Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Намаздан соң – сугышка". Котельники шәһәрендә мөселманнарны мәчеттән хәрби комиссариатка алып киткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре чираттагы рейд уздырган һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып киткән. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде, сәясәт белгече исә, мәчетләргә каршы көрәшнең яңа формасы барлыкка килде дип сөйләде.

Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә куәт оешмалары җомга намазы вакытында килде. Моңа кадәр Мәскәү өлкәсендәге мәчетләрдә узган рейдлар да җомга намазында оештырылды. Бу мөселманнарның, бигрәк тә мигрантларның бер урында күпләп җыела торган вакыты.

Куәт оешмалары мөселман үзәген тикшерү сәбәбе белән килүен белдергән. Мәхәллә җитәкчесе Cалават Ибатуллин IslamNews-ка сөйләвенчә, рейдта Росгвардия, прокуратура, медицина һәм янгын сүндерү хезмәте вәкилләре катнашкан.

"Чираттагы тапкыр китапларны тикшерделәр һәм үзәкнең янгын иминлеге нормаларына туры килү-килмәвен карадылар. Намаз тәмамлану белән кешеләрне якынча биш автобуска утыртып күршедәге Люберец шәһәрендәге хәрби комиссариатка алып киттеләр. Алар анда берничә сәгать булды. Соңгы кеше хәрби комиссариаттан 21:30да чыкты", дип белдерде Ибатуллин.

Хәрби комиссариатта ир-атларның документларын алганнар һәм аларга медицина тикшерүе уздырганнар. Тоткарланучыларның берсе комиссариаттагы сөйләшүләрне телефонына яздырып барган.

"Дежур бүлеге аша гына йөрергә кирәк. Аңладыгызмы? Дежур торучыларда язылабыз һәм медицина комиссиясе кирәкле кешеләр штабка бара. Штабтан кайтканнан соң держур торучыда билгеләнәбез һәм шөгыльләнергә китәбез. Без көндезге ашка кадәр һәм төштән соң тагын ике сәгать шөгыльләнәбез. Барыгызга да көн тәртибен ятларга кирәк. Шәхси составны тикшереп җыелабыз. 13 сәгатьтә барыгыз да монда плацта булырга тиеш", дип боерган сүзләр ишетелә аудиоязмада.

Тоткарланучылар арасында җырчы, "Беренче канал"дагы музыкаль шоуда катнашучы Мамут Усеинов та булган. Ул Instagram-да Люберецтан соң Балашихадагы җыелу пунктына алып китүләрен белдерде. Анда тоткарланучыларны басым астында Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткәннәр.

"Кичен безгә бер елга контракт төзергә куштылар, баш тартучыларга төрмә белән янадылар. 21 октябрьдә иртән безне махсус хәрби операциягә юллаячакларын ишеттем. Соңрак полковник белән очрашу вакытында хезмәт итәргә чакырачакларын аңладым. Әмма ни рәвешле? "Камап алыпмы?", дип язды ул.

Адвокат Марат Ашимов Азатлыкка сөйләвенчә, хәзерге вакытта тоткарланган мөселманнарны яклау юлларын карыйлар.

"Безгә мөселманнар мөрәҗәгать итте. Алар үз хокукларын якларга тели, чөнки монда канун бозу бар. Тоткарлауда беркетмә төзелмәгән һәм аларны ике сәгать дәвамында тотканнар. Хәзер без ярдәм юллары турында уйлыйбыз", диде ул.

Аныңча, тоткарланган мөселманнар иреккә җибәрелгән. Аларны хәрби исәптә торганнармы, хезмәт иткәннәрме дип тикшергәннәр.

"Хәрби комиссариатка китерү тоткарлау юлы белән эшләнми. Аның процедурасы башка", дип өсти ул.

Бу Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд үткәрү генә түгел. Быелның 7 июлендә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Ул вакытта хәрби комиссариатка алып китү очраклары булмады. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде.

Бер атнадан — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Cоңрак мәхкәмә бу эшләрне туктатты.

"НЕРУССКИЙ" Telegram-каналын алып баручы, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов мәчет һәм намаз бүлмәләре белән көрәш юлы башка форма алды дип саный.

Төп мотив — ротациягә хәрбиләр кирәк. Күрәсең, хакимият мобилизациягә әзер түгел

"Монда бер көтелмәгән хәбәр дә юк. Русия ватандашлыгы алган мигрантларның ихтыяри-мәҗбүри төстә армиягә алыначагы турында күп сөйләнде. Баш тарта алмасыннар өчен канун кабул итәргә теләүләре әйтелде. Төп мотив — ротациягә хәрбиләр кирәк. Күрәсең, хакимият мобилизациягә әзер түгел. Бу якынлашучы сайлау һәм илдәге вазгыять белән бәйле. Алар ризасызлык белдерүчеләр артыр дип курка.

Хәзер мигрантлар белән көрәшү урыны итеп мәчет, намаз бүлмәсе алынды. Берничә ай элек Мәскәү өлкәсендәге мәчетләрдә рейдлар булды, зур низаг чыкты. Русия Диния нәзарәте Русия президенты идарәсенә мөрәҗәгать итте. Шуннан соң берничә айга тынып тордылар. Хәзер без әлеге кампаниянең кабаттан башланганын, намаз уку бүлмәләренә басым дәвам итүен күрәбез. Моңа мәчет төзергә теләмәү дә керә. Бу эш бары башка формада — мобилизация форматында эшләнә. Куәт оешмалары үзләре өчен берьюлы ике файдалы эш эшли", ди ул.

Русия ватандашлыгы алган мигрантлар җәмгыятьтә хокуклары аз якланган вәкилләр булып санала. Мөхәммәтов аларның ватандашлыкны югалту куркынычы да бар дип уйлый.

"Теләсәләр, ватандашлыкны алган вакыттагы җитешсезлекләрне табарга була һәм ватандашлыкны яңадан тартып алырга мөмкин", дип исәпли ул.

Cәясәтче Борис Вишневский сүзләренчә, Русия ватандашлыгы алган мигрантларны сугышка җибәрү җәмгыятьтә зур ризасызлык уятмаячак. Ә менә ватандашлыкларын югалтулары һәм илдән сөрелүләре бик ихтимал дип саный ул.

Быелның 19 октябрендә Русия тикшерү комитеты Александр Бастрыкин сугышта катнашмаган мигрантларны Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан 60 мең кеше Русия ватандашлыгы алган.

2023 елның маенда Русия президенты Владимир Путин сугышка баручы чит ил контрактчыларына җиңел юл белән ватандашлык бирү турында фәрман имзалады.

Моңа кадәр Русия ачык мобилизация игълан итмәс өчен сугышка эшче мигрантларны да җибәрә, дип хәбәр итте Британия күзләве.

"Мигрантларны сугышка җибәрү – Русия саклану министрлыгының Украинага каршы сугышка 400 мең ихтыяри җыярга тырышу максатының бер өлеше булып тора. Хакимиятләр мәҗбүри мобилизацияне кичектерергә тырыша, күрәсең", диелде Британия саклану министрлыгы хәбәрендә.

Аларга гаскәргә кушылган өчен 2390 долларлык бонус һәм аена 4160 доллар хезмәт хакы тәкъдим итәләр диелде. Шулай ук сугышка барган мигрантларга Русия ватандашлыгын гадәттәгечә биш ел түгел, алты айдан бер елга кадәр вакыт эчендә бирергә вәгъдә итәләр.

  • Былтыр җәй Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы Украинадагы сугышка җибәрүләре бар дип, үз ватандашларын Русиядә эш сайлаганда сак булырга өндәгән иде.
  • "Кайбер яңалык каналлары Үзбәкстан һәм Кыргызстан ватандашларын Русиягә югары хезмәт хакы алып эшләргә чакыра торган игъланнар тарата. Бу игъланнарның төп максаты – кешеләрне Русия һәм Украина арасындагы низаг зоналарына җәлеп итү. Шуңа ватандашларыбызны чит илдә эшләү тәкъдим ителгән рәсми булмаган игъланнарга ышанмаска чакырабыз", диелгән иде агентлык хәбәрендә.
  • "МедиаХаб" иҗтимагый фонды редакциясе үзенең YouTube-каналында тикшерү чыгарган иде. Анда әйтелгәнчә, Үзәк Азия илләрендә, аерым алганда Кыргызстан һәм Үзбәкстанда яшәүчеләрне Русия төбәкләрендәге шәхси сак оешмаларына эшкә җыялар дип белдерелә. Мондый игъланнар социаль челтәрләрдә чыга. Чынлыкта исә, тикшеренү авторлары сүзләренчә, алар Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә алына һәм аларга Украинага каршы сугышкан өчен ай саен 240 мең сум түләргә тәкъдим итәләр.
  • Гыйнварда Русия саклану министры Сергей Шойгу өч ел эчендә Русия армиясендәге гаскәриләр санын 1,5 миллионга кадәр арттыру бурычы куелуын игълан итте. Аларның яртысы диярлек контрактчылар булыр дип көтелә.
  • 1 апрельдән Русия үзенең гаскәре өчен контрактчылар туплый башлады, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән дип хәбәр ителде. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.
  • Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG