Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджетының 50 проценты нефть һәм нефть химиясенә бәйле


Республика казнасына иң күп акча китерүче булып "Татнефть" һәм ТАИФ ширкәтләре санала.

Татарстан бюджетында керемнең төп өлешен әле дә нефть һәм нефть химиясе тармагы алып тора. Бу хакта 24 декабрьдә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасында 2021 елгы бюджеты хакында хисап тотканда белдерде.

"Барлык керемнәрне санаганда, нефть һәм нефть химиясе өлкәсеннән керем 50 процентны яки 59 млрд сумны тәшкил итте. Иң зур оешмаларны караганда, "Татнефть" ширкәте беренче урында тора. Алар 37 млрд сум акча китерде. Нефть химиясе тармагын алсак, табышка салым керемен ТАИФ кертте", диде ул.

Әйтергә кирәк, Татарстан бюджетының төп керем өлешен табыш салымы тәшкил итә.

Гайзатуллин сүзләренчә, Татарстанның быелгы бюджетының кереме 40 млрд сумга арткан, шул исәптән, бу нефтьчеләр һәм нефть химиясе тармагы күчергән табышка салым хисабына башкарылган.

Моннан тыш, Гайзатуллин Татарстанның Мәскәүгә күбрәк салым юллавын да әйтте. Узган ел республика федераль үзәккә үз кеременең 68 процентын юллаган булса, быел бу күрсәткеч 70 процентка җиткән.

Узган атнада федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 2021 елда Татарстан казнасы 1 трлн 100 млрд сумга җитәр дип бәяләгән иде. Бу пандемиягә кадәрге чордан да күбрәк. Иң күп акча кертүчеләр булып нефть, химия тармагы санала, дип белдерде ул.

2022 елга Татарстан бюджеты киеренке шартларда кабул ителде. Башта бюджет кытлыгы 10,9 млрд сум булыр дип көтелгән иде, соңрак аның күләме 24 млрд сумга җитте.

Сентябрь башында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин федераль кануннар үзгәрү сәбәпле, республика бюджеты 31 млрд сум керемен югалтырга мөмкин дип кисәткән иде. Иң күп югалтулар файдалы казылмалар табу салымына (НДПИ) ташламалар бетерү белән бәйле. Моның аркасында республика 25 млрд сум кеременнән колак кагачак.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич Татарстанның бюджеты Мәскәү сәясәтенә бәйле дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG