Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан үз керемнәре ягыннан Русиядә җиденче урынга төшкән


Татарстан хөкүмәте йорты
Татарстан хөкүмәте йорты

Узган елларда республика дүртенче һәм бишенче урынны били иде.

2021 елда Татарстан үз керемнәре буенча Русия төбәкләре арасында җиденче урынга төшкән. Бу хакта республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

Узган ел Татарстанның кереме 336 млрд сум тәшкил иткән. Республиканы Свердлау өлкәсе (361,6 млрд сум), Красноярски крае (402,8 млрд сум) узып киткән. Беренче урынны Мәскәү шәһәре били. 2021 елда аның еллык кереме 3,2 трлн сумга җиткән. Русия башкаласының кереме Татарстанныкыннан 10 тапкырга диярлек күбрәк дигән сүз.

Татарстан фәннәр академиясе президенты, депутат Мәгъзүм Сәлахов республиканың кереме азаюы хакында сорашты.

"Кайчандыр без дүртенче һәм бишенче урында идек. Свердлау өлкәсе һәм Красноярски краеның керемнәре күбрәк булды. 2019 ел белән чагыштырганда, безнең дә керемнәр 37 млрд сумга артты. Шулай да аларның үсеше көчлерәк булган", дип аңлатма бирде Гайзатуллин.

Финанс министры саннарыннан ярашлы, Татарстан Русия төбәкләре арасында үз керемнәре буенча 2017 елда дүртенче урында, 2018 һәм 2019 елларда – бишенче урында торган. Пандемия башланган 2020 елда республика сигезенче урынга ук төшкән булган.

Шул ук вакытта 2021 елда Татарстан бюджеты 11 млрд сумлык профицит белән тәмамлады, ягъни кереме чыгымнарына караганда күбрәк булган. Федераль үзәктән республика казнасына 73,5 млрд сум акча күчерелгән.

2021 елда Татарстанда җыелган салымның 70 проценты Мәскәүгә киткән. Республика казнасының төп өлешен һаман да нефть һәм нефть химиясе алып тора. Узган ел бюджетның кереме 50 процентка шушы тармакка бәйле булган.

Быел Татарстанда җыелган салымнар Мәскәү файдасына тагын да артты диелде. 2021 елның өч аенда республика кеременең 71 процентын федераль үзәккә юллады.

24 февральдә Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң март аенда Татарстанда салымнар җыю әкренәя башлады. Нәтиҗәдә, бюджет 2 млрд сумга азрак керем алды.

Быелның беренче чирегендә Татарстан икътисадында иң зур табышны нефть тармагы алып торды. Нефтьне табу җиде процентка артты. Шул ук вакытта республикада нефть химиясе эшләнмәләре сату кимеде. Белгечләр ТАИФны йоткан СИБУРның республикадагы заводларына авырга туры килә дип белдерде. "Алабуга" махсус икътисад зонасында Ford үз эшен туктатты.

Рәсмиләр исәпләвенчә, ел дәвамында Татарстан бюджеты якынча 21 млрд сум керемен югалтырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG