Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Германия ел ахырына кадәр Русия нефтеннән баш тартачак


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Германия башка илләр белән сөйләшүләр алып бара, хөкүмәт нефть импорты мәсьәләсен алты-җиде ай эчендә хәл итә алуга ышана диелә.

Европа берлеге эмбарго турында килешә алмаса да, ел ахырына кадәр Германия хөкүмәте Русия нефте импортыннан баш тартачак, дип яза Bloomberg хөкүмәттәге чыганакларына сылтама белән.

Германия башка тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр алып бара, хөкүмәт нефть импорты мәсьәләсен алты-җиде ай эчендә хәл итә алуга ышана. Нефть дефицитын нинди илләр тулыландыра алачагы әлегә хәбәр ителми.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия нефтенә бәйлелек 35 проценттан 12 процентка кадәр кимеде, дип хәбәр итә Германия икътисад министрлыгы.

Иң төп логистик проблем – Русия нефтенә алмаш табып аны Көнчыгыш Гермниянең Шведт шәһәрендәге төп нефть эшкәртү заводына китерү.

Хәзерге вакытта "Роснефть" идарә итә торган оешма чималны "Дружба" нефть үткәргече аша ала. Bloomberg һәм Reuters мәгълүматынча, хакимиятләр 1 июньнән бу заводны контрольгә алу мөмкинлеген карый.

Маҗарстанның каршы килүе сәбәпле, Европа берлеге Русия нефтенә эмбарго кертүне кичектереп килә. Санкцияләрнең алтынчы җыелмасын хуплау өчен аны Европа берлегенең бөтен илләре дә хуплавы кирәк. Маҗарстан аны хупламаячагын белдерде, чөнки бу ил Русия нефтенә нык бәйле.

16 майда Европа берлеге илләре бу мәсьәлә турында фикер алышачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG