Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чик капкалары төнлә тәмам ябылачак". Мобилизациядән качучылар тарихы


Сугышырга теләмәүче русияләр чик аша Грузиягә китә, 26 сентябрь 2022
Сугышырга теләмәүче русияләр чик аша Грузиягә китә, 26 сентябрь 2022

Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә "өлешчә мобилизация" игълан иткәннән соң, бер атна эчендә Русиядән йөзләрчә мең кешенең китүе мәгълүм булды. Алар сугышка барырга теләми. Русиядән китүчеләргә чикләрне менә-менә ябалар дигән сүзләр инде берничә көн йөри. Әмма чикләр әлегә ачык. Очкычларга билетлар инде сатылып беткән. Кайсыдыр илгә билет табып булса да, ул берничә йөз мең сум тора. Ә җирдә Русия чиген узып чыгу өчен чакрымнарга сузылган чиратлар тезелде. "Idel.Реалии" мобилизация аркасында илдән Казакъстанга һәм Грузиягә киткән Казан һәм Самар кешеләре белән сөйләште.

Рөстәм, 29 яшь, реклам агенты, Казан — Казакъстан

— Башта [мобилизация турында белгәч] аптырап калдым. "Өлешчә мобилизация"нең нәрсә аңлатуы аңлашылмады. Икенче көнне генә, социаль челтәрләр кайный башлагач, һәм танышлар үз якыннарына һәм хезмәттәшләренә повесткалар килүе турында сөйли башлагач, нидер эшләргә кирәклеге аңлашылды. Беренче эмоциональ реакция һәрвакыттагыча ялгыш булып чыкты, бездә бернинди дә "өлешчә" булмаячак. "Ихтыяри үзизоляция" һәм "махсус хәрби операция" һәм башкалар булмаган кебек. Моның бары тик чираттагы маркетинг алымы гына булуы ачыкланды.

23 сентябрьдә ике вариант булын аңладым: каядыр туганнарга/якыннарга качу яки чит илгә китү. Мин туганнарыма һәм туган җиремә бәйле. Минем өчен минем шәһәрем — минем ватаным. Инде сагына башладым һәм кайсы вариант дөрес булганын әле дә аңлап бетермим. Һәм хәзерге вазгыятьтә иң начары — тулы билгесезлек.

Нәтиҗәдә, 23 сентябрьдә бу вазгыять турында абыем белән сөйләштек тә, иң яхшысы әлегә илдән китү булыр дигән фикергә килдек.

Бүген кирәк булмасак, иртәгә чакырачаклар

Миңа повестка килмәде. Мин хәрби кафедрада укыган запастагы офицер, ләкин армиядә хезмәт итмәдем. Бары хәрби җыеннарда гына булдым һәм хәрби һөнәрем (ВУС — военно-учётная специальность - ред.) бар. Нинди куркынычлар янавын белмисең. Бер яктан — мин хәрби тормышта булмадым һәм хәрби кеше буларак бернинди кыйммәткә ия түгелмен. Икенче яктан — алайса хәрби кафедра тәмамлаучылар гомумән нигә кирәк соң? Шуңа күрә хәрби хезмәткә чакыру бары вакыт мәсьәләсе генә дип уйлыйм. Бүген кирәк булмасак, иртәгә чакырачаклар. Повестка килгән кешеләр белән шәхсән сөйләшкәнем юк.

Хәзер мин Казакъстанда. Баку вариантын караган идем, чөнки бу шәһәрне бер барып күрәсем килә иде. Әмма анда бару ераграк һәм әлегә ул илгә керү мөмкинлеге булу-булмавы билгеле түгел. Тиз карар итәргә кирәк иде, шуңа күрә тизрәк "таярга" булдым. Казакъстан чиге иң якыны. Кирәк булмаса, алга таба китәргә исәп юк. Бер иптәшнең инде бөтен гаиләсен Төркиягә даими яшәүгә күчерергә җыенуын беләм, икенчесе Үзбәкстанга, кемдер Бишкәккә, элекке хезмәттәшем Таҗикстанның кайсыдыр шәһәренә китәргә тели.

Без такси белән бардык, аны халыкара сәфәрләр тәкъдим итүче бер кушымта аша таптык. Безне төнлә чик буендагы чират башланган урында төшереп калдырдылар. Күп чакрымлы машина чираты буйлап 110 минутлап җәяү бардык, шул вакыт эчендә ул чират иң күбе 150 метрга гына алга китте. Барып җиткәндә безнең алда чик капкасына 50ләп кеше чират тора иде, безнең арттан да кешеләр өстәлде. Унышар кешелек кечкенә төркемнәр белән генә керттеләр. Йөзләп кеше җыелгач, бөтен төркемне берьюлы ангарга керттеләр дә, анда паспортларны тикшереп нейтраль зонага җибәрделәр. Русия таможнясы бер сорау да бирмәде, әйберләрне дә тикшереп тормады. Казакъстан чик сакчылары зур төркемне озак тоткарлап торды, кешеләр һәм машиналар сәгать ярым бер урында диярлек торды. Аннан кешеләрне төркемләп уздыра башладылар. Шулай ук бары паспортларны гына тикшерделәр, әйберләрне дә шартлы рәвештә генә тикшерделәр. Минекен бөтенләй тикшермәделәр, букчаны ачып күрсәтүне генә сорадылар да, уздырдылар. Чикне узуга барлыгы 6-7 сәгать китте, сибәләп торган яңгыр астында җәяү, букча белән. Гомумән алганда, нормал булды, бары йокы гына килде. Үзебез белән ашау-эчүне һәм курткалар алу яхшы булды.

Китү карарымны хезмәттәшләрем аңлап кабул итте

Китү карарымны хезмәттәшләрем аңлап кабул итте. Минем "читтән торып эшләвемә" риза булып торулары өчен аларга рәхмәтлемен. Якыннарым борчыла һәм күңелсезләнә. Мин аларга Казакъстанга китүем билгесез нәрсә өчен үтерү һәм үлүгә караганда яхшырак булуын әйтәм. Бу карарым турында әнигә әйтергә дип шалтыраткач аның соңгы сүзе "Исән генә була күр" булды.

Яңа елга кадәр өйгә кайтырмын дип бик өметләнәм. Әмма ышану бик авыр. Тагын да кырыслану күренмәсә, кайтачакмын да, качып яшәячәкмен, үземә тагын бер "үзизоляция" оештырачакмын. Кырысланганнан кырыслана барса, эш, нервлар һәм гаилә мөмкинлекләренә карап, кирәк булган кадәр монда утырачакмын.

Русия-Грузия чигендәге тыгын
Русия-Грузия чигендәге тыгын

Илгиз, 31 яшь, оператор, Казан — Грузия

— Минем өчен бу көтелмәгән хәл булмады, бу вазгыятьнең нәрсәгә китерә алуы февральдә үк аңлашыла иде. Беренче хисем төшенкелек һәм ниндидер билгесезлек катыш нәфрәт булды. Һәм шуның артыннан гамәлгә күчәргә кирәклеге ачык аңлашылды.

Русиядән китәргә дип инде күптән уйлап йөри идем. Соңгы еллардагы вектор минем карашларыма һәм нәрсә яхшы дип уйлавыма туры килмәве ачык иде. Мобилизация игълан итү чемоданны җыярга аңлаешлы сәбәп булды.

Соңгы вакыйгалар күрсәтүенчә, 18 яшьтән 60 яшькә кадәрле һәм хәтта аннан да өлкәнрәк һәрбер диярлек ир хәрби бурычлы санала. Миңа повестка килмәде. Аны китереп тапшыруларын көтеп утыру ахмаклык булыр иде.

Әлегә мин Грузиядә. Хәзергә берни дә билгеле түгел, берничә айдан артыгын фаразлый алмыйм. Монда күп тапкыр булганым бар, күп нәрсә таныш. Илдән киткәндә бу мин китә ала торган вараинтларның иң соңгысы булгандыр.
Русия-Грузия чиген узу проблемлыз һәм тиз булды. Ә менә анда барып җитү җиңел булмады. Мобилизация игълан ителүнең икенче көнендә үк Верхний Ларс чик капкасында бик зур тыгын барлыкка килде, Юл патруле хезмәте хәтта Владикавказдан чыгучы машиналарны ук кире бора иде. Ябылырга мөмкин чиккә барып җитеп Русиядән чыгып өлгерү өчен (чикләрнең ябылу мөмкинлеге сәгать саен котылгысызрак һәм якынрак була кебек тоелды) чик капкасына җәяү барырга, ә хатын белән баланы машинада калдырырга карар иттем. Алар чиратта барлыгы 31 сәгать утырды.

Дусларым һәм якыннарым [безнең Русиядән китү карарыбызны] уңай һәм аңлап кабул итте. Туган илгә кайту мөмкинлегем әле булыр дип өметләнәм, әмма аның кайчан булачагын әлегә белмим.

Русия-Казакъстан чигендәге тыгын. Язмадагыларның берсе төшергән фото
Русия-Казакъстан чигендәге тыгын. Язмадагыларның берсе төшергән фото

Олег, 43 яшь, программист, Самар — Казакъстан — Дубай

— 3 октябрьдә эш белән Русиядән Дубайга очарга тиеш идем. Билетны мобилизациягә кадәр үк кыйбатка алган идем. Әмирлекләргә эләгүнең бердәнбер юлы тиз генә кузгалу һәм Казакъстан аша китү булуын аңладым.
Моны шимбә кичендә велосипед сәфәрендә йөргәндә аңладым. Элемтә булган урында интернетка тоташып яраткан Telegram-каналлардан яңалыкларны укыдым һәм "Билетның иртәрәк көнгә алмавым нинди ахмаклык булган!" дип уйлап куйдым. Велосәфәремне туктатырга булдым һәм якшәмбе иртән такси белән Самарга киттем, анда дусларымны алдым да, машинага утырып кузгалдым.

25 чакрымлы тыгынның чигенә килеп җиттек, ул алга бармый диярлек иде, һәм шул 25 чакрымны җәяү узарга булдык. Юлда үз танышларыбызны очратып, алар белән бергә киттек. Сибәләп яуган яңгыр астында, дымлы салкын һавада тиз-тиз атлап ул юлны 4 сәгать эчендә уздык. Туктасаң, шунда ук туңа башлаганга, туктамый барырга тырыштык.

Юлда безнең кебек үк җәяү баручылар бик күп иде, иң сәере — аларның күпчелеге казакълар иде

Бу дөрес карар булды дип исәплим, чөнки чатларда тыгынның һич тә диярлек алга бармавы һәм 30 чакрымнан артыгракка сузылуы турында яздылар. Юлда безнең кебек үк җәяү баручылар бик күп иде, иң сәере — аларның күпчелеге казакълар иде. Аккылырак кешеләр самокат беләр барды һәм мин җыенырга вакыт аз булу сәбәпле үзем дә аны алмавыма үкендем.

Чиратта торучы фураларның йөртүчеләре безне "төн уртасына чикне тулысынча ябачаклар" дип куркытты, бөтен урыс ирләрен шунда ук военкоматка баручы автобусларга утырталар дип куркытты. Шундый атмосферада бару куркыныч иде: чик турында куркыныч имеш-мимешләр, төн, дөм караңгы, салкын һәм яңгыр, тирә якта чик буена җәяү баручы шундый ук кешеләр. Чик капкасына хәлсезләнеп барып җиттек, мондый "марш-бросокларга" исәпләнмәгән башмаклар аякларымны кан чыкканчы кырып бетерде.

Чик капкасында чын тәмуг иде: җәяүлеләрдән бик зур чиратлар тезелгән, салкында анда басып тору мөмкин түгел. Мин иптәшләремнән аерылып, шлагбаум алдында диярлек торган бер машинада 15 мең сумга урын сатып алдым. 5 мең сумга да табып була иде, әмма ул ерактарак иде, димәк озаграк көтәсе. Дусларым дүртесе 16 меңгә башка машинага утырды.

Ике чикне дә нормал гына уздык. Русия чигендә берни дә сорамадылар, шунда ук паспортка штамп суктылар. Русиягә керүче фураларны тикшереп уздыру озаккарак сузыла иде. Чик капкасыннан Җаекка (Уральски) барып җиттем, ике көн алданрак килгән бер иптәшемдә урнаштым. Аннан идне калганнар элемтәгә кереп, чикне узуларын, икесе Астанага яки Алматыга барып җитеп, аннан Һиндстанга җыенуларын әйтте. Калганнары Грузиягә җыена.

Кешеләрнең үзләре оеша алуы мине гаҗәпләндерде һәм сөендерде

Кешеләрнең үзләре оеша алуы мине гаҗәпләндерде һәм сөендерде: чикне узу турында Telegram-чатлар, төрле чик капкалары турында мәгълүмат, һәр шәһәр турында чат, мобилизациядән качучыларны кабул итүче волонтерлар күп иде. Төрле урыннарда кешеләрне ашаталар, эчертәләр, сим-карталар бирәләр һәм кирәк булса, берничә көнгә йоклар урын бирәләр.

Хәзер Казакъстаннан Дубайга очу мөмкинлекләрен карыйм. Русиядәге кебек үк, монда да бик авыр: билетлар юк, бәяләр күккә җитә, чөнки бик күп русиялеләр Казакъстан аша башка илләргә китә. Хәзер каршеринг машинасы белән Актүбәгә барырга, анда бер иптәштә күпмедер торып, аның белән Астанага һәм Алматыга барып җитәргә уйлап торам. Аннан очу җиңелрәк булачак.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа мәҗбүри хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә.
  • Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кешене җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллион кешегә кадәр алынырга мөмкин дип язды.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG