Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизациядән качу. Читтәге татар-башкортлар милләттәшләренә ничек ярдәм итә


Казакъстан чигендәге Маштаково тикшерү пунктында Русиядән килүчеләр

Чит илдә яшәүче татар активистлары Русия чиген узучыларга торак, документлар, киңәшләр белән ярдәм күрсәтә. Башкорт активистлары милләттәшләрен сугыштан коткарып, аларны автобуслар белән Казакъстан чигенә ташый.

Русиядә мобилизация игълан ителү белән илдә яшәүчеләр күпләп китә башлады. Алар арасында татар-башкортлар да шактый. Читтә яшәүче милләттәшләр ярдәм кулы суза башлады. Кемдер вакытлыча үз өендә сыендыра, кемдер документларны тәртипкә китерергә булыша, эш табарга ярдәм итә, чикне узарга җыенучыларга киңәшләр бирә. Сугышка китеп илбасарлар рәтенә кушылу, яшәү белән үлем арасында торган татарлар бер-берсенә ничек ярдәм итә? Азатлык читкә киткән һәм китәргә җыенган татар-башкортларга нинди ярдәм күрсәтелүен ачыклады.

Татар-башкортларның төп өлеше Русия-Казакъстан чиге аша үтте. Казакъстан рәсмиләре мәгълүматына караганда, 21 сентябрьдән, ягъни мобилизация игълан ителгәннән соң Русиядән республикага 98 мең кеше килгән. 25 сентябрьдә илдән чыгучылар саны 260 мең кеше дип әйтелде. Китүчеләр арасында татар-башкортлар да шактый. Азатлык бу чикне узучылар турында алдагы язмада сөйләгән иде.

Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Казакъстанга киткән татар-башкортларга ярдәм итәргә өндәде. Бу хакта ул татар һәм башкортларның Казакъстан конгрессы идарәсе рәисе Тәүфикъ Кәримов исеменә язган ачык хатта белдерде. Кәримов озак көттермәде, "кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез" дип җавап кайтарды.

Сугыштан качучыларның бер өлеше Казакъстан аша башка илләргә китәргә, ә бер өлеше шунда калырга җыена. Билгесез урында вакытлыча яшәү дә зур кыенлыклар тудыра. Бу шартларда мобилизациядән качучылар ихтыяриларга һәм мәрхәмәтле кешеләргә өмет итә.

"Бездә берлек хисе күренә"

Telegram-да читтә яшәүче татарлар "Татар ярдәм" дигән төркем булдырды. Анда нигездә Казакъстанга китү юллары турында сөйләшәләр. 27 сентябрь киченә язылучылар саны 370тән арткан иде. Әлеге чатта шушы көннәрдә чикне узган һәм узарга җыенучылар, чит илләрдә яшәүче татарлар утыра. Telegram-да төркемне Казакъстанда туып үскән, бүген Швециядә яшәүче Марсель Ганиев оештырган.

Марсель Ганиев
Марсель Ганиев

— Хәзер татарлар да, башкортлар да күпләп Казакъстанга килә, — ди ул. Без аларның санын әйтә алмыйбыз. Казакъстанда волонтер төркемнәре бар. Алар арасында татар һәм башкортлар да күп. Ихтыярилар Русиядән килүче татар-башкортларга эш, документ, транспорт белән ярдәм итә.

Татар-башкортлар Петропавловски шәһәрендәге мәчеткә бара. Җаекта (Уральски) кинотеатрда кунып чыга. Кешеләр эш турында, фатир арендасы, транспорт турында сорый. Мин белгән мәгълүматны бирәм. Әйтик, Актүбә шәһәрендә аларны үземнең таныш-белешләремә җибәрәм.

Казакъстанда татар-башкорт комьюнити бик көчле. Сугышка каршы татар-башкортлар ярдәм күрсәтәләр. Бездә берлек хисе күренә. Бер оешмада да, татар-башкорт конгрессында да тормыйм. Мин гади бер блогер, татар һәм казакъ теле активисты. Минем өчен татарларны, телне саклау бурыч булып тора.

Казакъстанда татар гаиләләре татарларга ярдәм күрсәткән очраклар да күренә. Алма-Аты шәһәрендә яшәүче Алсу ханым (иминлек өчен исемен үзгәртүне сорады) ике татар егетен өендә сыендыруы хакында Азатлыкка сөйләде.

— Татарстаннан ике егет килде. Берсе минем ерак туганым. Икенчесе аның дусты. Күпме кирәк, шуның кадәр яши аласыз дидем. Әмма бу хакта ачык итеп сөйли алмыйм. Аларга чакыру килмәгән. Шулай да дезертирлыкта гаепләп җинаять эше ачылса, аларны Казакъстан кире Русиягә сөрергә мөмкин диделәр. Шуңа тыныч кына әлегә яшәп яталар, — диде ул.

Җаекта сәүдә үзәгендә төн кунып чыккан яшьләр, 26 сентябрь 2022
Җаекта сәүдә үзәгендә төн кунып чыккан яшьләр, 26 сентябрь 2022

Җаек шәһәренең сәүдә үзәгендә урнашкан "Синема Парк" кинотеатрында Русиядән килүчеләр өчен кунып чыгулар оештырылды. Азатлык аның мөдире Диллара Мөхәмбәтова белән элемтәгә керде. Ул мөрәҗәгать итүчеләр арасында татар-башкортлар да булуын әйтә.

— Беренче төндә 200 кеше кунды. Икенче көнгә 250дән артык кеше килде. Төгәл санын әйтеп булмый, чөнки килүчеләр ташкыны зур. Аларны иртәнгә кадәр кабул итәбез. Монда барлык милләтләр дә бар. Блогерлар да төшереп китте. Килүчеләр арасында "мин татар", "мин бурят" дип әйтүчеләр бар. Без бернинди исемлек тә алып бармыйбыз. Киләләр дә кунып китәләр. Икенче көнгә кемгә кая барырга кирәк, шунда җибәрәбез. Кемдер вокзалга юлны сорый.

Җаекта яшәүче гаиләләр дә Русиядән килүчеләрне үз өйләренә дә кабул итә. Аеруча, балалы гаиләләрне үзләрендә сыендыралар.

— Безнең кинотеатр сәүдә үзәгенең дүртенче катында урнашкан. Төп ярдәмне арендага бирүче ширкәт күрсәтте. Кинотеатр эшләмәгән вакытта – төнлә кешеләрне кунып чыгарга рөхсәт итте. Хәзер Җаекта яңгырлар китте, төнлә бик суык. Без моны бер көнлек акция дип башлаган идек. Шулай да кешеләрнең килүен күргәч, бу эшне дәвам иттек. Чәй бирдек, булган ризык белән ашаттык, — диде Диллара Мөхәмбәтова.

Җаекта халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә русиялеләр, 26 сентябрь 2022
Җаекта халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә русиялеләр, 26 сентябрь 2022

"60 кешегә чикне узарга булыштым"

Раилә (исеме үзгәртелде) төп ярдәмне үзенең Instagram аккаунтыннан алып бара. Ул үзенең Канадада яшәвен әйтте. "Татар ярдәм" төркемендә дә мобилизациядән качу юлларын күрсәтеп бара, киңәшләр бирә. Аның сүзләренчә, ул 200ләп кешегә консультация биргән, ә 60 кешегә Русия чиген узарга ярдәм иткән. Алар арасында сугышка чакыру килгән егетләр дә бар.

— Менә хәзер бер төркемне чиктән чыгарырга ярдәм итәм, — ди ул. — Бу мобилизация башлану белән барлыгы 60 кешегә чикне узарга булыштым. Instagram аша 200ләп кешегә ярдәм күрсәттем. Сугышка чакыру килгән яшь егетләр өчен бик кайгырдым. Алар бик курка. Шулай да "повестка" килгән егермегә якын егетне чыгарырга ярдәм иттем. Без моны ничек эшләдек? Иң мөһиме – үзеңне дөрес итеп тотарга һәм офицерга дөрес итеп җавап бирергә кирәк. Ул сиңа ышанырга тиеш. Чик буендагы мондый агым вакытында алар сине тулысынча тикшерергә өлгерми. Хәрби хезмәттә булган кешеләрнең Русия паспортында махсус штамп тора. Ә менә чит ил паспортында бу мөһер юк. Шуңа күрә Русия паспортын күрсәтергә кирәкми. "Повестка" килдеме дип сорасалар, "юк" дип җавап бирәсең. Сиңа үзеңне ышанычлы итеп тотарга, кайда баруың турында риваять уйлап чыгарырга кирәк. Күп кеше туризм белән барам дип әйтә. Офицерлар да чик буендагы вазгыятьне аңлый. Әгәр кеше куркып сөйли икән, үз планы турында ышанычлы итеп сөйләмәсә, аны чыгармаячаклар. Хәзер сугышка чакыру килгән егетләргә чикне чыгарга көннән-көн авыррак була башлады.

Безнең сәгать аермасы зур. Хәзер сездә кич, бездә — иртә. Телефонны сүндергән юк, чөнки чик узучы кешеләр теләсә-кайсы вакытта шалтратырга мөмкиннәр. Төнлә юньләп йоклаган да булмады.

Русиянең Украинага каршы сугышын һәм мобилизацияне ул татар халкына карата геноцид дип бәяли.

— Мин егетләрне кызганам. Сугышка беренче чиратта кече милләт вәкилләрен алып китәләр. Мин үземнең татар милләтен кызганам. Моны геноцид дип әйтергә мөмкин. Күп кешеләр бу глобаль вакыйгаларны аңлап бетерми. Минем кеше тормышын саклыйсы, аңа үзенең киләчәген булдырырга ярдәм итәсем килә. Русиядә калып, алар үзләренең киләчәген төзи алмаячак, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

Русия чиген узган татарларга төрле илләрдә яшәүче татарлар да ярдәм кулы суза башлады. Вьетнамнан Илфат Вәлиев Instagram-дагы битендә милләттәшләренә үзе яшәгән илгә күчәргә һәм булышачагы турында язды. Азатлык белән сөйләшкән вакытта мөрәҗәгать итүче булмавын әйтте. Моны Вьетнамның үзенчәлекле ил булуы белән аңлата.

Илфат Вәлиев
Илфат Вәлиев

— Мин инглиз теле укытучыларына мөрәҗәгать иткән идем. Әгәр дә монда килергә теләүчеләр булса, ярдәм күрсәтергә әзербез. Беренчедән, үзебезнең фатирда яшәргә урын бирә алабыз. Резюме, видео ясарга, эш табарга булышабыз. Бер айдан хезмәт хакы ала башлагач, алар үзләре фатир арендалап яши алачак. Күп кеше Казакъстанга китте. Әмма эш мәсьәләсе бар. Монда инглиз телен белсәң, эш табу җайлырак. Кеше инглиз телен белмәсә, аңа социальләшергә, эш табарга авыр булачак. Мин аларны балаларны укытырга да урнаштыра алам. Онлайн эшли алсаң, проблем юк. Андыйлар әллә кайчан тайдылар дип уйлыйм мин.

Мин Навальный тарафдары. Әгәр дә Татарстан аерылам дисә, мин ике куллап риза. Бу сугышны мәгънәсез әйбер итеп күрәм. Русия телеканалларын карамыйм, чит ил медиасын күзәтәм, — диде ул.

"Татар ярдәм" төркемендә үзен Nisan Hakim дип таныштырган ханым Көньяк Кореяга күчәргә ярдәм итә алуын белдерде.

— Мин хәзерге вакытта Кореяда түгел. Үз вакытында анда яшәдем, телен беләм, вазгыять белән таныш. Әгәр дә китәргә теләүче бар икән, киңәшләр бирә, тәрҗемә белән ярдәм итә алам. Кореягә керер өчен теркәлеп, рөхсәт алырга кирәк. Мәсәлән, Казакъстанга чыгып өлгерүчеләр шуннан Кореяга оча ала. Анда Үзбәкстан, Төркия, Берләшкән гарәп әмирлекләре аша да китеп була. Милләттәшләремә үлемнән котылырга ярдәм итәсем килә, — диде ул Азатлыкка.

Төрле илләрдә көн күрүче татарларның ярдәм кулы сузуы социаль челтәрләрдә даими күренеп тора. Нияз Ихсанов Instagram битендә үзе яшәгән Согуд Гарәбстанына чакырып калды. Телеграм чатларда Европа илләрендә гомер итүче татарлар да килүчеләргә булышырга әзер булуын белдерде.

Башкорт активистлары чиккә автобуслар оештыра

Мобилизация вакытында башкорт активистлары, татарлардан аермалы, хокукый һәм матди ярдәмне оешканрак төстә алып бара. Telegram-да "Помощь башкирам в Казахстане" төркеменә язылучылар 600дән артып китте. Әлеге чатта Казакъстан чиген узу белән төгәл нәрсә эшләргә кирәклегенең ачык алгоритмы язылган. "Акбүзат" хокук яклау хәрәкәте дә башкортларның хокукларын яклауга һәм чикне узучыларга ярдәм күрсәтүгә кереште. Алар Telegram-да "Батыр" исемле бот булдырып, мөрәҗәгатьләр кабул итә. "Акбүзат" хәрәкәте вәкиле Азатлыкка Башкортстанда нинди ярдәм күрсәтүләре хакында сөйләде.

— Мөрәҗәгатьләр кабул итүдән тыш, китәргә теләгән кешеләрне автобуста алып барырга булышабыз. Без финанслар табып бу эшне бушлай эшләргә теләгән идек, әмма моның озакка китәчәген аңладык. Безгә күпмедер донатлар да җибәрделәр. Хәзер Уфада "Газель" машиналары оештырып, кешеләрне Казакъстан чигенә ташыйбыз. Без моны эшләп булуын аңладык. Кичә 10 кеше шулай китте. Бүген (27 сентябрьдә) ике маршрут юлга кузгалды. Аның яртысы Мәскәүдән, калганы Башкортстаннан җыелып китте. Бүген юлга бәяләр нык артты. Такси белән бару кыйммәткә чыга. Шуңа да донатларны кушып, уртача бәягә алып барабыз.

21 сентябрьдән соң гаскәргә барырга теләмәүчеләр, аларның ата-аналары, хәләл җефетләре мөрәҗәгать итә башлады. Кайбер көннәрдә 30-40 кеше яза. Инде берничә йөз мөрәҗәгать алдык. Кайвакыт киңәйтелгән җавап кайтарабыз, кайвакыт безнең блогка сылтамалар бирәбез. Күпләр эзәрлекләүдән, эзли башлауларыннан курка. Без хәрби комиссариатка бармау, чакыруны кабул итмәүдән бары штраф янавын аңлатабыз. Кешеләр "повестка" алмаудан курка. Яшь егетләр алардан көләрләр дип уйлый. Без аларга сез яшәргә хаклы дип үз фикеребезне белдерәбез.

Күп кенә гаиләләр фронтка китеп кире кайта алмау, акча юклыктан Казакъстанга китү мөмкинлеге булмау һәм Русиядә калып хәрби комиссариаттан качу юлында тора. Акчасы булмаган кешеләр бераз көтеп тора, аларга ниндидер оешмалар ярдәм күрсәтергә тиеш дип уйлыйм. Кешеләр чит илгә китеп анда берничә ай яшәргә кирәклекне аңларга тиеш, — дип сөйләде "Акбүзат" хәрәкәте вәкиле.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа мәҗбүри хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә.
  • Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кешене җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллион кешегә кадәр алынырга мөмкин дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG