадәр ирләрне алачаклар. Бу хакта "Парламентская газета" басмасына әңгәмәдә Русия думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов белдерде.

Аның сүзләренчә, язгы чакырылышка кадәр һәр хәрби комиссариат яңа таләпләргә эләккән кешеләр санын хисапларга һәм бу саннарны "хәрби бирем"гә туры китерергә тиеш булачак.

Әлегә сүз хәрби чакыру яшенең югары чиге турында бара. Беренче вакытта хәрби хезмәткә 18дән 30 яшькә кадәр егетләрне чакырачаклар, ди Картаполов.

Бүгенге канун нигезендә Русия армиясенә 27 яшькәчә ирләр чакырыла. Канунга үзгәрешләр әле кабул ителмәде, 30 яшькәчә ирләрне гаскәргә алу нинди канун нигезендә башкарылачак - билгесез.

"Гражданин. Армия. Право" оешмасыннан хокук яклаучы Сергей Кривенко бу, беренче чиратта, Русиядә демографик хәлнең катлаулы булуы һәм Украинада Русиянең уңышсызлыклары белән бәйле дип саный.

"Әлегә мобилизациянең икенче дулкынын оештырмаска, ә армиягә чакырылучыларны кулланырга карар кылганнар дигән фикер туа. Яз чакырылучыларны инде дүрт айдан фронтка җибәреп булачак", дип сөйләде Кривенко "Настоящее время" каналы эфирында.

Аның сүзләренчә, русияләр мобилизациягә уңай карамый, "план" тутыру өчен күп чыгымнар һәм ресурслар кирәк. Шуңа күрә солдатларны мәҗбүри гаскәргә җыю җиңелрәк булырга мөмкин.

— Русиядә хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә кадәр озайтуның сәбәпләре нидә? Күпме кеше армиягә эләгергә мөмкин?

— Төгәл исәпләүләрне күргәнем булмады, күрәсең, бу демографик вазгыять белән бәйле. Русиядә кимендә Икенче дөнья сугышыннан бирле демографик "кайтаваз" килә, моңа 1990нчы елларда балалар тууның кимүе дә өстәлде. Аерым чорларда шундый зур "чокырлар" барлыкка килә.

— Декабрьдә моңа охшаш тәкъдим белән саклану министры Сергей Шойгу чыкты һәм ул түбәнге яшь чиген дә 21 яшькә кадәр күтәрергә кирәк диде. Бу идеядән баш тарттылармы? Берничә ел дәвамында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр кешеләрне алачаклармы?

— Моны яшьне арттыру, хәрби хезмәткә чакырылучыларның санын арттыру махсус операциясе дип атарга мөмкин.

Аңларга кирәк, хәзер сугыш бара һәм саклану министрлыгы гаскәргә алынучылар һәм Русия ирләренең яхшы тормышы турында түгел, ә армиягә ничек итеп солдатлар тутыру турында уйлый. Былтыр яз һәм җәй буена кешеләрне контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар, төбәкләрдә батальоннар төзелде, ләкин вербовка планнары тиешенчә тормышка ашмады. Күрәсең, алар гаскәрнең югалтуларын тутыра алмады һәм көзен мобилизация уздырырга мәҗбүр булды.

— Ничек уйлыйсыз, бу идеяне халыкка ничек тәкъдим итәчәкләр һәм русияләр моңа нинди мөнәсәбәт белдерәчәк?

— Җәмгыятьнең реакциясе — иң мөһим сорауларның берсе. Гомумән алганда, мобилизациянең беренче дулкынын халык "йотып җибәрде". Мәскәүдә, Дагыстанда һәм тагын бер-ике төбәктә генә мобилизация проблемлы булды, планнарны киметергә туры килде. Мәскәүдә башта 16 мең кеше алалар дигәннәр иде, аннары 9 мең, 6 мең турында сүз барды. Урамнан барган җирдән тотып хәрби комиссариатларга алып китүләр булды, халык үзе теләп военкоматка барырга теләмәде. Нәтиҗәдә Собянин бу эшне туктатты.

Бу да хакимиятнең җәмгыять кәефләрен игътибар белән күзәтеп торуын сөйли. Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш авыр узган дигән хәбәрләр дә бар. План үтәлмәгән булырга мөмкмин (бу хакта әле төгәл генә белмибез, саннар әйтелмәде). Хакимиятләр егетләрне эзләүгә бандитлар һәм җинаятьчеләрне эзләүче полиция хезмәткәрләрен җәлеп итте. Һәм аларның моның өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар - телефоннары аша табу, күзәтү камераларын карау.

Хәрби пропаганданың көчәюе дә хакимиятләрнең язгы чакырылышта авырлыклар көтүен күрсәтә. Мобилизациянең икенче дулкыны беренчесе кебек җиңел генә узмаска мөмкин.

— Мобилизациянең икенче дулкынын булдырмас өчен язгы чакырылыш яңа кагыйдәләр белән узарга мөмкинме? Икенче дулкын турында күп сөйлиләр, ләкин әлегә берни күренми.

— Русия хакимиятләре берничә куркыныч арасында тора. Бер яктан фронттагы хәлләр солдатлар санын арттыруны таләп итә, хәрбиләр дә моны сорый. Шойгу гаскәр штатын 1,5 миллионга кадәр арттыруны сорады. Бу мобилизациянең икенче дулкыны булачак икән дигән сүзләргә китерде. Ләкин гаскәрдә хәрбиләр санын арттыру турында президент фәрманы әле булмады. Һәм бу да мобилизациянең икенче дулкынын кичектереп торуга, хәрби хезмәткә чакырылучыларны кулланып карауга ишарә ясый.

— Әмма кануннарга ярашлы, мәҗбүри хезмәттәгеләрне сугышка җибәрергә ярамый.

— Русия кануннары хәрби хезмәткә чакырылучыларны сугыш барган урыннарга җибәрүне тулысынча тыймый. Әлегә бердәнбер чикләү бар: аларны сугышка бары тик дүрт ай әзерлек узганнан гына соң кертергә ярый. Димәк, былтыр көз чакырылганнар инде язда ук сугыш барган урыннарга җибәрелергә мөмкин, хәтта срочник буларак та. Бу формаль әйберләр, кәгазьдә солдатлар әзерлек узды дип язарга мөмкин, тикшерүчеләргә шулай дип хисап бирергә була.

Алай гына түгел, срочникларны хәзер контракт төзергә этәрергә тырышалар, кайчак мәҗбүр дә итәләр, ниндидер өстенлекләр, акча вәгъдә итәләр.

Язын чакырылучыларны да әзерләп, җәй инде сугышта куллана алалар. Әлеге мөмкинлекне бары тик иҗтимагый фикер генә чикләп тора. Срочникларны сугышка җибәрү идеясе җәмгыятьтә бер дә популяр түгел. Әмма мобилизация вакытында мондый кәефләр бераз йомшарырга мөмкин.

  • Декабрь азагында Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия армиясенә чакыру яшен 21 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Русия президенты Владимир Путин аның бу тәкъдимен хуплады. Әлегә хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәр ирләрне алалар.
  • Моннан тыш Путин Русия армиясендә хәрбиләрнең санын миллион ярым кешегә арттырды.
  • Көнбатыш һәм Украина хәрби белгечләре әйтүенчә, Русиягә Украинадагы сугышта хәрбиләр саны җитми, хәрби чакырылыш яшен күтәрү һәм Русия армиясендә хәрбиләр санын арттыруны алар шуның белән бәйли.
  • 2022 елның 21 сентябрендә Владимир Путин илдә мобилизация игълан итте. Русия рәсмиләре аны "өлешчә" дип атый һәм аның барышында 300 мең кеше чакыртылган дип белдерә. Украина күзләве гыйнварда мобилизациянең яңа дулкыны булачак дип хәбәр итә.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG