Accessibility links

Кайнар хәбәр

2025 елда федераль үзәк Татарстанга финанс ярдәмне ике тапкырга диярлек киметәчәк


Russia -- Kazan and Moscow Kremlin
Russia -- Kazan and Moscow Kremlin

Мәскәү республиканы 25 млрд сум ярдәмнән коры калдырырга мөмкин.

2025 елда Татарстан бюджеты федераль үзәктән финанс ярдәмне ике тапкырга диярлек азрак алачак. Бу хакта 6 октябрьдә Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты утырышында белдерде. Хәзерге вакытта республика парламенты киләсе өч елга бюджет өлгесен карый башлады.

Татарстанга Мәскәүдән акчаларның кимүен депутат Алексей Созинов күтәрде. Аның сүзләренчә, федераль бюджеттан ярдәм азайганнан соң, 2025 елда Татарстан бюджеты кереме, 2024 ел белән чагыштырганда, кимрәк булачак.

Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова әлеге мәгълүматны раслады.

"Сез дөрес сөйлисез. 2023 елда Татарстан федераль бюджеттан 51,8 млрд сум алса, 2025 елда бу ярдәм 27,2 млрд сумга калачак. Федераль акчаларның кимүе аерым чараларга финанслауның кимүе белән бәйле. Юллар төзелеше һәм реконструкциясе өчен субсидия 12 млрд сумга азая, мәктәп системын модернизацияләү чараларына субсидия – 2 млрд сум, сәламәтлек саклау системының беренче буынын модернизацияләү төбәк проектын тормышка ашыруга субсидия – 1,9 млрд сумга кими", диде ул.

Аның сүзләренчә, Русия финанс министрлыгы әлегә финанс ярдәмнең бер өлешен бүлеп бирмәгән. Шул сәбәпле, депутат Алексей Созинов Татарстанга күбрәк акча киләчәгенә өмет белдерде. Шул ук вакытта Гела Герасимова "ел саен юл төзелеше кебек проектларга зур акчалар бүлеп бирелә алмый" дип өстәде.

Депутат Алексей Созинов "өлешчә мобилизация" 2023 елда да дәвам итәчәген белдердеп, Татарстан күпме акча тотачагын белеште. Министр урынбасары сүзләренчә, республика бюджетында әлеге чыгымнар каралмаган, бу федераль бюджет вәкаләте санала.

Татарстан хөкүмәте әзерләгән 2023 елгы бюджет өлгесендә республиканың кереме 394,4 млрд, чыгымы – 421,5 млрд сум булыр дип көтелә. Бюджет дефициты 27,1 млрд сум күләмендә билгеләнгән.

Киләсе елда Татарстан бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтырга мөмкин. Бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле.

Моннан тыш, быел Татарстан үз керемен Мәскәү файдасына күбрәк күчерә башлады. 2021 елда Татарстанда җыелган салым һәм башка төр керемнәрнең 75 проценты Мәскәүгә юлланганы әйтелгән иде. Бу мәсьәлә Дәүләт шурасының узган утырышында бәхәсләр уятты.

24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясый. Шуның бер нәтиҗәсе – соңгы сигез айда республикада салым бурычлары 56 процентка арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG