Accessibility links

Татарстанда салым бурычлары 56 процентка арткан


Радик Гайзатуллин
Радик Гайзатуллин

Салым бурычларының зур өлеше физик затларга туры килә.

Татарстанның бюджетында салым бурычлары 4,6 млрд сумга җиткән. Бу узган елдан караганда, 56 процентка күбрәк. Әлеге саннарны 5 октябрьдә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

2021 елның 1нче сентябренә салым бурычлары 2,9 млрд сум булса, хәзер ул 4,6 млрд сумга җиткән. Бу бөлгенлеккә төшкән оешмаларны исәпкә алмыйча саналган саннар.

Салым бурычларының зур өлеше – физик затларга туры килә. Узган ел белән чагыштырганда, ул ике тапкырга артып 1,4 млрд сум булган.

Министр сүзләренчә, салым бурычлары аеручы 23 районда күзәтелгән. Иң күп бурыч – Түбән Камада теркәлгән. Сигез ай эчендә 561 процентка артып, 710 млн сумга җиткән.

Радик Гайзатуллин салым бурычларын киметергә кушты.

Хәзерге вакытта Татарстан хөкүмәте 2023 елга бюджет өлгесе әзерләгән. Киләсе елда республиканың кереме 394,4 млрд, чыгымы – 421,5 млрд сум булыр дип көтелә. Бюджет кытлыгы 27,1 млрд сум күләмендә билгеләнгән.

Радик Гайзатуллин 2023 елда Татарстан бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтыр дип кабат билгеләп узды. Бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле.

24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясый.

Татарстан керемнәрен югалта барса да, быел республика үзендә җыелган салымнарны Мәскәү файдасына күбрәк күчерә башлады. 2021 елда Татарстанда җыелган салым һәм башка төр керемнәрнең 75 проценты Мәскәүгә юлланганы әйтелгән иде. Бу мәсьәлә Дәүләт шурасының узган утырышында бәхәсләр уятты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG