Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның дуслары "Дружба"дан Татарстанны төртеп чыгармасмы?


Маҗарстанда "Дружба" үткәргече аша нефть кабул итү урыны
Маҗарстанда "Дружба" үткәргече аша нефть кабул итү урыны

Европа берлеге Русия нефтенең моңарчы булганнан бик аз өлешен генә алачак. Бу эмбарго Татарстанның нефть тармагына әлегә тәэсир итми кебек, әмма вазгыять шомлана бара.

Сугышны туктату максатында Русиягә каршы чикләүләрнең алтынчы пакеты турында ике айга якын дәвам иткән сөйләшүләрдән соң бу атнада Европа берлеге илләре җитәкчеләре килешүне игълан итте. Аның иң мөһим өлеше — Русиядән нефть алуны чикләү. Европа илләре диңгез аша танкерлар белән китерелүче нефтьне алудан тулысынча баш тарта. Әлмәттән башланып Европага нефть кудыручы "Дружба" үткәргеч торбасы аша Маҗарстан, Словакия һәм Чехиягә нефть җибәрү әлегә дәвам итәчәк. Башка юллар аша нефть алырга җитәрлек инфраструктурасы булмаган бу өч ил өчен эмбаргода шундый чыгарма ясарга мәҗбүр булдылар.

Европа берлеге шурасы башлыгы Шарль Мишель Twitter-да Русиядән нефть алу өчтән ике өлешкә кимүен язды.

Европа комиссиясе президенты Урсул фон дер Ляйен бу эмбарго ел ахырына Русия нефтен Европа берлегенә экспортлауны 90 процентка киметәчәк дип белдерде.

Bloomberg язуынча, эмбарго нәтиҗәсендә Русиянең еллык югалтулары 22 млрд долларга җитәргә мөмкин. Шуның 10 миллиарды диңгез аша импортны тыюдан булачак. Русия читкә сата торган нефтьнең дүрттән өче диңгез аша озатыла. Экспорт нефтенең яртысыннан артыгы Европа илләренә китә. Русия нефть ширкәтләре "Дружба" аша шул өч илгә нефть сатудан елына 6 млрд доллар гына алачак, һәм аның бер өлеше Татарстанныкы.

Bloomberg мәгълүматларына күрә, нефть эмбаргосы ярты елдан, нефть продуктлары алуны тыю сигез айдан гамәлгә керә. Русия нефтен иң күп алучы илләр булган Германия, Нидерланд һәм Польша аннан баш тарткач, диңгез юллары ябылып, торбага керергә теләүчеләр арткач "Дружба"да Татарстан өлеше кимемәсме, кимесә, күпмегә кимиячәге әлегә билгеле түгел. Русия президенты Владимир Путинның якын дуслары Игорь Сечин җитәкләгән "Роснефть"тә, Вагит Алекперовның "Лукоил" да торбаны күбрәк файдалынрга теләячәк.

Эмбарго турында килешүгә кадәр үк, күп илләрнең Русия нефтеннән баш тартуы нәтиҗәсендә апрель аенда илдә нефть чыгару март аендагыдан 9 процентка кимегән. Май саннары әлегә игълан ителмәде.

Шул ук вакытта май ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы кече нефть ширкәтләре утырышында елның беренче чирегендә Татарстанда нефть чыгару 7,3 процентка артуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

— Елның беренче чирегендә республикада бу күрсәткеч 7,3 процентка артты. Татарстанда барлыгы 8,7 млн тонна нефть табылган. "Татнефть"кә 7 млн, кече нефть ширкәтләренә – 1,7 млн тонна туры килә, — диде ул.

Кече ширкәтләр нефтьне барлыгы 74,1 млрд сумга саткан. Бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 54 процентка күбрәк. Өч ай эчендә Татарстанда 74 яңа нефть коесы эшли башлаган.

Табышның нык артуын Рөстәм Миңнеханов нефть кисәк күтәрелүе артуы белән аңлата. Елның беренче өч аенда Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 1 трлн 277 млрд сум булган. Шуның 26 проценты нефтьтән кергән.

"Татнефть" башлыгы урынбасары Ринат Әфләтунов 2 июньдә Мәскәүдә журналистлар белән очрашуда Европа берлегеннән яңа чикләүләр дә булу мөмкинлеген, әмма ширкәткә зыян килмәячәк дип исәпләвен белдерде.

— Хәзер без без ихтыяҗ шартларында яшибез, әлегә киметергә җыенмыйбыз. Аңлавыгызча, вазгыять бик тотрыксыз. Безнең сату өчен җаваплы белгечләр әлегә бары да нормада булуын әйтә. Без әлегә тотрыклы, — ди Әфләтунов.

Республикадагы нефть эшкәртү заводларының хәзерге вазгыятьтә нык ярдәм итүен әйтә "Татнефть" җитәкчесе. Аның әйтүенчә, ширкәт быел Татарстанда нефть чыгаруны арттырырга да җыена, 2021 елда "Татнефть" 27,83 млн тонна нефть чыгарган булса, 2022 елда табышны 28,3 млн тоннага җиткерергә тели.

Азатлык белән әңгәмәдә Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты, нефтехимия белгече Әхмәт Мазһаров та Мәскәү башлаган сугыш нәтиҗәсендә Русиягә каршы кертелүче эмбаргоны Татарстанның башкачарак кичерүен республика бәйсезрәк булган вакытта нефть эшкәртү заводлары төзү белән аңлата.

Әхмәт Мазһаров
Әхмәт Мазһаров

— Бу эмбаргоның Татарстанга тәэсире әлегә күренми. Киресенчә, быел Татарстан нефть чыгаруны аз гына булса да арттырырга җыена. Безнең нефтьне үзебездә эшкәртү мөмкинлеге нык ярдәм итә. Республикада чыгарылган нефтьнең 21-22 млн тоннасы үзебездә эшкәртелә. Калган өлеше "Дружба" үткәргече аша китә, торба аша китүче нефтькә әлегә чикләүләр юк. Ә Роснефть белән Лукоил Төньяк боз океаны аша танкерлар белән җибәрелүче нефтьне киметергә мәҗбүр, — ди Мазһаров.

Европа комиссиясе президенты Урсул фон дер Ляйен Русия нефтенең калган, торба аша килүче 10 процентын да туктату мәсьәләсенә тиздән кире кайтырга кирәк булачагын белдерде. "Дружба" ябылса, Татарстанның төп керем чыганакларыннан берсе булган нефть тармагын ни көтә? Республиканың диңгез портлары да, "Татнефть"нең республика нефтен танкерлар белән сату тәҗрибәсе дә юк, нефть экспорты шул торбага гына бәйле.

Әхмәт Мазһаров фикеренчә, Европа "Дружба" аша нефть алуны да туктатса, Татарстан үз нефтен торба аша Балтыйк диңгезенә кудырып, аннан танкерлар белән башка илләргә сата ала. Икенче юл буларак ул Татарстан нефтен Русиядәге башка нефть эшкәртү заводларына, мәсәлән, Самарга җибәрү, ә ул заводлар хәзер куллана торган, диңгезгә чыгу юллары булган башка нефть ширкәтләренең нефтен чит илләргә сату мөмкинлеген әйтә.

Әмма Европа торба аша нефть алуны тиз генә туктата алмас дип исәпли Мазһаров.

— Туктаткан очракта да, Татарстанда бер елда чыгарылган 30 млн тоннага якын нефтьнең аз гына өлеше, 6-8 миллион тоннасы гына читкә сатыла, артык зур зыян булмаячак, — ди ул.

Ике атна чамасы элек Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич зыянның беренче чиратта Татарстан нефть тармагына киләчәген фаразлаган иде.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

— Апрель аенда Русиядә нефть чыгару 9 процентка кимегән. Кайда начар? Коми, Татарстан, Удмуртия, Оренбур, Самар, Волгоград. Анда иске нефть чыгару урыннары бар, аларның файдасы (дебет) аз. Шуңа да беренче чиратта шул скважиналар ябылачак, — диде ул.

Әхмәт Мазһаров исә Татарстанның нефть коелары ябылмас дип өметләнә.

Татарстандагы скважиналар иске инде, аларны бер япсаң, яңадан эшләтеп җибәреп булмаячак

— Мәскәүдәге икътисадчылар Татарстан нефте турында аны 20 ел буе әйтеп килә инде. Әмма күп җирдә нефть чыгару кимесә дә, бездәге нефть коелары ябылмас дип көтәбез. Татарстандагы скважиналар иске инде, аларны бер япсаң, яңадан эшләтеп җибәреп булмаячак. Бу безнең өчен авыр вазгыять. Шуңа күрә Татнефть бер коены да япмау өчен бик нык тырыша. Вакытында нефть эшкәртү заводлары төзеп калу хәзер безнең республикага нык булыша. Алар булмаса, республиканың да, нефть чыгаручыларның да хәле бик яман булыр иде, — дип Мазһаров.

Элегрәк Азатлык белән әңгәмәдә Мазһаров Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең тәэсире көзгә-кышка таба бик каты сизелә башлаячагын фаразлаган иде.

Сәяси күзәтүче Константин фон Эггерт фикеренчә, хәзерге вазгыятькә карап кына тынычланырга кирәкми, бу чикләүләр озак дәвам итәчәк һәм ахыр чиктә нәтиҗәле булачак.

Константин фон Эггерт
Константин фон Эггерт

— Минемчә, мондый вазгыятьтә бу чикләүләр чыннан да озак вакытка исәпләп кабул ителә. Иртәме, соңмы Русиядәге икътисади, социаль вазгыять Русия режимын үз карашларын үзгәртергә, Украинадан гаскәрләрне чыгарырга һәм Киев белән сөйләшүләр башларга мәҗбүр итәчәк, — ди ул.

Украинадагы Нафтогаз ширкәтенең элекке башлыгы Андрей Коболев "НВ Бизнес" басмасында язуынча, чикләүләр хәзердән үк гамәлгә керсә һәм Русиянең газ экспортына да кагылса, Русия өчен зур орым булыр иде ди.

Андрей Коболев
Андрей Коболев

— Диңгез аша җибәрелүче (эмбаргога эләккән - ред.) нефтьнең зур өлеше чикләүләргә кушылмаган илләргә юнәлтеләчәк. Әмма бар өлеше дә түгел, һәм аны базар бәясеннән сатып булмаячак, — дип яза Коболев.

Сугыш башлау сәбәпле, күп илләр Русия нефтен алырга теләми һәм Русия ширкәтләре үз нефтен 30 процент чамасы ташлама белән сатарга мәҗбүр.

Татарстандагы нык күкертле, авыр, арзанрак бәяле нефтне океаннар аша каядыр илтеп, шундый ташламалар белән сатудан республиканың күпме югалтачагын әйтүче әлегә юк.

— Европада энергия чыганаклары базарын тәмам югалту һәм аның башка сатучылар кулына күчүе Совет берлегенең ничек һәм ни сәбәпле җимерелүен Кремльдәге җитәкчеләрнең исенә төшерергә тиеш. Русия туктамаса, алга таба газ базарын да югалтачак. Ә алар газны башка юллар аша сата яки башка юнәлешкә җибәрә алмаячак, — ди Коболев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG