Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәлләр катлаулана. Татарстанда бюджет кытлыгы 37 млрд сумга җитте


Татарстан Мәскәү сәясәте аркасында арта баручы чыгымнарын капларга кайдан акча табар?

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында депутатлар 2022 елга республика бюджетына үзгәрешләр кертте. Үзгәртелгән документка күрә, республиканың чыгымнары 68,3 млрд сумга арта. Бу исә, бюджет кытлыгын тагын да арттырып, моңарчы күрелмәгән 37,1 млрд сумга җиткерә.

Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, республика бюджетының керем өлеше 55,2 млрд сумга арта. Ләкин бу Татарстанның тагын да ныграк арткан чыгымнарын капларлык дәрәҗәдә түгел.

радик гайзатуллин
радик гайзатуллин

— Керемнәрнең артуы нефть табучы һәм нефть эшкәртүче ширкәтләрдән салымнар арту белән аңлатыла, — диде ул.

Нәтиҗәдә, Татарстанның бу елга бюджет кереме 355,2 млрд, чыгымы 392,3 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнде. Бу 37,1 млрд сум күләмендә бюджет кытлыгы китереп чыгарды.

Дәүләт шурасы бюджет кытлыгын инде икенче тапкыр арттыра. 2022 елгы бюджет проектында 10,9 млрд сумлык дефицит каралган иде, әмма ахыр чиктә ул 24 млрд сум кытлык белән кабул ителде. Ул вакытта бюджетның керем өлеше 300 млрд сум тәшкил итсә, чыгымнар 324 млрд сумга кадәр җитте. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына кадәр, 2021 елның ноябрь ахырында кабул ителгән карар иде. Мәскәү агрессиясе нәтиҗәсендә Русиягә карата кертелгән санкцияләр Татарстанның да икътисадына, финансларына һәм социаль тормышына нык тәэсир итә.

Татарстан бюджетының чыгымнары артуга китергән сәбәпләрнең берсе – Мәскәүнең социаль бурычларны төбәкләргә йөкләве һәм шул ук вакытта минималь хезмәт хакын күтәрү зарурлыгы. 1 июньнән ул 15 279 сумга җитте. Шулай ук яшәү минимумы күләме, 8-17 яшьлек балалар өчен айлык түләү арттырылды. Моннан тыш, федераль програмнар, илкүләм проектлар, юл эшләре, капиталь төзелеш һәм социаль-мәдәни корылмаларны төзекләндерү өчен чыгымнарны өстәп язарга кирәк, диелде.

Мәскәү социаль бурычларны төбәкләргә йөкләсә дә, федераль үзәктән Татарстанга кире кайтарылучы финанслар кимиячәк.

— Федераль үзәктән тагын 13,8 млрд сум бирелә. Шулай да, узган ел белән чагыштырганда, бу 5 млрд сумга азрак. Әйе, бу акчаларны арттыру өчен әле үзгәрешләр кертеләчәк, чөнки министрлыклардан килүче финанслар өстәлеп барачак. Быел без сәламәтлек саклау министрлыгы аша коронавирус белән көрәшү өчен якынча 6 млрд сум акча алмадык. Менә шундый объектив сәбәпләр бар", диде ул.

Бу ел дәвамында Татарстан кайбер чыгымнарын каплар өчен Мәскәүдән 10,4 млрд сум күләмендә федераль кредит алырга җыена. Әмма ул акчаларны инфраструктура үсеше өчен генә кулланырга булачак.

Эдуард Шәрәфиев
Эдуард Шәрәфиев

Депуталарны Русиягә кертелгән һәм кертеләчәк санкцияләр Татарстан бюджетына ничек йогынты ясаячагы борчый. ЛДПР фиркасе әгъзасы Эдуард Шәрәфиев Көнбатышның яңа санкцияләр әзерләвен, бер мичкә нефть бәясе 50-60 долларга төшәргә мөмкин булуын искә төшерде.

Радик Гайзатуллин андый очракта авырлыклар булачагын таныды.

— Бу доллар курсына бәйле булачак. Әгәр нефтькә бәя төшсә, доллар үсә. Бу табыш салымына тәэсир итә. Безнең эшләнгән модель бар. Моны зыянлы булмас дип әйтергә ярамый, авырлыклар булачак. Шул ук вакытта бәяләр (доллар белән нефть бәясе арасындагы чагыштырма - ред.) үзгәрәчәк, — диде министр.

24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң март аенда Татарстанда салым җыю кими башлады. Бу елның беренче чирегендә республика икътисадында иң зур табыш нефть тармагында булды. Нефть чыгару җиде процентка артты. Шул ук вакытта республикада нефть химиясе эшләнмәләре сату кимеде. Белгечләр ТАИФны йоткан СИБУРның республикадагы заводларына авырга туры килә дип белдерде. "Алабуга" махсус икътисади зонасында Ford үз эшен туктатты. КамАЗ йөк машиналарын чыгару нык кимеде, аның эшчеләре өч көнлек эш атнасына күчте.

Апрель ахырында Гайзатуллин ел дәвамында Татарстан бюджетының якынча 21 млрд сум керемен югалтуы мөмкин дигән иде.

Шул ук вакытта Татарстанның Мәскәүгә күчерелүче салымнары артуга таба бара. Бу елның беренче өч аенда республика үз керемнәренең 71 процентын федераль үзәккә күчерде.

Әлеге сәясәт нәтиҗәсендә, Татарстан үз керемнәре ягыннан Русиядә җиденче урынга төште. Узган ел Татарстанның кереме 336 млрд сум булды. Республиканы Свердлов өлкәсе (361,6 млрд сум), Красноярски крае (402,8 млрд сум) узып китте.

Элегрәк Татарстан Русия төбәкләре арасында үз керемнәре белән дүртенче-бишенче урыннарда бара иде.

2021 елда Татарстанда җыелган салым һәм салым булмаган керемнәр 1 трлн 100 млрд сум тирәсе булган. Әлеге сумманың 70 проценты Мәскәүгә юлланган, ә федераль үзәктән республика казнасына нибары 73,5 млрд сумы гына трансферлар буларак кире кайткан.

Бюджет кытлыгының шул кадәр артуы республикада яшәүче халкына ничек тәэсир итәчәк, кешеләрнең тормышы тагын да начараймасмы? Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, икътисад белгече Вадим Хоменко республика бюджеты үз бурычларын үти алачак дип өметләнә.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

— Соңгы елларда Татарстан бюджеты һәрвакыт кытлык белән кабул ителә. Ел азагында без профицитка чыгабыз. Ник дигәндә, тулысынча яки бөтенләй исәпкә алынмаган башка чыганаклар эшкә җигелә. Минем уйлавымча, куркырлык әйбер юк. Хәзер нефть бәясе бюджетка салынган бәягә караганда күпкә югарырак дәрәҗәдә тора. Федераль бюджет ярдәме белән социаль програмнар үтәлә. Федераль трансфертлар зур дип әйтмәс идем, ләкин алар җитәрлек. Бүген вазгыять катлаулы. Кайбер оешмалар, аеруча, нефть химиясе оешмалары җитәрлек табыш җыячак. Бу акчалар социаль програмнарны үтәр өчен җитәрлек булыр дип уйлыйм, — ди ул.

Шул ук вакытта Хоменко республикада бензин җитештерү кимүен дә искә ала, чөнки ул экспортка чыкмый башлады. Шулай да бу бик куркыныч хәл түгел, дип саный икътисадчы.

Хоменко сүзләренчә, Татарстан икътисадында иң катлаулы хәл машина төзелеше өлкәсендә.

Русиядә станок тармагы юкка чыгарылды бит

— КамАЗ, авиация заводларының хәле катлаулы. Авиация заводы өстәмә заказлар алды. Русиядән чит ил техникасы, Airbus, Boeing китте. Хәзер үзебезнең техниканы булдырырга кушылды, бу беренче чиратта Казан авиация өлкәсенә кагыла. ТУ-214 очкычы тулысынча бездә җыела диярлек. КамАЗның хәле катлаулы. Мин анда булдым. Алар үз технологияләрен кертеп эшләргә тырыша. Проблем бар, ләкин ул соңрак калкып чыгачак. КамАЗ чит ил җитештерү җиһазлары белән җиһазландырылган. Әйтик, алман җиһазлары күпме еллар эшләячәген әйтеп булмый. Бу мәсьәлә Татарстанга кагылмый. Русиядә станок тармагы юкка чыгарылды бит, — диде ул.

Икътисадчы фикеренчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы өчен һава торышы уңай булса да, авырлыклар тууы ихтимал.

— Хәзер куркуга бирелергә кирәкми. Вазгыять гади түгел. Хәтта авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә авырлыклар бар. Чит илдән биопрепаратлар, орлыклар китерү проблемы килеп туды. Бу мәсьәләне хәл итеп була. Үзебездә дә биопрепаратлар ясала. Вазгыять катлаулы булса да, хәл итү юллары бар. Хәзер иң мөһиме — фәнгә акча кертергә кирәк. Әгәр фәнгә акчаны кысып тотсак, җитәрлек технологияләр булмаячак, без өлгермәячәкбез. Әлеге мәсьәләне бер елга да кичектерергә ярамый, хәзер үк тотынырга кирәк. Алайса көзгә препаратлар тупланмасы бетүе ихтимал, — диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG