Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга эшчеләр җитми. Мигрантларның яңа дулкынын көтәргәме?


Кадрлар кытлыгына мобилизация китерде ди белгечләр. Санкцияләр шартларында Татарстанда югары технологияле җитештерү оештырып булмый, шул сәбәпле эшчеләр миграциясе көчәячәк дип саный алар.

Татарстан хезмәт министрлыгы мәгълүматына караганда, республикада 68 мең эшчегә ихтыяҗ барлыкка килгән. Рәсмиләр бу кытлыкның сәбәпләрен аңлатмый. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң, аеруча мобилизациядән соң күп кенә кешенең читкә качып китүенә, йә сугышка алынуына бәйле икәне аңлашыла ди экспертлар. Азатлык Татарстанның хезмәт базарына күзәтү ясады һәм икътисадчылар белән сөйләште.

Мобилизациядән соң Татарстанда кадрларга кытлык барлыкка килү турында еш әйтелә башлады. "Алабуга" махсус икътисади зонасы Нью-Йоркта Таймс-скверда "Өйгә кайтырга вакыты җитте" дигән чакыру белән реклам тактасы элде. Оешманың баш мөдире Тимур Шәгыйвәлиев бүген авиатөзелеш, микроэлектроника, биотехнологияләр өлкәсендә белгечләрнең кире Русиягә, Татарстанга, "Алабуга"га кайтуы кирәк" дип белдерде.

Эшчеләр җитмәве турында Татарстан рәсмиләре дә ачыктан-ачык әйтә башлады. Республиканың хезмәт министры Эльмира Зарипова иң зур кытлык Кама аръягында күзәтелә дип белдерде. Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренә 12 мең эшче кирәк.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанның икътисады көтелгән дәрәҗәгә күтәрелмәсә дә, Русиядән яхшырак күренә. Татарстанның 2022 елда эчке тулаем җитештерүе (ВРП) якынча 3,7 трлн сум, ягъни, 2021 ел белән чыгыштырганда 0,6 процентка күбрәк булыр дип фаразланса, Русиянеке, киресенчә, 2,5 процентка кимрәк булыр дип көтелә. Республикада мәшгульлек 62,8 процент тәшкил итә. Бу да Русия күрсәткеченнән яхшырак санала.

HeadHunter: 30 меңгә якын вакансия

HeadHunter вакансияләр хезмәте сайтында бүген Татарстанда 29 764 эш тәкъдим ителгән. Иң күп игъланнар Казан шәһәренә туры килә - 17 426 эш урыны. Чаллы - 6 107, Түбән Кама - 1 259, Әлмәт - 1 095, Алабуга - 677, Яшел Үзән - 501 вакансия тәкъдим итә.

Татарстандагы 20 мең игъланда хезмәт хакы 40 мең сумнан, 7,5 мең очракта - 80 мең сумнан башлана диелгән. Республикада сәүдә менеджеры, машина йөртүче, курьер, төзелештә эшләүче кешеләргә, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ зур.

Чаллыдагы "Камаз" ширкәтенә бүген 358 белгеч җитми. Аеруча, инженер-конструктор (36), слесарь (28), гади эшче (22), машина йөртүче (22), бухгалтер (21) белгечләренә кытлык булуы күренә.

"Алабуга" махсус икътисад зонасы 515 белгеч эзли. Башка төбәкләрдәге бүлекчәләренә дә кадрлар кирәклеген исәпкә алганда, вакансияләр 1 263кә җитә.

"Татнефть" ширкәте 57 вакансия элеп куйган. Игъланнардан күренгәнчә, оешмага эшчеләр җитми.

Сугыш шартларында хәрби сәнәгать оешмаларында кадрларга кытлык арткан. Казан авиация заводы үзенә 31 белгеч эзли. Бигрәк тә токарь, инженер, осталар кирәк. Казан боралак заводына 57 белгеч таләп ителә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур. Чаллының 7нче сырхауханәсе бүген 56 вакансия, шул исәптән 23 табиб вазифасы тәкъдим итә. Казанның 20нче хастаханәсенә 28 белгеч кирәк.

Аерым зур оешмалар үзенә хезмәткәрләрне HeadHunter хезмәте аша эзләми. Шуңа да күпме белгечкә ихтыяҗ булуын әйтүе кыен. Интернетта бер вакансия дә элмәгән "Казан оргсинтез" заводында эшләүче (исемен әйтмәү шарты белән) җитештерүдәге хәлләр турында сөйләде.

"Монда вакансияләр бик күп. Һәр цехка эшче кирәк дип әйтергә мөмкин. Мобилизациядән соң эш урыннары артты. Өлгереп булмый. Хәзер һәр җитәкче эшче эзли", диде ул.

Татарстан чит төбәкләрдән кадрлар китерергә тели

Татарстан түрәләре кадрлар җәлеп итү юлларын эзли башлады. Мобилизациядән соң Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко төбәкләр арасында вакытлыча хезмәт миграциясе програмы кабул итәргә чакырган иде. Ул эшсезләр күп булган төбәкләрдән белгечләр чакырырга кирәк дип белдерде.

Хезмәт министры Эльмира Зарипова кадрларга кытлык проблемын чишү юлларын 14-19 яшьтәге яшүсмерләрне эшкә урнаштыруда һәм чит төбәкләрдән яшьләрне китертүдә күрә. Быелдан хәрби сәнәгать оешмаларына чит төбәктән эшләргә килүчеләргә Русия хөкүмәте компенсация бирә башлаячак. Татарстан бу програмнан файдаланырга җыена.

2022 елның беренче яртысында Татарстанда 153 мең чит ил кешесе миграция исәбенә алынган булган. Бу 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда 57 процентка күбрәк. Узган елның 10 аенда Татарстанга 75,7 мең мигрант килгән, 67,2 меңе кире киткән.

"Кадрлар кытлыгы хезмәт хакына бәйле"

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, икътисадчы Вадим Хоменко фикеренчә, вакансияләрнең артуы лаеклы хезмәт хакы булмауга барып тоташа.

"Беренче чиратта, бу хезмәт хакының тиешле дәрәҗәдә булмавы белән бәйле. Оешмаларның хезмәткәрләр белән тәэмин ителүе шуңа барып тоташа. Бу белгечләрне җәлеп итүдә киртә тудыра. Татарстанда 52 мең сумлык хезмәт хакы - ул уртача сан гына. Монда дифференция дәрәҗәсе күпкә зуррак. Дөньяда керемнәрнең 8-9 тапкырга аерылуы норма санала. Русиядә рәсми күрсәткечләрдә генә дә керемнәр 13-14 тапкырга аерыла. Хәтта авыл җирендә дә 60 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителгән сыер савучыга кытлык күзәтелә. Бүген кешеләрнең ихтыяҗы үзгәрде, аларга уңайлы эш мөһимрәк санала. Хәзер хезмәт хакы кешеләрнең ихтыяҗыннан калыша. Яшьләр 150 мең сум акча эшләргә омтыла, шунлыктан IT өлкәсенә китә.

Минемчә, Татарстан өчен кадрлар кытлыгы 68 меңгә җитүе куркыныч түгел. Казанда "транспорт йөртүчесе кирәк" дигән игъланнар даими эленеп тора. Әмма 60-70 мең сумлык хезмәт хакына кешеләр бармый. Әлеге эш урыннары мигрантлар хисабына каплана. Шуны әйтергә кирәк, сез көнбатыш заводларында 1 мең доллар ала торган югары технологияле белгечләрне таба алмыйсыз. Ә бит Русиядә чыгымнар көнбатыш дәрәҗәсенә җитте", ди ул.

Хоменко сүзләренчә, бүген кадрлар кытлыгы җитештерү өлкәсендә аеруча нык сизелә.

"Технологияләр куллану мөмкинлеге кимеде. Миграция кирәк"

Татарстан инвестицияләр агентлыгының элекке җитәкчесе, икътисадчы Линар Якупов кадрлар кытлыгына мобилизация дә йогынты ясады дип саный.

"Бу безнең ресурслар икенче юнәлешкә китте дигән сүзне аңлата. Күп оешмаларда хезмәткәрләр мобилизация аркасында китәргә мәҗбүр булды. Аннан соң чит илгә китүчеләр бар. Бу - факт. Аларны алыштырырга кешеләр кирәк", ди ул.

Шул ук вакытта ул Татарстан инвестиция, икътисади үсештә ди ул. Якупов республикада яңа җитештерүләр ачылуын, трейдинг үзәкләр төзелүен, ә эшчеләр җитмәвен әйтә.

"Ике юл бар. Беренчесе - югары автоматлаштырылган технологияле җитештерүгә күчү. Анда кеше азрак кирәк. Икенчесе - җитештерүне бүгенге юл белән үстереп, халык санын арттыру. Шуңа күрә миграция булачак. Русиянең эченнән дә, чит илдән дә кешеләр киләчәк. Санкцияләрне исәпкә алсак, бүген күп технологияләрне куллану мөмкинлеге кимеде. Без кул белән эшли торган җитештерүгә кайтып калдык дияргә була.

Русия төбәкләрендә моны бәлки халыкны җәлеп итү юлы белән хәл итәргә буладыр. Без хәзер агломерация юнәлешендә үсеш алабыз. Шуңа да зур шәһәрләргә эшчеләр күбрәк кирәк. Русия эчендә кадрлар җитмәсә, чит илдән дә китертергә була", диде ул.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Соңрак рәсмиләр Русия гаскәренә 318 мең кеше алынуын әйтте.
  • Мобилизация игълан ителгән көнне үк Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде. The Bell мәгълүматынча, 2022 ел башыннан Русиядән чит илгә ярты миллионнан артык кеше күчеп киткән.
  • Азатлык белән сөйләшкән оешма җитәкчеләре эшчеләргә кытлык башлануын белдерде, ә икътисад белгечләре республикада җитештерү акрынаячагын һәм эшкуарлар ябылачагын фаразлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG