Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елның язында Русия армиясенә 30 яшькә кадәр ирләрне алырга җыеналар


Хәрби чакырылыш яшен 21дән 30га кадәр үзгәртү тәкъдим ителсә дә, әлегә 18 яшьтән 30 яшькә кадәр ирләрне чакырту күздә тотыла. Мондый систем 1 елдан 3 елга кадәр булырга мөмкин, ди дәүләт думасы депутаты.

2023 елның язгы хәрби чакырылышта Русия армиясенә хезмәткә 30 яшькә кадәр ирләрне алачаклар. Бу хакта "Парламентская газета" басмасына әңгәмәдә Русия думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов белдерде.

Аның сүзләренчә, язгы чакырылышка кадәр һәр хәрби комиссариат яңа таләпләргә эләккән кешеләр санын хисапларга һәм бу саннарны "хәрби бирем"гә туры китерергә тиеш булачак.

Әлегә сүз хәрби чакыру яшенең югары чиге турында бара. Беренче вакытта хәрби хезмәткә 18дән 30 яшькә кадәр егетләрне чакырачаклар, ди Картаполов.

Тәкъдим ителгән яңа системга күчү – хәрби хезмәткә 21 яшьтән 30 яшькә кадәр ирләрне чакыру – бер елдан өч елга кадәр вакыт алачак, ди Дәүләт думасы депутаты. Моның өчен берничә канунга үзгәреш кертергә кирәк булачак.

Декабрь азагында Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия армиясенә чакыру яшен 21 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Русия президенты Владимир Путин аның бу тәкъдимен хуплады. Әлегә хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәр ирләрне алалар.

Моннан тыш Путин Русия армиясендә хәрбиләрнең санын миллион ярым кешегә арттырды.

Көнбатыш һәм Украина хәрби белгечләре әйтүенчә, Русиягә Украинадагы сугышта хәрбиләр саны җитми, хәрби чакырылыш яшен күтәрү һәм Русия армиясендә хәрбиләр санын арттыруны алар шуның белән бәйли.

2022 елның 21 сентябрендә Владимир Путин илдә мобилизация игълан итте. Русия рәсмиләре аны "өлешчә" дип атый һәм аның барышында 300 мең кеше чакыртылган дип белдерә. Украина күзләве гыйнварда мобилизациянең яңа дулкыны булачак дип хәбәр итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG