Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зур җиделек" илләре Русия нефтенә бәяләрне контрольдә тотучы картель оештырырга мөмкин


Картель кысаларында иң югары бәя билгеләнәчәк, бу дөнья икътисадына "чамадан тыш тискәре йогыты" ясамый гына Русия бюджетының нефть керемнәрен киметергә мөмкинлек бирәчәк диелә.

Көнбатыш илләре Русия нефтен сатып алучылар картеле төзергә мөмкин, ул бәяләр артуны контрольдә тотачак. Картель кысаларында иң югары бәя билгеләнәчәк, бу дөнья икътисадына "чамадан тыш тискәре йогыты" ясамый гына Русия бюджетының нефтьтән керемнәрен киметергә мөмкинлек бирәчәк диелә.

Бу хакта АКШ финанс министры Джанет Йеллен хәбәр иткән. "Моның өчен зур картель кирәк: мөгаен Европа берлеге генә дә җитәр", дигән ул.

"Икенчел чикләүләрне куллану фикере туды. Иң югары бәяләр урынына тарифлар кертү дә моңа альтернатива була алыр иде", дигән Йеллен, бу хакта The Wall Street Journal яза.

Апрель ахырында АКШ финанс министры Европа берлегенең Русия нефтенә тулысынча эмбарго кертүе мәсьәләсендә саграк булырга чакырды. Болай эшләү Русия икътисадына көчле йогынты ясамаска да мөмкин, әмма Европа илләренә бу зур зыян китерәчәк, чөнки дөньяда энергия чыганакларына бәяләр артачак, дип аңлатты ул.

Bloomberg мәгълүматынча, ел башыннан Русиянең нефть сатудан керемнәре 50 процентка арткан.

АКШ һәм Европа берлегендә Русия нефтенә өч төрле чикләү кертүне карыйлар: эмбарго кертү, керемнәрне тотып калырдай түләү механизмы булдыру һәм иң югары бәяне билгеләп кую, дип яза агентлык.

АКШ Русиядән нефть кертүне тыйды инде. Европа илләре исә Русия нефтенә ныграк бәйле, шуңа күрә нефть эмбаргосы турында килешә алмадылар.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, моңа җавап итеп чикләүләр керттеләр һәм Русиянең энергия чыганакларыннан баш тарта башладылар.

Маҗарстанның каршы килүе сәбәпле, Европа берлеге Русия нефтенә эмбарго кертүне кичектереп килә. Санкцияләрнең алтынчы җыелмасын хуплау өчен аны Европа берлегенең бөтен илләре дә хуплавы кирәк. Маҗарстан аны хупламаячагын белдерде, чөнки бу ил Русия нефтенә нык бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG