Accessibility links

Татарстанда нефть табу 7 процентка, сату 54 процентка арткан


Русиягә карата нефть эмбаргосы кертү мәсьәләсе күтәрелгән вакытта Татарстан зур табыш ала алган. Әле апрель аена нәтиҗә ясалмады. Русиядә бу айда нефть чыгару 9 процентка кимеде.

Быелның беренче чирегендә, узган елның әлеге чоры белән караганда, Татарстанда нефть табу 7 процентка арткан. Бу хакта 27 майда республика президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәттә узган кече нефть ширкәтләре утырышында белдерде.

"Елның беренче чирегендә республикада бу күрсәткеч 7,3 процентка артты. Татарстанда барлыгы 8,7 млн тонна нефть табылган. "Татнефть"кә 7 млн, кече нефть ширкәтләренә – 1,7 млн тонна туры килә", диде ул.

Кече нефть ширкәтләре кара алтынны барлыгы 74,1 млрд сумга саткан. Бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 54 процентка күбрәк. Өч ай эчендә Татарстанда 74 яңа скважина эшли башлаган.

Табышның нык артуын Рөстәм Миңнеханов нефтьнең бер баррелле 110 долларга җитүе белән бәйли. Бу Русиягә карата нефть эмбаргосы кертү мәсьәләсендә базарда бәяләрнең үсүенә китерде, ди ул.

Елның беренче өч аенда Татарстанның сәнәгать җитештерүе күләме 1 трлн 277 млрд сумны тәшкил иткән. Шуларның 26 проценты нефтьтән кергән табыштан тора.

Татарстан нефть ширкәтләре апрель аена нәтиҗә ясамады. Шул ук вакытта апрельдә Русиядә нефть чыгару 9 процентка кимеде. Моңа кадәр икътисад белгече Наталья Зубаревич Татарстанда иске нефть чыгару урыннарының файдасы аз булу сәбәпле, беренче чиратта әлеге скважиналар ябылачак дип белдергән иде.

Путинның Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиягә карата нефть эмбаргосы кертү мәсьәләсе карала башлады. Моңа кадәр "зур җиделек" илләре Русия нефтенә бәяләрне контрольдә тотучы картель оештырырга мөмкин диелде. Картель кысаларында иң югары бәя билгеләнәчәк, бу дөнья икътисадына "чамадан тыш тискәре йогыты" ясамый гына Русия бюджетының нефть керемнәрен киметергә мөмкинлек бирәчәк дип әйтелде.

Европа берлеге эмбарго турында килешә алмаса да, ел ахырына кадәр Германия хөкүмәте Русия нефте импортыннан баш тартачак, дип язды Bloomberg хөкүмәттәге чыганакларына сылтама белән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG