Accessibility links

Киләсе елда Татарстан бюджеты 70 млрд сум керемен югалтырга мөмкин


Радик Гайзатуллин
Радик Гайзатуллин

Бу федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән бәйле.

2023 елда Татарстан бюджеты 70 млрд сум күләмендә керемен югалтыр дип көтелә. Бу хакта бүген республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде. Моны ул федераль кануннарга үзгәрешләр керү белән аңлатты.

"Сезнең игътибарны ел да үзгәрүче федераль кануннарга юнәлтәсем килә. Бер яктан, алар керемне киметә, икенче яктан, бюджетның чыгымнарын арттыра. Нәтиҗәдә, республика бюджетын үтәү шактый авырая", диде ул.

Министр тәкъдим иткән саннарда Татарстанның 70,8 млрд сум кереме югалтуы күренә.

Аерым алганда, республика табигый байлыклар табуга, экспорт салымына ташламалар бетерелүе нәтиҗәсендә 27,8 млрд сум, алкоһол җитештерүче төбәкләрдә бюджет югалтуларын компенсацияләүне гамәлдән чыгарылуы – 7,2 млрд, салым түләүчеләрнең күмәк төркеме (КГН) институты бетерелүе – 7,5 млрд, машина бензинына уртача бәя формуласы үзгәрүе – 0,6 млрд сум керемен киметәчәк. Моннан тыш, табигый байлыкларга салым исәпләү өчен кулланыла торган нефтькә бәянең аермасы үзгәрүе дә 18 млрд сумнан коры калдырачак.
Шул ук вакытта федераль үзәкнең төбәкләргә йөкләгән социаль бурычлары да керемне киметер дип көтелә. Сүз 3-17 яшьлек балаларга айлык түләү турында бара. Татарстанга 9,7 млрд сум күләмендә өстәмә чыгым тотарга туры киләчәк.

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бу һәм киләсе елга икътисади фаразлар тәкъдим итте. Ул моны "геосәяси" һәм санкцияләрнең йогынтысы шартларында ясалуын әйтте. Русиягә карата кертелгән чикләүләр транспорт блокадасына, технологик чикләүләргә, ширкәтләрнең һәм банкларның дөнья финанс системыннан томалануына китергән диде ул.

Быелның гыйнвар-июль айларында Татарстанның эчке төбәк продукты (ВРП) 105 процентлык үсеш күрсәтсә дә, ел ахырында ул 100,6 процент дәрәҗәсенә төшәчәк. Фаразлардан күренгәнчә, 2023 елда республиканың икътисады 100,8 процент үсеш күрсәтергә тиеш.

Татарстан бюджетының үтәлеше хәзердән үк катлаулануы күзәтелә. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, салым бурычы 3,5 млрд сумга артып, 12,5 млрд сумга җиткән. Әйтик, быелның ярты елында гына да ул 23 процентка арткан иде. Ул вакытта оешмалар табыш салымын 10 млрд сумга киметте дип әйтелде.

24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясый. Дәүләт шурасы депутатлары республика бюджетының кытлыгын моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә, 37,1 млрд сумга арттырды.

Моңа кадәр Татарстан премьер-министры Алексей Песошин чикләүләр аркасында республика икътисадының 30 процентына куркыныч яный дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG