Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эшләргә кеше юк". Мобилизация Татарстан икътисадына ничек тәэсир итә


Татарстанның ТАНЕКО ширкәте
Татарстанның ТАНЕКО ширкәте

Икътисад белгечләре республикада эшчеләргә кытлык булачагын, җитештерү акрынаячагын һәм эшмәкәрләр ябылачагын фаразлый. Мобилизациянең иң авыр күсәге авиа һәм машина төзелешенә, авыл хуҗалыгына, төзелешкә йогынты ясарга мөмкин.

Русиядә игълан ителгән "өлешчә мобилизация" икътисадка санкцияләр һәм башка чикләүләргә караганда да ныграк йогынты ясарга мөмкин. Аеруча, Татарстан кебек донор республикаларга. Татарстанда үзгәрешләрне инде бүгеннән үк сизәләр. Заводлар, эшмәкәрләр үзендә эшләгән белгечләрен сугышка җибәрергә мәҗбүр, ә күп очракта аңа лаеклы алмаш табып булмый, шул сәбәпле кадрлар кытлыгы күренә башлаган. Оешмалар чыгымнарны киметә бара, ә кайбер эшмәкәрләр үз бизнесын ябу турында да уйлый. Икътисад белгечләре, җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр мобилизациянең икътисадка йогынтысы турында Азатлыкка сөйләде.

Владимир Путин игълан иткән "өлешчә мобилизация" Русиядә хезмәт базарында эшләүчеләрнең кытлыгына китерә башлады. Иң башта сугышка 300 мең кеше чакырылачак диелде. Сүз мобилизациянең беренче дулкыны турында бара. Кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды. Моннан тыш, сугышка барудан качып Русиядән ике атнада 700 мең кеше китте диелде.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич мобилизациядән соң Русиядәге хезмәт базары кимендә 600 мең ир-атсыз калды (300 мең кеше сугышка, 300 меңе – чит илгә китте) дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мобилизациягә нигездә югары белеме булмаган ир-атлар, ягъни эшче һөнәр вәкилләре эләгә. Мәсәлән, Төньяк океан аша тауар ташу өчен киңәйтелүче "Көнчыгыш полигоны"ннан егетләрне алсалар," бу икътисад өчен тиз арада шартлаячак мина булачак" ди ул.

Авыллардан мобилизациягә ала башласалар, анда болай да белгечләр бик аз

"Русиядә төзелештә эшләүчеләрнең 86 процентын ир-атлар тәшкил итә. Җир асты байлыклары табу өлкәсендә – 83 процент. Бусы куркыныч түгел, чөнки алга таба җир асты байлыкларын табу кимиячәк. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең өчтән ике өлеше – ир-атлар. Аннан чакырта башласалар... Авылларда болай да белгечләр бик аз. Механизатор, фермалардан егетләрне алсалар, язын ничек чәчүгә чыгарга соң? Транспорт һәм элемтә өлкәсендә эшләүчеләрнең 77 процентын ир-атлар тәшкил итә.

Ә инде читкә китүчеләр – башка хикәя. Бу күп очракта хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, ай-ти белгечләр, эшмәкәрләр. Кече бизнестан мөһим хезмәткәрләр китсә, ширкәт җимерелә. Кулланучылар даирәсе дә, мәшгульлек тә тараячак", диде ул.

Татарстанда кадрлар кытлыгы болай да зур. Хезмәт министрлыгы мәгълүматына күрә, бүген республикада 75 мең вакансия бар. Димәк, бу сан тагын да артырга мөмкин.

Моннан тыш, Татарстанда дәүләт оешмалары да Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүдән баш тарта башлады. Мисал өчен, Дәүләт шурасы һәм финанс министрлыгы моңа чыгымнар каралмавын әйтте. Гәрчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрмәүгә каршы чыкты.

Дәүләтнең мобилизация үткәрүгә үз акчасы гына җитми. Эшмәкәрләрдән һуманитар ярдәм өчен акча яки башка кирәк-яраклар җыя башладылар. Бу шаукым авыл җирлекләренә кадәр барып җитте. Мәсәлән, Арча районының Түбән Оры авылында мобилизацияләнгән егетләр өчен һәр йорттан 1 мең сум акча җыеп йөри башлаганнар, дип сөйләделәр авыл кешеләре Азатлыкка. Шундый ук хәл башка авылларда да күзәтелә.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан сөт комбинаты хуҗасы Сәкинә ханым (исемен һәм оешманың төгәл кайда урнашуын әйтмәү шарты белән) Азатлыкка сөйләвенчә, сугышка алынган ике хезмәткәренә алмаш таба алмый. Әлеге сөт комбинатында сөт, кефир, каймак, эремчек җитештерәләр. Анда 140 кеше эшли. Күпчелеге хатын-кызлар булса да, иң мөһим вазифаларда ир-атлар хезмәт итә ди ул.

Эштән ике кешене алдылар. Берсенең кечкенә өч баласы бар

"Эштән ике кешене алдылар. Берсенең кечкенә өч баласы бар. Безнең оешмага бронь каралмаган, чөнки җитештерелгән әйберләр стратегик ризык булып саналмый. Стратегик запаска май белән сыр керә. Гәрчә, Мамадыш комбинатында сыр белән май җитештерсәләр дә, алардан да кешеләрне сугышка алып китәләр.

Безнең оешмада ир-атлар да күп эшли. Аларны ала башласалар... Ир-атларыбыз станочник, наладчик булып эшли. Анда теләсә кем эшли алмый. Сөтне тутырып тору гына түгел, станоклар белән эшли белергә, аны төзәтеп торырга кирәк. Безнең иң әйбәт наладчикны сугышка алып киттеләр", дип сөйләде ул.

Хәзер мобилизациягә алынучы эшмәкәрләргә эшләрен корып калдыру өчен ике атна вакыт биргәннәр.

Үз эшеңне ничә еллар буе булдыр да, барлык эшләгән акчаңны шуңа керт тә, бер мизгелдә юкка чыгаралар дигән сүзме бу?

"Ике атна эчендә йә бизнесны кемгәдер тапшырырга, йә кемгәдер вәкаләтнамә ясатып калырга кирәк диелде. Әгәр эшмәкәр үлеп китсә, нәрсә була? Бу вакыт эчендә ниләр башкарырга мөмкин? Үз эшеңне ничә еллар буе булдыр да, барлык эшләгән акчаңны шуңа керт тә, бер мизгелдә юкка чыгаралар дигән сүзме бу? Бездә 4 балалы кешеләр, ирсез бала үстерүчеләр бар. Аларны кая куярга? Эштән алган очракта да, ике атна эшләргә тиешләр. Алар мәшгульлек үзәгенә бассалар, түләп торырга кирәк. Шуның кадәр акчаны кайдан алырга?", дип гаҗәпләнеп сөйләде Сәкинә ханым.

Хезмәткәрләрен югалтудан тыш, сөт комбинатыннан һуманитар ярдәм бирүне дә сораганнар.

Моңа кадәр рәсмиләр Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт иткән 400гә якын кешегә повестка килгән диелде. Шулардан 139 эшче сугышка алынган. Бүген республиканың аграр тармагында 49 мең кеше эшли. Аларның 12 меңе хәрби запаста кала. Бу исәптә торучыларның бары 38 процентына гына мобилизациядән бронь алган диелде.

Татарстан фермерлары берләшмәсе рәисе Камияр Байтимеров "Безнең гәҗит"нең 12 октябрь санында биргән әңгәмәсендә Кукмара районыннан бер фермерны сугышка алулары турында сөйләгән.

Болардан тыш, Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә дәүләт ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Балаларына бакча-мәктәпләрдә бушлай туклану, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, спорт корылмаларында ирекле шөгыльләнү кебек мөмкинлекләр тудырылды.

Өстәмә чыгымнар, эшмәкәрлекнең һәм җитештерүнең акырынаюы Татарстан бюджетына да йогынты ясаячак. Республиканың киләсе елгы казнасында мобилизация өчен чыгымнар каралмавы әйтелде. Шуны исәпкә алганда да Татарстан бюджетының дефициты 27,1 млрд сум күләмендә билгеләнде. Әйтергә кирәк, бюджет өлгесе республикада мобилизация игълан ителгәнче әзерләнгән иде.

Бу мобилизациянең Татарстанда эчке ресурсларны үзенә суырып алуын, җитештерүгә зыян китерүен, кадрлар кытлыгы китереп чыгаруын күрсәтә.

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, икътисад белгече Вадим Хоменко мобилизация авиа һәм машина төзелешенә, медицина, авыл хуҗалыгына нык тәэсир итәчәк дигән фикердә.

Мобилизация икътисадка һәрвакыт тискәре тәэсир итә

"Мобилизация икътисадка һәрвакыт тискәре тәэсир итә. Эш урыныннан эшчеләрне алалар, ә кайвакыт аларга алмашка кеше юк. Әйтик, авыл хуҗалыгында хезмәт итүче бер-ике тракторчыны кем белән алыштырырга була? Шәһәрдә алмашка кеше табуы җиңелрәк, авылларда – кыен. Икенчедән, "махсус операция" өчен өстәмә чаралар табарга кирәк. Артык акча булмый, булганы шунда китеп бара. Шуңа күрә бюджет акчаларын экономияләргә туры килә. Моннан тыш, яраланып кайтучыларны тәэмин итү, күп үлемнәр – бу мәсьәләләрне дә бюджет кысаларында хәл итәргә кирәк. Мобилизацияләнгәннәр алга таба элекке эш урыннарында эшли алмаячак, аларны тәэмин итәргә туры киләчәк.

Монда мобилизацияне генә түгел, санкция һәм башка чикләүләрне исәпкә алырга кирәк. Татарстан бераз аякта басып кала алды. Русиянең эчке тулаем продукты 4,8 процентка кими. Бу зур күрсәткеч. Без элек бер процент өчен көрәшә идек, ә монда артка тәгәрәү бара. Инфляция 13 процент тирәсендә тора. Икътисад министры җитештерүдә кимү юк ди, ләкин сәүдә узган елдан 93 процент дәрәҗәсенә төште. Бу кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге кимүен күрсәтә. Димәк, халык азрак сатып ала башлаган. Барлык юнәлешләрдә дә шуны күрәбез.

Йөрәккә операция ясар өчен клапаннар юк. Аларны Германиядән сатып алалар иде

Авиа һәм машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсен алыйк. Superjet самолетын җитештерү өчен детальләрнең зур өлеше чит илдән алына иде. ТУ очкычы – Русия детальләреннән тора. Монда чыгу юлы бар кебек. Самолетларны ясауның аерым өлкәләрендә бик авыр вазгыять күзәтелә. КАМАЗ машиналары да бик гадиләшкән модель итеп ясала башлады. Авыл хуҗалыгында үз бәрәңгеңне утыртырга, үз орлыгыңны чәчәргә булыр иде дип уйлыйсың. Әмма алман селекциясе, көнбатыш биокушылмалары җитми. Хәзер кешеләрнең саулыгына карагыз. Йөрәккә операция ясар өчен клапаннар юк. Аларны Германиядән сатып алалар иде. Шул сәбәпле операцияне кичектерә башладылар. Минем танышым шулай үлеп китте. Операцияне июньнән сентябрьгә, сентябрьдән ноябрьгә кичектерделәр һәм ул гүр иясе булды. Онкология, диабеттан дарулар җитми.

Бүген дөнья кооперациядән тора. Бер ил дә барысын да үзендә генә җитештерми. Заманча самолет өчен төрле илләр детальләр эшли. Тайвань электрон чиплар ясап бөтен дөньяга сата. Америка да аның кадәр җитештерми. Чөнки һәрбер ил үз юнәлешендә махсуслашып эшли. Без барысын да үзебез җитештерәбез дию – дөрес түгел. Бер ил дә алай эш итми. Әгәр барысын да үзебез эшләсәк, сыйфаты начар булачак.

Бүген кече эшмәкәрлектә 2-3 кеше эшли. Әгәр җитәкчесен алып китсәләр, аны алыштырырга кеше булмаячак. Белгечне алып китәләр икән, җитештерү туктап калачак. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр чикле. Аларны бармак белән санарга була. Бу авылларда бик катлаулы хәл китереп чыгара.

Чит илгә качучылар арасында бик күп белемле һөнәр ияләре, ай-ти белгечләр бар. Алар гына түгел, аерым бизнес, фирма, оешмалар китә", дип сөйләде Вадим Хоменко Азатлыкка.

Татарстаннан аермалы, Башкортстан кебек дотацион республика икътисадында мобилизация йогынтысы артык көчле булмаячак дип исәпли икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.

Рәсмиләр Башкортстанда икътисад 3-4 процентка төшәчәк дип исәпли

"Әлегә монда мобилизациягә алынучылар күп түгел. Моннан тыш, кулланылмаган резервлар, хезмәт ресурслары бар. Машина төзелеше өлкәсендә чакырулар юк. Шуңа күрә икътисадта ул артык чагылыш тапмас. Икътисадның яртысы нефть тармагына бәйле. Монда хезмәт күрсәтү өлкәсе генә кала. Аннан алынган кешеләрне башкалар алмаштыра ала. Рәсмиләр Башкортстанда икътисад 3-4 процентка төшәчәк дип исәпли.

Чит ил инвестицияләренә бәйле төбәкләр зыян күрәчәк. Башкортстанда традицион рәвештә чит илдән инвестицияләр килми иде. Бу Татарстанга кагыла. Алар әлеге вазгыятьтән ничек чыгарга уйлыйдыр – белмим", диде ул Азатлыкка.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG