Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эшче мигрантларны тикшерәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төзелеш барган урыннарга, базарларга рейдлар булган. Русия ватандашлыгы алса да, хәрби исәпкә басудан качып йөрүче 45 кешене ачыклаганнар диелә.

Татарстан башкаласында эшче мигрантларны тикшерә башлаганнар. Тәртип саклау оешмалары вәкилләре Казанның Совет, Киров һәм Мәскәү районнарындагы төзелеш барган урыннарда булган, дип җиткерә Татарстан тикшерү комитетының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Вечерняя Казань".

Русия ватандашлыгы булса да, хәрби исәпкә басмаган 45 мигрантны ачыклаганнар. Төзелеш мәйданчыкларыннан тыш, шәһәрдәге зур базарларны да ткишерүләре әйтелә.

Мәсәлән Яңа Савин районында урнашкан "Привоз" базарына рейд булган. Бу хакта "Бизнес Оnline" язды.

"Документларны тикшерделәр. Нигездә кайда теркәлгән булуларын, кайда яшәүләрен", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе. Аның әйтүенчә, якынча ун кешене куәт оешмалры вәкилләре "төгәллек кертү өчен" үзләре белән алып киткән.

Кайбер сатучылар бу рейдларны Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да булган теракт белән бәйләгән. Әмма базар мөдире урынбасары басмага мондый тикшерүләр базарда якынча айга бер булып тора дип сөйләгән. Ул моны теракт белән бәйледер дип ышандырып әйтә алмаган.

"Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

Моңа кадәр март аенда да Казандагы полиция мигрантлар арасында хәрби исәпкә куердай кешеләрне эзләп шәһәрнең зур төзелешләрендә рейдлар үткәргән иде.

Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә Русия паспортлары алган 39 мигрантны исәпкә куйдылар.

Күптән түгел Башкортстанда да узган елның соңгы ике аенда 111 мигрантны ачыклап хәрби исәпкә куюлары хәбәр ителде. Моның өчен тикшерүчеләр хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән берлектә эшче мигрантларның яши һәм эшли торган урыннарына рейдлар ясаганнар.

Аларның өчесен хәрби чакырылыш кысаларында мәҗбүри хәрби хезмәткә алганнар, өчесе исә ихтыяри буларак контракт төзеп Русия гаскәренә ялланган.

Русия ватандашлыгы булган эшче мигрантларны былтыр көз мәчетләрдән дә эзләгәннәр иде.

Әйтик, 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре чираттагы рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар иде.

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Азатлык белән сөйләшкәндә Русия ватандашлыгы алган мигрантлар җәмгыятьтә хокуклары аз якланган вәкилләр булып санала, аларның ватандашлыкны югалту куркынычы да бар, дип фикер белдергән иде. "Ротациягә хәрбиләр кирәк. Күрәсең, хакимият мобилизациягә әзер түгел. Бу якынлашучы сайлау һәм илдәге вазгыять белән бәйле. Алар ризасызлык белдерүчеләр артыр дип курка", диде ул.

Cәясәтче Борис Вишневский сүзләренчә, Русия ватандашлыгы алган мигрантларны сугышка җибәрү җәмгыятьтә зур ризасызлык уятмаячак. Ә менә ватандашлыкларын югалтулары һәм илдән сөрелүләре бик ихтимал дип саный ул.

  • 2023 елның 19 октябрендә Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сугышта катнашмаган мигрантларны Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан 60 мең кеше Русия ватандашлыгы алган.
  • 2023 елның маенда Русия президенты Владимир Путин сугышка баручы чит ил контрактчыларына җиңел юл белән ватандашлык бирү турында фәрман имзалады.
  • Моңа кадәр Британия күзләве дә Русия ачык мобилизация игълан итмәс өчен сугышка эшче мигрантларны да җибәрә, дип хәбәр итте. Аларга гаскәргә кушылган өчен 2390 долларлык бонус һәм аена 4160 доллар хезмәт хакы тәкъдим итәләр диелде. Шулай ук сугышка барган мигрантларга Русия ватандашлыгын гадәттәгечә биш ел түгел, алты айдан бер елга кадәр вакыт эчендә бирергә вәгъдә итәләр.
  • 2022 елның җәендә Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы Украинадагы сугышка җибәрүләре бар дип, үз ватандашларын Русиядә эш сайлаганда сак булырга өндәгән иде.
  • "Кайбер яңалык каналлары Үзбәкстан һәм Кыргызстан ватандашларын Русиягә югары хезмәт хакы алып эшләргә чакыра торган игъланнар тарата. Бу игъланнарның төп максаты – кешеләрне Русия һәм Украина арасындагы низаг зоналарына җәлеп итү. Шуңа ватандашларыбызны чит илдә эшләү тәкъдим ителгән рәсми булмаган игъланнарга ышанмаска чакырабыз", диелгән иде агентлык хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG